Әстерхан

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Әстерхан
рус. Астрахань
Байрак[d]
Flag of Astrakhan.svgCoat of Arms of Astrakhan.svg
Монда җирләнгәннәр төркеме Категория:Похороненные в Астрахани[d]
Административ бүленеше Ленинский район[d], Кировский район[d], Советский район[d] и Трусовский район (Астрахань)[d]
Почта индексы 414000–414999
КЛАДР коды 3000000100000
Хөкүмәт башлыгы Алена Губанова[d] и Полумордвинов, Олег Анатольевич[d]
Мәйдан
  • 209 км²
Бүләкләр
Октябрь Инкыйлабы ордены
Харита сурәте
Файл:Astrahan collage.png
Сәгать поясы UTC+04:00, UTC+03:00, MSD[1] и SAMT[d][1]
Административ үзәк булып тора Әстерхан өлкәсе, Городской округ город Астрахань[d][2], Әстерхан губернасы, Әстерхан бүлгесе[d], Әстерхан бүлгесе[d] и Кавказское наместничество[d]
Рәсми веб-сайт astrgorod.ru
Уникальный номер ГАР a101dd8b-3aee-4bda-9c61-9df106f145ff
Кардәш шәһәр Сари (шәһәр), Рәшт, Әхмәтабад, Атырау, Брест[3], Гран-Попо[d][3], Лүбләна[3], İslamabad, Форт-Лодердейл[3], Иваново[3], Казан[3], Кисловодск[3], Пемброк-Пайнс[3], Русе[d][3], Старапул[3] и Йошкар-Ола[3]
Халык саны
Административ-территориаль берәмлек Городской округ город Астрахань[d][2]
Дәүләт
Нигезләнү датасы 1558
Шәрәфле ватандашлар төркеме Категория:Почётные граждане Астрахани[d]
Кана белән язылган исем アストラハニ
Җирле телефон коды 8512 (851)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек −25 метр
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Идел
Логотип РУВИКИ.Медиа Әстерхан РУВИКИ.Медиада

Әстерхан (иске исемнәре: حاجی‌ ترخان, Хаҗитархан, Әҗдаркан, Аштархан, Әчтерхан һ. б.)– Иделнең тамагында урнашкан шәһәр. Әстерхан өлкәсе башкаласы.

Әстерханда халыкның 79,3%ын руслар, 7,7% татарлар, 4,2% казакълар тәшкил итә. Шәһәр Каспий буе түбәнчелегенең 11 утравында, Идел тамагының өске өлешендә урнашкан. Төп өлеш иделнең сул ярында урнашкан, уң якта 20% халык яши. Идел аша 2 күпер салынган. Барлык күперләр саны – 30. Әстерхан Идел буйлап 45 чакрымга сузылган.

Шәһәрдә биш югары уку йорты (Дәүләт техник университеты, Медицина академиясе, Дәүләт педагогия институты, Сарытау юридик институты филиалы, Рыбный институт), шулай ук ике театр (рус һәм татар) белән дәүләт консерваториясе, картиналар галереясы һәм биш дәүләт музее бар.[5]

2022 елның 15 ноябреннән«Хезмәт даны шәһәре»[6].

Тарихи мәгълүмат

1552 елның 12 октябрендә Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алганнан соң, аның башкисәрләре 1554 елны Әстерханга яу белән чыгалар. Алар су юлы белән аска төшәләр дә, тар гына участокта Иделгә хуҗа булып, Кремльне сугышып кулга төшерәләр. Җиңелгән Друбиш хан хәзерге Царев елгасы (елга буенча хан чигенгәнгә күрә бу суны Царев суы дип йөртә башлыйлар) буенча Дагстанга кача. Бу әле Әстерханны тулысынча алу булмый. Рус хөкүмәте 1554-1558 елларда Хаҗитархан киңлекләрен, мал-мөлкәтен үзләштерә.[7]

Хаҗитархан рус кулына төшкәнче үк Иделнең ике ягында да бер үк вакытта яшәп килгән. Сул якта Дәрбиш Гали ханның (Хаҗитархан елъязмасына ул Друбиш Али дип тә кереп китә) ставкасы, хан мәчете булган дип күрсәтә. Кремль тирәсендә урнашкан Аккош күле (ул элеккеге Иделнең бер кисәге) алдында "Газпром" үзенә мәһабәт, зур замана бинасы төзеп куйды. Бина нигезен төзе¬гәндә борынгы мөселман каберләре килеп чыккан. Татар базары Идел ярында урнашып, аңа килеп туктаган сәүдәгәрләр Хаҗитарханга Татар капкасы аша уза торган булганнар. Татар базары түбәсе (калкулык) өстендә Иван Золотоус чиркәве бар, анда элек хан мәчете һәм хан каберлекләре булган. Чиркәү эчендә хәзер дә 3 мөселман кабере урыны билгеле. Хрис¬тиан дине руханилары бер кабер урынына, атап килгән мөселманнарны, монда Фатыйма әүлия күмелгән, калган икесенең исемнәрен белмибез, дип бер почмакка китереп бастыралар. Кайбер татарлар бу урынга килеп, нәзер әйтеп, аннан чиркәүгә кереп садака да салалар.

Һинд сәүдә өй яны

Истәлек тактасы

Һинд сәүдә өй яны — Әстерханда булган XVII гасыр архитектур-тарихи һәйкәл. Тарихи һәйкәлнең хәзерге бинасы Һиндлеләр өй янының башлангыч халәтенә охшамаган, бу күп янкорылмалар белән торак бина булып тора, алар бинаның башлангыч кыяфәтен деформацияләгәннәр.
Беренче мәртәбә Һиндлеләр сәүдә янында Ключарёв елъязмасында искә алына: «1625 елда Фарсылар, Әрмәннәр һәм Һиндлеләр кунакханә өй яннарын төзегәннәр: Әрмән, Фарсы һәм Һиндле, Азия йоласы буенча Спасски монастыреннан ерак түгел».классицизм стиленда реконструкцияләнгән булган. XIX гасырда Һиндлеләр Әстерханда сәүдә эшен бетергәннәр.[9][10][11]

Әстерхан татар халкы

Әстерханның татарлар күмәкләп яши торган борынгы Тияк бистәсе бар. Кайчандыр Тияк гөрләп торган. Бистәнең унбиш җирендә унбиш мәчеттә азан әйткәннәр. Буйдан-буйга сузылган Менжинский урамы буйлап трамвайлар йөргән. Хәзерге Тиякнең урамнары чакыр-чокырлы. Өйләре күбесенчә электән калган кечкенә агач йортлар тезелеп. Татарлар өчен икенче истәлекле урын – әле дә сафтагы Татар базары.[12]

XX гасыр башында Әстерхан бөтен Түбән Идел буена мәгърифәт нуры чәчкән. 1906-1914 елларда монда дистәләрчә татарча газета-журнал чыккан. “Идел”, “Прогресс дәлиле”, “Мизан”, “Халык” шундыйлардан. 1907 елда татар театры барлыкка килгән. Аннан “Вулкан” театры үскән. Мөселманнарның мәчетләре, даруханәләре. Тияктәге “Кызыл Шәрык” бинасында татарча кинолар күрсәтелгән. 1928 елда шунда Һади Такташ эшчеләргә төнге сәгать 3кә кадәр үзенең әсәрләрен укыган. Мөхәррире Габдрахман Гомәри, җаваплы сәркатибе Сәгыйть Рәмиев булган “Идел” газетасына 1911 елда Тукай да килеп киткән.

Әстерханда туып-үскән танылган шәхесләр

Татар матбугаты


Мәчетләр

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 Федеральный закон от 15.02.2016 № 27-ФЗ (рус.) — 2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 http://www.ast.aif.ru/archive/1742844
  4. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
  5. Әстерхан тәэссораты
  6. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  7. Әстерханга1000 елмы? Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА(үле сылтама)
  8. Кирилл Васильев Ключаревская летопись: история о начале и возобновлении Астрахани, случившихся в ней происшествиях, об архиереях в оной бывших, а также о воеводах, градоначальниках и губернаторах. — Астрахань: Тип. Губернского Правления, 1887. — 89 с.
  9. В. П. Даркевич «Астрахань — ворота на Восток»(үле сылтама)(недоступная ссылка)//Наука и жизнь, № 10, 1997 г. (копия(үле сылтама)(недоступная ссылка)) Автор — доктор исторических наук, ведущий научный сотрудник Института археологии РАН.
  10. Васькин Н. «Заселение Астраханского края 2012 елның 8 май көнендә архивланган.». — Волгоград.: Нижне-Волжское изд., 1973.
  11. Индийцы в Астрахани//Н. Н. Непомнящий. 100 великих загадок Индии. М.: Книга по Требованию, 2010 г.
  12. http://xacitarxan.narod.ru/soenbike.htm

Сылтамалар

Шулай ук карагыз