Югары уку йорты
РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Гарвард үнивирcиᴛиᴛеның бер мәйданы,
АКШ
Искергән мәгариф системасы чикләрендә урта гомуми яки урта һөнәри белем бирүче укучыларга оешкан формада уку йортлары югары́ уку́ йорты́ (ЮУЙ) дип атала. Бүгенге көндә аларның күбесе үнивирcиᴛиᴛ (ингл.) исемен йөртә, шулай да төрле илләрдә институт (ингл.), коллеҗ (ингл.), академия (ингл.) һәм семинария (ингл.) исемле белем бирү оешмалары да ЮУЙ дип санала.
Югары уку йортларына имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр. Уку программасы бакалавриат һәм магистратура, актив аспирантура һәм дyктыpантура программалары тәкъдим ителә.
Тәмамлаучыларының күбесе, белем икътисадының мәгълүмат тармагында гыйльми хезмәтчелек белән бәйле эшкә урнашып, җәмгыятьнең мәдәни капиталын үстерүгә зур өлеш кертә.
ЮУЙлар рейтинглары (ингл.) күрсәткәненчә, иң яхшы югары уку йортлары югары үсештәге илләрдә эшли, дөньядагы алдынгы ЮУЙларның күбесе[2][3][4] — АКШта урнашкан.
Зыялылар исемен йөрткән, милли яңарыш һәм мәдәни үсеш фикерләре белән янучы җәмгыяви төркем вәкилләренең күбесе югары белемле була.
Төрләре
Югары уку йортлары хосусый һәм халыкара (ингл.) була ала. Халыкара үнивирcиᴛиᴛлар халыкара, региональ һәм хөкүмәтара оешмаларга карый, соңгылары берничә дәүләт хөкүмәтенә буйсыну сәбәпле, төрле илләрнең вәкилләре шурасы тарафыннан җитәкчелек ителә.
Югары уку йортында чыгымнарын капларга ярдәм буларак өстәмә стипендияләр түләнә.
Тарих
Югары уку йортларны булдыру милләтнең икътисадый һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе белән бәйле феномен. Кайбер илләрдә аерым ЮУЙлар иртәрәк барлыкка килсә дә, мәгърифәтчелек чорыннан соң аларны бүгенге цивилизациянең аерылгысыз өлеше дип атап була.
Бүгенге цивилизация тарихында билгеле булган иң беренче югары уку йорты cтaтысын V гасырның беренче яртысында ачылган ике үнивирcиᴛиᴛ дәгъва кыла ала:
Дөньяның иң борыңгы туктаусыз эшли торган югары уку йорты cтaтысы өчен дәгъва кыла алган оешмалар:
Россия Федерациясе дәүләте тарихында:
Бүгенге Россия һәм аның элгәресе булган ССРБ һәм / Россия империясе территориясендә:
Укыту процессы
Барлык тарихи чорларда, укучылар фәнни гыйлемдәге соңгы ачышларны үзләштерә алсын өчен, алдынгы югары уку йортларының укыту программалары тулысынча яки өлешчә замананың халыкара телендә алып барыла. Шул сәбәпле, бүгенге көндә һәр югары уку йортының уку программалары илнең дәүләт телендә һәм инглиз телендә тәкъдим ителә. Кешенең инглиз телен укуда куллана алырлык дәрәҗәдә белүен күрсәтүче TOEFL яки шуңа охшаш булган башка имтиханнарны да уңышлы үтүе таләп ителә.
Укытылган дисциплиналары
Югары уку йортларында укыту программасы дөньяның бар белем тармакларындагы һөнәрлекләр буенча камил белем үзләштерүгә юнәлгән.
Югары уку йортлары исемлеге
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар