Калининград

Калинингра́д (1255 елга кадәр — Твангсте; 1946 елга кадәр — Көнигсберг, рус. Калининград; пол. Królewiec, литв. Karaliaučius) — Россия шәһәре, Калиниград өлкәсенең административ үзәге. Илнең иң көнбатыш өлкә үзәге.

Преголя елгасының Калининград култыгына кою урынында урнашкан. 2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 431 902 кеше яши.[3]

Калининград — халык саны буенча Төньяк-Көнбатыш федераль бүлгенең икенче (беренче — Петербург), Балтыйк буе төбәгендә өченче (Рига һәм Вилнүстән калыша). Эре транспорт төене: тимер юл һәм шоссе юллары; диңгез һәм елга портлары; «Храброво» халыкара аэропорты. Калиниградта Россия ХДФның Балтыйк флоты штабы урнашкан.

Эре машиналар төзү үзәге, металлурия, җиңел, полиграфия сәнәгатьләре дә үсеш алганнар.

Халык

1890[4] 1925[4] 1931[5] 1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[12]
161 166 279 926 315 794 360 577 203 570 296 962 354 788 401 280 430 003 431 902

Милләтләр (2010): урыслар — 87,4%, украиннар — 4,1%, белоруслар — 3,8%.

Административ бүленеш

Калининград шәһәре 3 районга бүленә:

  1. Ленинград районы
  2. Совет районы
  3. Үзәк районы

Кызыклы факт

1938—1996 елларда Калининград исемен шулай ук Мәскәү өлкәсендәге Королёв шәһәре йөрткән.

Танылган шәхесләр

Шулай ук карагыз

  • Көнигсберг

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 185/2016. Северо-Западный ФО
  2. ↑ https://books.google.de/books?id=-4AOAAAAYAAJ&pg=PA1&hl=da#v=onepage&q&f=false
  3. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
  4. ↑ 1 2 http://www.verwaltungsgeschichte.de/koenigsberg.html
  5. ↑ http://www.mojgorod.ru/primor_kraj/vladivostok/index.html
  6. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_3.php
  7. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  8. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-07, retrieved 2014-10-11 

Тема буенча өстәмә