Касыйм Йосыпов
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Йосыпов битенә күчегез.
Касыйм Мөхәммәтназиф улы Йосыпов — татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия Табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе.
Касыйм Йосыпов Башкорт дәүләт университетының милли икътисад кафедрасы җитәкчесе. Шулай ук ул Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгендә докторлык диссертацияләре яклау шурасының төбәк икътисад секциясен җитәкли. Күптомлы «Башкорт энциклопедиясе»н һәм «Татар энциклопедиясе»н әзерләүгә зур өлеш керткән.
Касыйм Йосыповның татар телендә публицистик һәм әдәби китаплары да бар.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Уфадагы күренекле татар галиме күркәм юбилеен билгели 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- «Башка гомеремдә дә татар булып туар идем»