Җәүдәт Фәйзрахманов
Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов (рус. Джауд́ат Ибраги́мович Файзрахма́нов; 27 июнь 1948, Носы, Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — СССР һәм Россия галим-икътисадчысы, икътисад фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2013)[1]. Казан дәүләт аграр университеты ректоры (1996—2018).
Тормыш юлы
Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов 1948 елның 27 июнендә ТАССРның Арча районы, Носы авылында туа. 1966 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Татарстан Республикасы Арча районының «Беренче май» колхозында эшли башлый[2][3]. 1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының (КАХИ) икътисад факультетын бик яхшы билгеләренә тәмамлый. 1973 елда аспирантурага укырга керә. 1974—1975 елларда Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәт үтә. 1978 елда профессор Н. С. Катков җитәкчелегендә «Сөт терлекчелеге үскән хуҗалыкларда рациональ азык базасын оештыру һәм планлаштыру мәсьәләләре» темасына икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2].
1977—1990 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад кибернетика кафедрасы ассистенты, өлкән мөгаллиме, доценты. 1991 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы Академиясендә икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4].
1990 елдан-авыл хуҗалыгында икътисад һәм маркетинг кафедрасы мөдире, Казан дәүләт ветеринария академиясенең авыл хуҗалыгы икътисады һәм ветеринария эшен оештыру кафедрасы доценты. 1992 елда Җәүдәт Фәйзрахмановка икътисад һәм маркетинг кафедрасы профессоры исеме бирелә. 1996 елдан КДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы мөдире булып эшли.
1996 елның августында Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең (2006 елдан — университет) ректоры итеп сайлана. Ул җитәкләгән чорда югары уку йорты университет статусын ала, аның матди-техник базасы һәм фәнни потенциалы сизелерлек ныгый. 2002 елда мәгариф өлкәсендә «Елның иң яхшы менеджеры» дип таныла, 2005 елда «Ел ректоры» номинациясендә «Россиянин года» милли премиясе лауреаты була[3][2].
2009 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Регби федерациясен җитәкли (оешма 2012 елда бетерелә)[5][6].
2018 елның 17 июлендә, пенсиягә чыгуы сәбәпле, ректор вазифасыннан азат ителә[7]. Университетта ректорат каршындагы киңәшче һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы мөдире сыйфатында эшен дәвам итә[2].
Фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге
Җәүдәт Фәйзрахманов — авыл хуҗалыгы җитештерүе икътисады, маркетинг һәм АПКны реформалаштыру өлкәсе белгече. Аның фәнни җитәкчелегендә 16 икътисад фәннәре кандидаты һәм 6 икътисад фәннәре докторы әзерләнгән, фәнни мәктәп булдырылган[3].
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең АПКны реформалаштыруның икътисади проблемалары буенча Фәнни советы рәисе, «Казан дәүләт аграр университеты хәбәрләре» журналының баш мөхәррире, «Нива Татарстана» журналының редакция коллегиясе һәм диссертация советы әгъзасы[2].
Төп хезмәтләре
400дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 16 монография авторы[8]:
- Файзрахманов Д. И., Шагивалиев Л. Р. Трудовой потенциал сельского хозяйства Республики Татарстан // Вестник Казанского государственного аграрного университета. — 2016. — Т. 11, № 2 (40). — С. 108—111.
- Мусаева Г. И., Файзрахманов Д. И. Государственное регулирование социально-трудовых отношений в условиях социально ориентированной экономики // Вестник Казанского государственного аграрного университета. — 2016. — Т. 11, № 4 (42). — С. 149—155.
- Ситдикова Л. Ф., Файзрахманов Д. И., Мухаметгалиев Ф. Н., Кириллова О. В. Особенности государственной поддержки аграрного сектора экономики России и ее роль в поддержке продовольственной безопасности страны // Вестник Казанского государственного аграрного университета. — 2015. — Т. 10, № 2 (36). — С. 49-52.
- Файзрахманов Д. И., Мухаметгалиев Ф. Н. Проблемы адаптации сельскохозяйственных организаций Республики Татарстан к условиям ВТО // Зерновое хозяйство России. — 2014. — № 2. — С. 64-68.
- Техническое обеспечение инновационных технологий в растениеводстве / Ю. И. Матяшин, Б. Г. Зиганшин, А. Р. Валиев [и др.]. — Казань, 2009.
- Алексеев В. В., Файзрахманов Д. И., Сагдиев М. А. Инновационный менеджмент в АПК: Учебное пособие. — Москва, 2003.
Дәүләт бүләкләре
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре:
- «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының I дәрәҗә медале (2018)[9];
- «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орденының II дәрәҗә медале (2010)[10];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2018)[11];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2013)[12];
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2020)[13];
- Почет ордены[14].
Ведомство, төбәк һәм иҗтимагый бүләкләре:
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003)[15];
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1998);
- Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (1999);
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлар өчен» алтын медале (2018)[16].
- «Хезмәт ветераны», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Бөтенроссия халык санын алуда күрсәткән хезмәтләре өчен» медальләре.
Гаиләсе
Хатыны — Асия Дәмин кызы Фәйзрахманова.
Улы — Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов (1973 елның 18 маенда туган) — икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары — Казначылык департаменты директоры. 2025 елдан — Татарстанның финанс министры[17][18].
Кызы — Гөлнара Җәүдәт кызы Крупина (1978 елның 19 июлендә туган) — икътисад фәннәре кандидаты, Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы доценты[2].
Искәрмәләр
- ↑ Файзрахманов Джаудат Ибрагимович. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Биография. Казанский государственный аграрный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 8 октябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 3 Файзрахманов Джаудат Ибрагимович. Энциклопедия «Известные учёные». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Биография — Казанский государственный аграрный университет (рус.).
- ↑ В Татарстане официально создана Федерация регби. Татар-информ (12 сентябрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020.
- ↑ РОО "ФРРТ", г. Казань. Audit-it.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Айрат Валиев назначен ректором Казанского государственного аграрного университета. Татар-информ (16 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020.
- ↑ Файзрахманов Джаудат Ибрагимович. www.antat.ru. Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 8 октябрь 2020 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.10.2018 г. № 608. Официальный интернет-портал правовой информации (26 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 02.04.2010 г. № 410. Официальный интернет-портал правовой информации (6 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Президент РТ наградил бывшего ректора КазГАУ Файзрахманова орденом «За заслуги перед Республикой Татарстан». Татар-информ (25 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Ректор КазГАУ Джаудат Файзрахманов получил медаль «За доблестный труд». Татар-информ (25 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Президент РТ вручил бывшему ректору КазГАУ медаль в честь 100-летия ТАССР. Татар-информ (27 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Путин удостоил наград и званий 13 татарстанцев [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 04.07.2003 г. № 726. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2024.
- ↑ Награждённые Золотой медалью АН РТ «За достижения в науке». Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2022. Архивировано 16 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Суворовец из хорошей семьи, красавица жена и опыт экономии бюджета: who is Mr. Файзрахманов? (рус.). БИЗНЕС Online (29 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Первый заместитель министра финансов - Директор Департамента казначейства РТ. Министерство финансов Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 9 октябрь 2020 года.
Сылтамалар
- Җәүдәт Фәйзрахмановның профиле // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайты
- Казан дәүләт аграр университеты сайтында бите
- eLIBRARY.RU системасында бастырылган хезмәтләре исемлеге