Ибраһим Дубин
Тормыш юлы
Ибраһим Дубин 1921 елның 16 майында Әстерханда туган. 1937 елда мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. 1939 елда Дубин Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә алына. 1940 елда ул Ульяновск хәрби пехота училищесын тәмамлый. 1941 елның июненнән — Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1943 елның сентябренә кече лейтенант Ибраһим Дубин Үзәк фронтның 13 нче армиясе 74 нче укчы дивизиясенең 360 нчы укчы полкы 3 нче батальоны 7 нче ротасы командиры була[1].
1943 елның 23-25 сентябрь көннәрендә Дубин ротасы Беларусь ССРның Гомель өлкәсе Брагин районы Берёзки авылы районында Днепрның көнбатыш ярындагы плацдармда сугышлар алып бара. Дубин, сугышчыларны үз артыннан ияртеп, авылга беренчеләрдән булып бәреп керә һәм дошманның пулеметын, шулай ук аның элемтә чараларын үзе юк итә. Һөҗүмне дәвам итеп, рота Посудово авылына барып җитә. Алга баруга пулемет уты комачаулый башлагач, Дубин аның расчетын юк итә һәм пулеметны кулга төшереп, аннан дошманга ут ача[1].
ССРБ Югары Советы Президиумының 1943 елның 16 октябрь указы белән «күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен» кече лейтенант Ибраһим Дубинга Советлар Берлеге Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм 1866 номерлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[1].
1946 елда Дубин запаска чыга. Әстерханда яши, машина төзү заводында эшли. 1996 елның 18 майында (башка мәгълүматлар буенча — 17 июньдә) вафат була[1].
Шулай ук I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, берничә медаль белән бүләкләнә[1].
Гаиләсе
Кызы Довгалева Нелли Ибраһим кызы (1946 елда туган) — җырчы (сопрано), РСФСРның халык артисткасы, РФның атказанган артисткасы.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — Т. 1: Абаев — Любичев. — М.: Воениздат, 1987. — 911 с. — 100 000 экз.;
- Астраханцы — Герои Советского Союза. Астрахань 2000;
- В созвездии славы. 2-е изд., доп. Волгоград, 1976;
- Навечно в сердце народном / Редкол.: И. П. Шамякин (гл. ред.) и др.. — 3-е изд., доп. и испр.. — Мн.: Белорусская советская энциклопедия, 1984. — 607 с. — 65 000 экз.