Татар энциклопедиясе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Татар энциклопедиясе
Автор: Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (ТӘһСИ)
Жанр: белешмәлек-энциклопедик басмасы
Оригинал теле: рус, татар
Нәшер итүче: Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (ТӘһСИ)
Чыгарылыш: 2002-хәзерге вакыт
Сайт: tatarica.org/tat

Татар энциклопедиясеТатарстанга багышланган җиде томлы күпьяклы белешмәлек-энциклопедик басма.

Энциклопедиядә әлифба тәртибе буенча Татарстанның административ корылышы, тарихы, фәне, мәдәнияте, иҗтмагый-сәяси тормышы, сәнгате, мигъмарияте һәм табигый-климатик шартлары турында мәгълүматлар басылган. Шуның өстәвенә, энциклопедиядә Татарстанның үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең кыскача биографияләре дә басылган.

Энциклопедия өстендә эшләре 1989 елда алып барылалар — нәкъ шул елда «Татар совет энциклопедиясен булдыру турында» карары кабул ителгән. 2002 елда русчада чыгарылган Татар энциклопедиясенең беренче томы дөнья күргән.[1] 2008 елның октябрендә татарчада чыгарылган «Татар энциклопедиясе»ның бернче томы дөнья күрде.[2]

  • Русчада: 5 том (т.1, 2002; т.2, 2005; т.3, 2006; т.4, 2008; т.5, 2010);
  • Татарчада: 5 том (т.1, 2008; т.2, 2011; т.3, 2012); тагын өч томны чыгару планнарда тотыла.[3]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]