Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты


Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (рус. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан, 1994 елдан алып) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе структурасындагы энциклопедик басмалар төзү һәм бастырып чыгару белән шөгыльләнә торган төбәк фәнни-тикшеренү һәм нәшрият учреждениесе.

Күптомлы татар һәм рус телендә Татар энциклопедиясен, тармак энциклопедияләрен һәм башка фәнни җыентыклар төзеп бастыра. Институтның өйрәнү даирәсенә Татарстанда яшәүче халыклар, чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар керә.

undefined

Институт тарихы

Татарстан АССР Министрлар Советының 1989 елның 6 сентябрендәге «Татар Совет энциклопедиясен әзерләү һәм бастырып чыгару турында»гы карары нигезендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында, 1989 елның азагына кадәр махсус фәнни үзәк эшен җайга салу таләбе куела, ул 1989–2000 елларда татар һәм рус телләрендә күптомлы Татар совет энциклопедиясен әзерләргә һәм бастырып чыгарырга тиеш була. Эшне оештыру вакытында күпсанлы югары квалификацияле белгечләр тупларга һәм аларны кайда да булса урнаштырырга кирәк була. Финанслауны исә иганәчеләр акчасыннан хуҗалык хисабы буенча алып бару планлаштырыла, алар исәбенә егермедән артык сәнәгать предприятиесе, дәүләт, иҗтимагый, мәгариф һәм дини оешмалар керә, әмма социаль-икътисади кризис аркасында кирәкле күләмдә акча җыелмый. Шул сәбәпле 1989 ел ахыры — 1990 ел башында тулы кыйммәтле фәнни үзәк урынына татар совет энциклопедиясенең 12 хезмәткәрдән торган бүлеге оештырыла[1][2]. Бүлек мөдире итеп филология фәннәре кандидаты, Болгар эпиграфикасы һәм татар теле тарихы белгече Ф.С. Хәкимҗанов билгеләнә[3][1].

Килеп туган проблемаларга карамастан, тармак фәнни-редакцион коллегияләре оештырыла һәм беренче ике елда бүлек коллективы тарафыннан Татар совет энциклопедиясенең фәнни концепциясенең беренче варианты эшләнә, шулай ук 11 мең термин, төшенчә һәм персоналиядән торган генераль сүзлекчә төзелә. Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә туры китереп, энциклопедия төзү идеясе зур энтузиазм уята, әмма, СССР таркалганнан соң, аның фәнни нигезе тамырдан үзгәрә, шулай да ул «Татар энциклопедик сүзлеге» һәм «Татар энциклопедиясе» өчен нигез була. Эш барышында хезмәткәрләр җитмәү сизелә һәм, катгый үтенечләрдән соң, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1991 елның 6 ноябрендәге карары белән штат ике берәмлеккә — 14 кешегә кадәр арттырыла. Аларның күпчелеген фәнни-тикшеренү эш тәҗрибәсе булмаган белгечләр тәшкил итә[1][2]. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе төзелүгә бәйле, аның президенты М. Х. Хәсәновның 1992 елның 25 маендагы боерыгы нигезендә Татар совет энциклопедиясе бүлеге Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә караган Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан алынып ТР ФА составына тапшырыла. Бүлек мөдире итеп тарих фәннәре кандидаты Г. С. Сабирҗанов[3][1] билгеләнә.

Директорның «ТФА Татар энциклопедиясе институты структурасы һәм аның бүлекчәләре хезмәткәрләре составы турында»гы 1993 елның 18 августындагы боерыгы нигезендә институтта фәнни-методик эш (Г.К. Вайда), тарих һәм иҗтимагый фәннәр (Р. В. Шәйдуллин), мәдәният (Г. С. Сабирҗанов), табигый фәннәр (Р. Г. Усманов), икътисад, халык хуҗалыгы тарихы (Ф. С. Зыятдинов) , география һәм геология (Ә.С. Тайсин), иллюстрацияләр һәм картографияләр (Г.Е. Трифонов) бүлекләре оештырыла, текстлар буенча өлкән мөхәррирләр итеп А. В. Гарзавина (рус телендә) һәм Р.Н. Даутов (татар телендә) билгеләнәләр. Эш барышында институт коллектив 46 кешегә кадәр арттырыла, әмма бу башка энциклопедик үзәкләр белән чагыштырырлык булмый, ә штат окладлары кечкенә була[1][2]. Шуңа да карамастан, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президиумы тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1994 елның 3 маендагы «Күп томлы Татар энциклопедиясен әзерләү һәм бастырып чыгару буенча өстәмә чаралар турында»гы карары нигезендә бүлек мөстәкыйль фәнни-тикшеренү һәм нәшрият учреждениесе сыйфатында Татар энциклопедиясе институты итеп үзгәртелә[1][2][4]. Институтның директоры итеп филология фәннәре докторы, академик М.Х. Хәсәнов билгеләнә[3][2].

Татарстан Республикасы Президентының «Татар энциклопедиясе» программасы» һәм «Татар энциклопедиясенең баш мөхәррире турындагы положение» турындагы 1997 елның 10 февралендәге Указы һәм Министрлар Кабинетының «1997–2004 елларга Татарстан республикасының «Татар энциклопедиясе» программасын раслау турында»гы 1997 елның 4 маендагы Карары нигезендә «Татар энциклопедиясе» һәм «Татар энциклопедик сүзлеге»н төзү дәүләт дәрәҗәсенә чыгарыла. 1999 ел ахырына Татар энциклопедиясе институты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе системасында тулы канлы фәнни-тикшеренү һәм нәшрият учреждениесе буларак формалаша, аңа Казан үзәгендә бина бирелә, штат тугыз фәнни-тармак бүлегендә 107 хезмәткәргә арта: тарих һәм иҗтимагый фикер, ТР торак пунктлары һәм аннан читтә татарлар тупланып яши торган урыннар тарихы, икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы, фән, мәгариф һәм мәдәният, тел белеме һәм әдәбият, массакүләм мәгълүмат чаралары тарихы, биология, география һәм геология, медицина, сәламәтлек саклау һәм спортның табигый-техник фәннәре[1][2].

Алга таба үзгәртеп корудан соң, 2000 еллар уртасына институт үз эченә тарих һәм иҗтимагый фикер, Татарстан Республикасы торак пунктлары тарихы һәм Татарстан Республикасыннан читтә татарлар тупланып яши торган урыннар, халык хуҗалыгы икътисады һәм тарихы, фән, мәгариф һәм мәдәният, тел белеме һәм әдәбият, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәният мәгариф учреждениеләре, биология, география һәм геология, табигый-техник фәннәр, медицина, сәламәтлек саклау һәм спорт, фәнни-методик эш һәм контроль, фәнни-мәгълүмати тәэмин итү һәм библиография, иллюстрацияләр һәм картографияләр, фәнни-нәшрият, татар телендә энциклопедик басмалар әзерләү, редакторлар төркеме бүлекләрен ала[3][5].

2010 елда институтның яңа директоры итеп тарих фәннәре докторы Р. М. Вәлиев билгеләнә[6]. Ул вакытка институтта 107 кеше, шул исәптән 7 фән докторы һәм 26 фән кандидаты, эшли[3]. Фәнни һәм энциклопедик кадрлар әзерләү өчен, институт каршында Ватан тарихы, Россия халыклары әдәбияты һәм татар әдәбияты, сәясәт белеме өлкәсендә аспирантура оештырыла. Институт эшчәнлеге дәверендә 100 аспирант әзерләнә, аларның күбесе фән докторлары һәм кандидатлары була[3][5].

2013 елдан Татар энциклопедиясе институты ТР ФАның аерымланган бүлекчәсе итеп үзгәртелә[4], ә 2014 елда институт исеме Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына алыштырыла[7]. Аңа ТР ФАның гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге кушыла[8]. Үзгәртеп кору барышында институт хезмәткәрләренең штат саны якынча 50 кешегә кадәр кими, ә ул үзе, элеккеге кебек 14 бүлекне түгел, ә дүрт фәнни-тикшеренү һәм нәшрият үзәгеннән тора. Баш фәнни-редакция коллегиясе һәм 34 тармак фәнни-редакция коллегиясеннән тыш, энциклопедистика, төбәкне өйрәнү һәм социомәдәни тикшеренүләр, татар диаспорасын өйрәнү һәм Кама фәнни үзәген үз эченә ала[4][5][7].

2015 елда институт директоры итеп И.А. Гыйләҗев билгеләнә[9]. 2019 елда институт ТР Фәннәр академиясенең аерымланган структур бүлекчәсе статусын ала, штатта 65 кеше, шул исәптән 6 фән докторы һәм 20 фән кандидаты, хезмәт куя[4].

2024 елның 3 июленнән ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры булып композитор, сәнгать белеме кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар һәм театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Эльмира Мөнир кызы Галимова эшли[10].

2025 елгы мәгълүматлар буенча институтта барлыгы 55 кеше эшли[11].

Фәнни-басма эшчәнлек

Институт 4 фәнни-тикшеренү үзәктән тора[12]:

  • Энциклопедистика үзәге (Р.В. Шәйдуллин җитәкчелегендә);
  • Татар диаспорасын өйрәнү үзәге (Б.Л. Хәмидуллин җитәкчелегендә);
  • Кама фәнни үзәге (Н.М. Вәлиев җитәкчелегендә);
  • Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге (Л.М.Айнетдинова җитәкчелегендә).

Институт Азәрбайҗан, Беларус, Казакъстан, Молдова Республикасы, Украина илләре, Башкортстан, Коми, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан республикалары һәм Мәскәү шәһәре академик оешмалары, югары уку йортлары, музейлары, иҗади төркемнәре, китапханәләре, фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә[13]. Институт тарафыннан түбәндә китерелгән өлкәләрдә мәгълүмәт туплау һәм җыентыкалар төзү эшләре башкарыла[13]:

Институтның беренчел вазифасы — татар халкының матди һәм мәдәни мирасын энциклопедияле җыентыкларга тәртипләштерү, урнаштыру һәм киң даирәгә яктырту[13].

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе структурасында аерым төбәк фәнни-тикшеренү бүлекчәсе булып тора. Ул татар халкының һәм Татарстанның социомәдәни һәм тарихи-фәнни мирасын өйрәнү буенча фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр уздыруда махсуслашкан, бу монографик пландагы универсаль, тармак энциклопедияләрен һәм башка фәнни-белешмә басмаларны эшләүдә һәм чыгаруда чагылыш таба[14][3][4][7]. Институтның беренче белешмә басмасы «Татарстан Республикасы торак пунктлары. Кыскача белешмәлек " (1997)[4][4][5]. 1999 елда — рус телендә, 2002 елда татар телендә «татар энциклопедик сүзлеге» дөнья күрә[2][4]. «Татар энциклопедиясе»нең беренче томы рус телендә 2002 елда, ә татар телендә 2008 елда чыга[4][5]. Икесен дә бастыру 2014 һәм 2020 елларда тәмамлана[2][4].

Энциклопедия һәм сүзлектән тыш, институт тарафыннан ике телдә «Центральные органы государственной власти и управления Татарстана» (2010, 2017), «Республика Татарстан: природа, история, экономика, культура, наука: иллюстрированные очерки» (2010, 2015), «Татарстан: иллюстрированная энциклопедия» (2013, 2015), «Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан: справочник» (2016), «Республика Татарстан: энциклопедический справочник для средств массовой информации» (2016), «Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник» (2016), «Татары Казахстана: энциклопедия» (2016, 2017), «Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность: научный справочник» (2017), «Природа и природные ресурсы Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия» (2017), «Государственные и муниципальные символы Республики Татарстан» (2017), «Татарская периодическая печать» (2017), «Чистополь литературный. Энциклопедия» (2017), «Природа и природные ресурсы Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия» (2017, 2019), «Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия» (2018), «Казанская периодика XIX—XXI вв.: энциклопедический справочник для представителей средств массовых коммуникаций» (2018), «Татарстану – 100 лет: иллюстрированные энциклопедические очерки» (2019), «Цвети, священная земля моя! Иллюстрированное издание к 100-летию ТАССР» (2020), «Политические деятели Татарстана: биографические очерки» (1920–2020 гг.) (2020), «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» (2021), «Выдающиеся личности: мультимедийный буклет-коммуникатор» (2022), «Каюм Насыйри энциклопедиясе» (2025) кебек хезмәтләр әзерләп бастырыла[2][4][7].

Энциклопедик эшчәнлекләре өчен институт хезмәткәрләре дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәргә лаек булалар. 2005 елда В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедиясе сүзлеген төзү һәм бастыру өчен ТРның Фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар[7][15]. Шулай ук институт ел саен «Научный Татарстан» фәнни журналын, «История России и Татарстана: Итоги и перспективы энциклопедических исследований» һәм «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии (взгляд молодых ученых и аспирантов)» фәнни җыентыкларын чыгара[4]. Шулай ук учреждение тарафыннан «Tatarica» интернет-энциклопедиясе проекты гамәлгә ашырыла[16][5].

Басма хезмәтләре

Тармак энциклопедияләре[12][13]:

  • «Татарстан Республикасының торак пунктлары»;
  • «Казакъстан татарлары»;
  • «Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары»;
  • «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары»;
  • «Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләр»;
  • «Татарстан археологиясе»;
  • «Чүпрәле районы»;

Төп басмалары[12]:

  • Татарский энциклопедический словарь (1999);
  • Татар энциклопедия сүзлеге (2002);
  • Татарская энциклопедия (т. 1–6, 20022014);
  • Татар энциклопедиясе (1–5 т., 20082016);
  • Татарстан Республикасы: табигать, икътисад, тарих, мәдәният, фән (2013 һәм 2015);
  • Татарстан: иллюстрацияле энциклопедия (2013 һәм 2015);
  • Татарстан Республикасы: массакүләм мәгълүмат чаралары өчен энциклопедик белешмә (2016);
  • Казакъстан татарлары (2016);
  • Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары (2016);
  • Татар вакытлы матбугаты (2017)
  • Политические деятели Татарстана: биографические очерки (1920–2020 гг.). Казань: ОСП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2020. 496 с.
  • Казань: органы власти и самоуправления (1438–1920 гг.): иллюстрированный энциклопедический справочник / под ред. Р.В.Шайдуллина. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Кн. 1. 224 с.
  • Выдающиеся личности: мультимедийный буклет-коммуникатор / Институт Татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ. Казань: Татар. кн. изд-во, 2022. 28 с.

Фәнни хезмәткәрләре[12]:

  • «Габдулла Тукай: Энциклопедия» (2016);
  • «Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе» (2015);
  • «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары: энциклопедик белешмәлек» (2016).
  • Белов С.Г., Хамидуллин Б.Л. Волжские булгары. Путь к исламу: Этнополитическая и культурно-конфессиональная история праболгар с древнейших времен до официального принятия булгарами ислама. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан, 2022. 136 с. «Каюм Насыйри энциклопедиясе» (2025).

Фәнни җыентыклары[12]:

  • Россия һәм Татарстан тарихы: энциклопедик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре һәм перспективалары (20092016. Вып. 1–8);
  • Ватан һәм чит илләр тарихы, филологиясенең актуаль проблемалары (яшь галимнәр һәм аспирантлар карашы) (20122016. Вып. 1–5).

Җитәкчелек

Институт 1989 елда ССРБ ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар энциклопедиясе бүлеге булып оеша[7][12]. Бүлекнең мөдире булып Ф.С. Хәкимҗанов эшли (1989–1992).

1992 елда бүлек Татарстан Фәннәр Академиясе составына кертелә, һәм мөдире итеп Г.С. Сабирҗанов билгеләнә (1992–1994)[12].

19942010 елларда институтның җитәкчесе булып Мансур Хәсәнов хезмәт итә[17].

20102015 елларда җитәшче вазифасы Рамил Вәлиевкә тапшырыла.

2015–2024 елларда институтның җитәкчесе — Искәндәр Гыйләҗев[12].

2024 елның 3 июленнән институтның директоры итеп Эльмира Мөнир кызы Галимова билгеләнә[18][11].

Урнашуы

1998 елда Татарстан җитәкчелеге карары белән институтка Пушкин урамындагы 56 нчы номерлы ике йорт, җәмәгать транспорты маршрутлары киселешендә, эре фәнни китапханәләр һәм архив учреждениеләре янында урнашкан элеккеге сәүдәгәр Крестовниковлар йорты тапшырыла. 1999 елда капиталь ремонттан соң, фәнни хезмәткәрләрнең зур өлеше шушында күчеп эшли башлый. 2012-2016 елларда бинада яңадан капиталь төзәтү эшләре бара, ә 2017 елдан институт кабат эшен шушы бинада дәвам итә[1][2].

Шулай да карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Сабирзянов, 2009
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Шайдуллин, 2019
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Хасанов, 2005
  4. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Шайдуллин, Айнутдинова и др., 2019
  5. 1 2 3 4 5 6 Где создавалась энциклопедия. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2022. Архивировано 1 май 2022 года.
  6. Валеев Рамиль Миргасимович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2022. Архивировано 1 май 2022 года.
  7. 1 2 3 4 5 6 Институт Татарской энциклопедии и регионоведения. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2022. Архивировано 1 май 2022 года.
  8. В институте татарской энциклопедии новый директор. Всемирный конгресс татар (10 февраль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2022. Архивировано 15 май 2021 года.
  9. Гилязов Искандер Аязович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2022. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
  10. Эльмира Галимова стала новым директором Института татарской энциклопедии и регионоведения. www.m.business-gazeta.ru (3 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2025.
  11. 1 2 Эльмира Галимова (Институт татарской энциклопедии и регионоведения): «Наверное, Мансур Хасанович Хасанов руководит нами из небесной канцелярии», retrieved 2025-04-04 
  12. 1 2 3 4 5 6 7 8 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты tatarica.org
  13. 1 2 3 4 Институт татарской энциклопедии АН РТ millattashlar.ru
  14. Хасанов, 1998
  15. О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2005 года в области науки и техники 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган. rt-online.ru
  16. О проекте. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2022. Архивировано 19 июнь 2022 года.
  17. Мансур Хәсәнов: “ТР Фәннәр Академиясе тарихка Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев казанышы буларак кереп калачак” tatar-inform.tatar
  18. Эльмира Галимова стала новым директором Института татарской энциклопедии и регионоведения, retrieved 2024-07-03 

Әдәбият

  • Институт Татарской энциклопедии / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 1998. — С. 225. — 703 с. — ISBN 0953065030. [рус.]
  • Институт Татарской энциклопедии / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2005. — Т. 2: Г — Й. — С. 583. — 656 с. — ISBN 5902375029. [рус.]
  • Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань: Иллюстрированный каталог / сост. А. М. Тарунов. — Москва: НИИЦентр, 2018. — 984 с. — ISBN 9785902156437. [рус.]
  • Сабирзянов Г. С. «В целях содействия духовному возрождению многонационального народа Татарстана…». — Журнал «Гасырлар авазы — Эхо веков»?!. — Казань : Государственный архив Республики Татарстан, 2009. — № 2. — С. 11—17. — 317 с. — ISSN 2073-7475. [рус.]
  • Шайдуллин Р. В. Институт татарской энциклопедии и регионоведения: итоги и достижения (к 25-летию). — Вестник Екатерининского института. — Москва : Национальный институт им. Екатерины Великой, 2019. — № 3 (47). — С. 100—108. — 146 с. — ISSN 1997-6968. [рус.]
  • Шайдуллин Р. В., Айнутдинова Л. М. и др. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения // Татарстану — 100 лет: иллюстрированные энциклопедические очерки. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан, 2019. — С. 356—358. — 599 с. — ISBN 9785902375456. [рус.]

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә