Альберт Суфианов
Альберт Әкрам улы Суфианов (рус. Альбе́рт Акра́мович Суфиа́нов ; 7 март 1965, Вихоревка, Иркутск өлкәсе) ― Россия табиб-нейрохирургы, медицина фәннәре докторы (2001), профессор, Россия Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы (2022), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[1] Нейрохирурглар академиясе (WANS) әгъзасы. Көнчыгыш Аурупа илләре һәм Россиянең цифрлы анатомия проекты буенча ЮНЕСКО илчесе (2019 елдан). И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының нейрохирургия кафедрасы мөдире (2016 елдан). Россия Федерациясенең (2018), Татарстан, Ингушетия, Карачай-Черкес Республикаларының атказанган табибы. Харбин медицина университетының (Кытай) шәрәфле профессоры (2018)[2] .
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 7 мартында Иркутск өлкәсенең Братск районы Вихоревка шәһәрендә туа. Әтисе тумышы белән Самар өлкәсенең Шонталы районы Шонталы станциясеннән (иртә вафат булган), әнисе Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылыннан, БАМ төзелешенә килгәч танышканнар[3].
Альберт алтын медальгә урта мәктәпне, «бик яхшы» билгеләргә Иркутск медицина институтын (1989) тәмамлаган. 3-5 курсларда Ленин стипендиаты булган студент, 1989—1991 елларда үзе укыган институтта клиник ординатураның тулы курсын тәмамлаганнан соң, аспирантура тәмамлап, вакытыннан алда кандидатлык диссертациясе яклый (1994)[2].
1991 елдан Иркутск балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә табиб-нейрохирург булып эшли башлый. 1996 елда биредә, Россиядә беренчеләрдән булып, балалар нейрохирургиясе бүлеген ача[2].
2000 елда, 35 яшендә, докторлык диссертациясе яклап, Россия медицина академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Медицина экологиясе фәнни үзәгендә эшли башлый. Япониядә, Алманиядә һ.б. илләрдә стажировкада булып, дөньяның иң алдынгы нейрохирургия технологияләрен өйрәнә[2].
2009 елда, сайлап алу конкурсын узып, РФ Хөкүмәте чакыруы буенча Төмәнгә күчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына караучы Нейрохирургия федераль үзәге төзелешен җитәкли башлый. Бер ел эчендә төзелеш тәмамлана. 2010 елның апреленнән А. Суфианов шушы федераль үзәкнең баш табибы булып эшли башлый[2]. Бүген бу үзәк дөньяның иң алдынгы медицина учреждениеләреннән санала. 2013 елда ул «Россиядә югары технологияле ярдәм күрсәтүче иң яхшы Үзәк» дип таныла. 10 ел эчендә монда 35 меңнән артык иң катлаулы операцияләр ясала.
2014 елда Төмән дәүләт медицина университетында нейрохирургия кафедрасы оештыра һәм мөдире була[2].
2016 елда И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты базасында үзәге Төмәндә булган нейрохирургия кафедрасы ачып, аны җитәкли[2], уникаль 3D-лабораторияләрдә нейрохирурглар әзерләүнең тулы системасын булдыра. Биредә дөньяның 38 иленнән 1500дән артык табиб әзерлек узган. А. Ә. Суфианов шәхсән үзе 100 югары квалификацияле нейрохирург, 1 фәннәр докторы, 9 кандидат әзерләгән. Үзәктә аз-инвазив (аз җәрәхәт ясап) методлар кулланып, ел саен 4 мең операция ясала, шуларның 800дән артыгын Альберт Әкрам улы үзе эшли.
Альберт Суфианов — 500дән артык басма хезмәт (2 дәреслек, 12 монография, 39 патент) авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2018 ― Россия Федерациясенең атказанган табибы;
- Татарстанның атказанган табибы;
- Ингушетиянең атказанган табибы;
- Карачай-Чиркәс Республикасының атказанган табибы;
- 2016 ― Төмәннең мактаулы гражданы;
- 2016 ― РФ Сәламәтлек саклау отличнигы;
- 2016 ― Вихоревка шәһәренең мактаулы гражданы;
- 2021 — «Кеше тормышын коткарган уникаль операция өчен» илкүләм «Талант» («Призвание») милли премиясе (иң яхшы табибларга бирелә торган премия)[2];
- «Дуслык» ордены (2025) — Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә аерым өлеш керткән өчен[4];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2025)[5].
Гаиләсе
Хатыны — профессор, Төмән дәүләт медицина университетының фармакология кафедрасы мөдире. Улы Мәскәүнең Бурденко исемендәге Нейрохирургия институты аспиранты, кызы - икътисадчы, ике оныгы бар[6].
Искәрмәләр
- ↑ Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды. Татар-информ, 23.06.2023
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Главный врач — Федеральный центр нейрохирургии
- ↑ Альберт Суфианов: Я врач с закалкой 1990-х
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (6 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.
- ↑ Альберт Суфианов удостоен государственной награды (рус.). Федеральный центр нейрохирургии (Тюмень) (26 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ Дания Заһидуллина. Гомер бүләк итүче галим. «Казан утлары», 2022, № 7, 147-152нче бит.
Әдәбият
- Мәкаләләр
- Дания Заһидуллина. Гомер бүләк итүче галим. «Казан утлары», 2022, № 7, 147-152нче бит.
Сылтамалар
- Суфианов Альберт Акрамович // Сеченовский Университет [рус.]
- Главный врач // Федеральный центр нейрохирургии