Ватан сугышы ордены
| Ватан сугышы ордены | |
|---|---|
| Ил | |
| Төр | орден |
| Кемгә бирелә | хәрби шәхесләргә, хәрби оешмаларга, шәһәрләргә |
| Кем бирә | ССРБ Югары Шурасы Президиумы |
| Статусы | тапшырылмый |
| статистика | |
| Булдыру датасы | 20 май 1942 |
| Беренче бүләкләү | 2 июнь 1942 |
| Соңгы бүләкләү | 6 ноябрь 1985 |
| Бүләкләүләр саны | 9,1 млн (сугышта 1,5 млн) |
| Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
| Чиратлылык | |
| Олырак бүләк | Александр Невский ордены |
| Кечерәк бүләк | Хезмәт Кызыл Байрагы ордены |
Ватан сугышы ордены (рус. Орден Отечественной войны) — Совет Социалистик Республикалар Берлегенең дәүләт хәрби бүләге.
1942 елның 20 маенда ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы белән кабул ителгән[1].
Рәссамы — Александр Иван улы Кузнецов (Сергей Иван улы Дмитриев белән берлектә).
35 ел буена (1977 елга кадәр) ССРБ дә гаиләдә истәлек итеп калдырырга рөхсәт ителгән бердәнбер орден (калган орденнарны орден хуҗасының вафатыннан соң дәүләткә кире кайтарырга тиешле була).
Бөек Ватан сугышы елларында орден белән 1 млн 276 мең (шул исәптән I дәрәҗә орден белән 350 мең) кеше бүләкләнә.
Тарихы
Бөек Ватан сугышы чорында кабул ителгән беренче орден. Дәрәҗәләргә бүленгән беренче совет ордены. Октябрь инкыйлабы, «Герой ана» һәм «Ана даны» орденнары белән беррәттән әлеге орден иясе вафатыннан соң гаиләдә калдырылган (башка дәүләт орденнары кире кайтарылган), 1977 елдан соң калган орден-медальләрдә бүләкләнүченең гаиләсендә калдырыла.
1942 елның 10 апрелендә И. В. Сталин Кызыл Армиясе тылы җитәкчесе, интендант хезмәте генерал-лейтенанты А. В. Хрулевка фашистлар белән сугышларда батырлык күрсәткән хәрбиләрне бүләкләү өчен орден проектын әзерләргә куша. Башта орденны «Хәрби батырлык өчен» («За военную доблесть»), дип исемләргә уйлыйлар. Орден проектын эшләүдә рәссамнар Дмитриев Сергей Иванович («Батырлык өчен», «Хәрби казанышлар өчен», «Эшче, крестьян һәм Кызыл Армиясенең ХХ еллыгы» юбилей медальләре проектлары авторы) һәм Кузнецов Александр Иванович катнашалар. Ике тәүлек үткәч, орден эскизлары барлыкка килә, шулар арасыннан тимердә сынау нөсхәләре ясау өчен берничә эш сайлап алына. 1942 елның 18 апрелендә үрнәкләр раслана. Булачак бүләк нигезенә А. И. Кузнецовның сурәте, «Ватан сугышы» идеясе С. И. Дмитриевның проектыннан алына.
Орденнар белән бүләкләү сугышчан шартларда батырлык күрсәткәннән соң ук башкарыла. Ватан сугышы орденын тапшыру хокукы хәрби командованиегә бирелгән — фронт һәм флот командующийларыннан алып корпус командирларына кадәр.
1942 елның 2 июнендә ССРБ Югары Советы Президиумының I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында тәүге указлар чыга.
Орденның беренче кавалерлары — артиллеристлар. Артиллерия уты белән дошманның 1 авыр (яки урта) яки 2 җиңел танкын (бронемашинасын), яисә туп расчеты составында дошманның 2 авыр (яки урта) яки 3 җиңел танкын (бронемашинасын) юк иткән өчен I дәрәҗә ордены бирелә. 32 нче артиллерия полкы артиллеристлары дошманның 32 танкын сафтан чыгара. Капитан И. И. Криклий шәхсән үзе 5 фашист машинасын юк итә, ләкин үзе каты яралана. Расчет номерларының күп өлеше һәлак булуга, өлкән сержант А. В. Смирнов, беләзеге снаряд кыйпылчыгы белән өзелгәнгә карамастан, атуын дәвам итә.
Капитан Иван Илья Криклий I дәрәжә Ватан сугышы орденының беренче кавалеры, өлкән сержант Алексей Васильевич Смирнов һәм 776 нчы артиллерия полкы дивизионы политругы Иван Константинович Стаценко шушы бүләккә лаек булалар.
Артиллерия расчетының калган сугышчылары — кызылармияче Григорьев Николай Ильич, Кулинец Алексей Иванович, Иван Полехтович Петроша, өлкән сержант Степан Трифонович Жарков, сержант Нестеренко Петр Васильевич һәм Михаил Григорьевич Немфира II дәрәжә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр.
1 нче санлы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән өлкән политрук, 52 нче укчы дивизиясенең политбүлек начальнигы урынбасары Василий Павлович Конюховның гаиләсенә үлгәннән соң 1942 елда Ржев янындагы сугышларда күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен тапшырыла (1943 елның 24 гыйнварындагы 072 нче номерлы Көнбатыш фронт гаскәрләренә «Шәхси составны бүләкләү турында»гы боерык).
1 нче санлы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән үлгәннән соң өлкән лейтенант Ражкин Павел Алексеевич, 155 нче танк бригадасының разведка буенча штаб начальнигы урынбасары бүләкләнә (1943 елның 5 апрелендәге 22/н номерлы боерык нигезендә).
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены тарихында бу бүләк нинди дә булса бер хәрби операциядә катнашучыларның барысына да тапшырылган сирәк очраклар да була. Мондый хөрмәткә беренчеләрдән булып, 1942 елның 5 июлендә Баренц диңгезендә дошманның иң зур «Тирпиц» линкорына һөҗүм иткән «К-21» су асты көймәсе экипажы әгъзалары лаек була.
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән 1943 елның гыйнварында Шәмәли Тынык елгасы буендагы ике көнлек сугышта катнашучыларның барысы да — лейтенант А. Атаев җитәкчелек иткән штурм төркеменең 30 сугышчысы (112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең 294 нче кавалерия полкы) бүләкләнә.
Ватан сугышы ордены белән хәрби частьлар һәм берләшмәләр, хәрби училищелар һәм оборона заводлары бүләкләнгән. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән күп шәһәрләр дә бүләкләнә:
- Новороссийск, Смоленск (1966);
- Киреч, Тихвин (1974);
- Воронеж (1975);
- Наро-Фоминск (1976);
- Луга (1977);
- Ржев (1978);
- Орел, Курск, Белгород, Сочи, Кисловодск, Могилев (1980);
- Ельня, Корсунь-Шевченковский, Ломоносов, Туапсе (1981);
- Мурманск, Ростов-на-Дону, Серпухов, Феодосия (1982);
- Бөек Луки, Дятьково (1983);
- Кандалакша, Кингисепп, Кишинев, Орша, Иске Русса, Таллин (1984);
- Волоколамск, Барысав, Изюм, Можайск, Нальчик, Тирасполь, Шяуляй (1985).
1969 елда Ватан сугышы ордены белән Словакиянең Склабиня авылы бүләкләнә.
Сугыштан соң Ватан сугышы орденына сугыш вакытында нинди дә булса сәбәпләргә бәйле бүләкләнмичә калган дистәләгән мең яралы сугышчы ия була.
1977 елның маена кадәрге чорда Ватан сугышы ордены 700 гә якын чит ил гражданына тапшырыла. Алар — Икенче бөтендөнья сугышы елларында фашистларга каршы көрәштә катнашучылар[2].
Орденның статуты
Ватан сугышы ордены белән батырлык, чыдамлылык, кыюлык күрсәткән Кызыл Армия, Хәрби-диңгез флоты, ССРБ Эчке эшләр халык комиссариаты гаскәрләре һәм партизан отрядларының җитәкчелек составы һәм солдатлары, шулай ук үзенең гамәлләре белән совет гаскәрләренең хәрби операцияләренә булышкан хәрбиләр. Ватан сугышы ордены белән бүләкләү ССРБ Югары Советы Президиумы Указына ярашлы башкарыла.
Ватан сугышы орденының ике дәрәҗәсе бар: I һәм II дәрәжә. Орденның югары дәрәҗәсе — I .
Орден статусында совет бүләкләү системасы тарихында беренче тапкыр конкрет батырлыклар саналган, алар өчен аерылып торган кеше бүләккә тәкъдим ителергә мөмкин булган.
I дәрәжә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр
- дошман тылындагы аеруча мөһим объектны тар-мар иткән һәм җимергән өчен;
- Ленин ордены белән бүләкләнгән штурман яки очучы хәрби биремне үтәгән чакта үзләренең бурычларын батырларча башкарган өчен;
- Һава сугышында бәреп төшергән өчен:
- авыр бомбардировка авиациясе экипажы составында — 4 очкыч;
- ерак бомбардировка авиациясе экипажы составында — 5 очкыч;
- якын бомбардировка авиациясе экипажы составында — 7 очкыч;
- штурмлау авиациясе экипажы составында — 3 очкыч.
- Уңышлы хәрби очыш башкарганы өчен:
- авыр бомбардировка авиациясе экипажы составында — 20 уңышлы хәрби очыш;
- ерак бомбардировка авиациясе экипажы составында — 25 уңышлы хәрби очыш;
- якын бомбардировка авиациясе экипажы составында — 30 уңышлы хәрби очыш;
- штурмлау авиациясе экипажы составында — 25 уңышлы хәрби очыш;
- истребительләр авиациясе экипажы составында — 60 уңышлы хәрби очыш;
- ерак разведка авиациясе экипажы составында — 25 уңышлы хәрби очыш;
- якын разведка авиациясе экипажы составында — 30 уңышлы хәрби очыш;
- корректировка авиациясе экипажы составында — 15 уңышлы хәрби очыш;
- бәйләнеш авиациясе экипажы составында — үз территориясендә утырып 60 уңышлы-хәрби очыш һәм дошман биләгән территориядә үз гаскәрләре урнашкан районда утырып 30 уңышлы-хәрби очыш;
- транспорт авиациясе экипажы составында — үз территориясендә утырып 60 уңышлы сугышчан очыш һәм дошман биләгән территориядә үз гаскәрләре урнашкан районда утырып 15 уңышлы сугышчан очыш.
- авиация частьлары белән өзлексез һәм төгәл идарә итүне оештыру өчен;
- дошман җирлегенә мәҗбүри утырган, зыян күргән очкычны торгыза һәм аны һавага чыгара алган өчен;
- дошман уты астында алдынгы аэродромда кимендә 10 очкычны торгыза алган өчен;
- дошман уты астында аэродромнан барлык запасларны алып чыга алган һәм аны миналап, дошманга анда очкычлар утырту мөмкинлеген бирмәгән өчен;
- шәхсән үзе дошманның 2 авыр яки урта, яки 3 җиңел танкын (бронемашинасын), яки туп расчеты составында дошманның 3 авыр яки урта, яки 5 җиңел танкын (бронемашинасын) юк иткән өчен;
- артиллерия уты белән дошманның кимендә 5 батареясен басып алган өчен;
- артиллерия уты белән дошманның кимендә 3 очкычын юк иткән өчен;
- танк экипажында торган, дошманның ут чараларын һәм тере көчен юк итү буенча 3 хәрби биремне уңышлы үтәгән яки сугышларда дошманның кимендә 4 танкын яки 4 тубын юк иткән өчен;
- дошман уты астында сугыш кырыннан дошман тарафыннан бәреп төшерелгән кимендә 3 танкны эвакуацияләгән өчен;
- дошманның ДЗОТына (ДОТ, окоп яки блиндаж) беренче булып бәреп кереп, кискен хәрәкәтләр белән аның гарнизонын юк итеп һәм совет гаскәрләренә бу чикне тиз генә басып алырга мөмкинлек биргән өчен;
- дошман уты астында күпер салып, дошман җимергән кичүне төзәтеп, дошман уты астында командование боерыгы буенча, дошман хәрәкәтен тоткарлау өчен күперне яки кичүне шартлаткан өчен;
- дошман уты астында техник яки шәхси элемтә урнаштырган, дошман җимергән техник элемтә чараларын төзәткән һәм шуның белән безнең гаскәрләрнең хәрби хәрәкәтләре белән идарә итүнең өзлексезлеген тәэмин иткән өчен;
- сугыш вакытында шәхси яу белән тубын (батареясын) ачык позициягә ыргыта һәм һөҗүм итүче дошманны һәм аның техникасын тар-мар иткән өчен;
- часть яки подразделение белән командалык итеп, дошманны юк иткән өчен;
- сугышып дошманның артиллерия батареясен яулап алган өчен;
- шәхси разведка нәтиҗәсендә дошман оборонасының йомшак урыннарын билгеләгән һәм совет гаскәрләрен дошман тылына чыгарган өчен;
- корабль экипажы, очкыч яки яр буе батареясының хәрби расчеты составына кергән, дошманның хәрби кораблен яки ике транспорт чарасын батырган өчен;
- дошман җирлегендә диңгез десантын оештырган һәм десантларны уңышлы утырткан өчен;
- дошман һөҗүме барышында үзенең зыян күргән кораблен сугыштан чыгарган өчен;
- дошманның сугышчан кораблен кулга төшергән һәм үз базасына китергән өчен;
- дошман базаларына якынлашканда мина киртәләрен уңышлы куйган өчен;
- берничә тапкыр траллинг белән флотның хәрби эшчәнлеген уңышлы тәэмин иткән өчен;
- дошманны тар-мар итүгә ярдәм иткән совет гаскәрләрнең операциясен матди-техник яктан тәэмин итүне бик яхшы оештырган өчен.
II дәрәжә Ватан сугышы белән бүләкләнәнләр
- Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән штурман яки очучы хәрби биремне үтәгәндә очкыч экипажы составында үз бурычларын батырларча үтәгән өчен;
- Һава сугышында бәреп төшергән өчен:
- авыр бомбардировка авиациясе экипажы составында — 3 очкыч;
- ерак бомбардировка авиациясе экипажы составында — 4 очкыч;
- якын бомбардировка авиациясе экипажы составында — 6 очкыч;
- штурмлау авиациясе экипажы составында — 2 очкыч;
- истребитель авиациясе экипажы составында — 2 очкыч.
- Экипаж составында башкарган өчен:
- авыр бомбардировка авиациясе экипажы составында — 15 уңышлы хәрби очыш;
- ерак бомбардировка авиациясе экипажы составында — 20 уңышлы хәрби очыш;
- якын бомбардировка авиациясе экипажы составында — 25 уңышлы хәрби очыш;
- штурмлау авиациясе экипажы составында — 20 се уңышлы хәрби очыш;
- истребитель авиациясенең экипажы составында — 50 уңышлы хәрби очыш;
- ерак разведка авиациясе экипажы составында — 20 уңышлы хәрби очыш;
- якын разведка авиациясе экипажы составында — 25 уңышлы хәрби очыш;
- корректировка авиациясе экипажы составында — 10 уңышлы хәрби очыш;
- элемтә авиациясе экипажы составында — үз территориясендә утырып 50 уңышлы-хәрби очыш һәм дошман биләгән җирлектә үз гаскәрләре урнашкан районда утыру шартларында 20 уңышлы хәрби очыш;
- транспорт авиациясе экипажы составында — үз территориясендә утырып 50 уңышлы сугышчан очыш һәм дошман биләгән җирлектә үз гаскәрләре урнашкан районда утыру
- шартларында 10 уңышлы сугышчан очыш.
- яулап алынган трофей очкычын хәрби шартларда торгыза, үзләштерә һәм куллана алган өчен;
- алдынгы аэродромда дошман уты астында кимендә 5 очкычны торгыза алган өчен;
- шәхсән артиллерия уты белән дошманның 1 авыр яки урта, яки 2 җиңел танкын (бронемашинасын), яки туп расчеты составында дошманның 2 авыр яки урта, яки 3 җиңел танкын (бронемашинасын) юк иткән өчен;
- дошманның ут чараларын артиллерия яки миномет уты белән юк итеп, совет гаскәрләренең уңышлы хәрәкәтен тәэмин иткән өчен;
- дошманның кимендә 3 батареясын артиллерия яисә миномет уты белән тар-мар иткән өчен;
- артиллерия уты белән дошманның кимендә 2 очкычын юк иткән өчен;
- үз танкы белән дошманның кимендә 3 ут ноктасын юк иткән һәм шулай итеп совет һөҗүм итүче пехотаның алга баруына ярдәм иткән өчен;
- танк экипажында торган, дошманның ут чараларын һәм тере көчен юк итү буенча 3 хәрби биремне уңышлы үтәгән яки сугышларда дошманның кимендә 3 танкын яки 3 тубын юк иткән өчен;
- дошман уты астында сугыш кырыннан дошман тарафыннан бәреп төшерелгән 2 танкны эвакуацияләгән өчен;
- гранаталар, ягулык катнашмасы салынган шешәләр яки шартлаткыч пакетлар белән дошман танкын сугыш кырында яки тылда юк иткән өчен;
- дошман тарафыннан чолгап алынган часть яки подразделение белән җитәкчелек итеп, дошманны тар-мар иткән, үзенең частен (подразделениесен) коралларын һәм хәрби мөлкәтен югалтмыйча чолгап алудан чыгарган өчен;
- дошманның ут позицияләренә үтеп керә һәм дошманның кимендә 1 тубын, 3 минометын яки 3 пулеметын юк иткән өчен;
- төнлә дошманның каравыл постын (дозор, сер) салдырган яки аны басып алган өчен;
- шәхси коралдан дошманның 1 очкычын бәреп төшергән өчен;
- дошманның өстен көчләре белән көрәшеп, дошманга зур зыян китергән өчен;
- катлаулы сугыш шартларында командованиенең сугыш алып баручы гаскәрләр белән өзлексез элемтәсен оештырган һәм аларга ярдәм иткән һәм шул рәвешле безнең гаскәрләр операциясенең уңышына ярдәм иткән өчен;
- корабль экипажы, очкыч яки яр буе батареясының хәрби расчеты составына кереп, дошманның хәрби кораблен яки 1 транспорт чарасын сафтан чыгарган яки зарарлаган өчен;
- дошман транспортын кулга төшереп һәм үз базасына китергән өчен;
- дошманны вакытында ачыклау белән корабльгә, базага һөҗүм итүне булдырмый калган өчен;
- корабны уңышлы маневрлауны тәэмин иткән, шуның нәтиҗәсендә дошман корабы батырылган яки зыян күргән өчен;
- оста һәм төгәл эш белән корабльнең (хәрби частьнең) уңышлы хәрби эшен тәэмин иткән өчен.
Ватан сугышы ордены белән бүләкләү яңа батырлыклар һәм кыюлык өчен кабаттан тапшырылырга мөмкин. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены күкрәкнең уң ягында йөртелә һәм Александр Невский орденыннан соң урнаштырыла. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены күкрәкнең уң ягында йөртелә һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденыннан соң беркетелә.
Җиңүнең 40 еллыгы хөрмәтенә бүләкләүләр (1985)
1985 елда, фашизмны Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы ордены белән ул вакытта яшәгән барлык сугыш ветераннары бүләкләнә.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1985 елның 11 мартындагы Указы буенча орден белән бүләкләнәләр:
«…I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләү:
— Советлар Союзы Геройлары — Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
— Дан орденының тулы кавалерлары;
— Бөек Ватан сугышында турыдан-туры гамәлләргә армия составында, партизан формированиеләрендә яисә подпольеда, Бөек Ватан сугышы чорында аларның дәрәҗәләренә карамастан, маршаллар, генераллар һәм адмираллар;
— Бөек Ватан сугышында хәрәкәттәге армия, партизан формированиеләре составында яки подпольеда турыдан-туры катнашкан, сугышта яраланган, Бөек Ватан сугышы чорында ССРБ орденнары яки "Батырлык өчен", Ушаков, "Сугышчан казанышлар өчен", Нахимов, "Бөек Ватан сугышы партизанына" медальләре белән бүләкләнгән затлар;
— сугышта яраланган Бөек Ватан сугышы инвалидлары.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр:
— Бөек Ватан сугышында хәрәкәттәге армия составында, партизан формированиеләрендә яисә подпольеда турыдан-туры катнашкан затлар, әгәр алар әлеге Указ нигезендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнергә тиеш булмасалар».
ССРБ Югары Советы Президиумы Указының гамәле Япония белән сугышта катнашучыларга да кагыла.
Бүләкләү өчен оешмалар буенча исемлекләр төзелгән, алар нигезендә бүләкләү ССРБ Югары Советы Президиумының 1985 елның 11 март һәм 6 апрель Указы белән башкарылган. Кайбер оешмалар исемлекләрне вакытында бирми, моны соңрак эшлиләр һәм аларның барысына да ССРБ Югары Советы Президиумының 1985 елның 6 ноябрендәге Указы белән II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла. Исемлеккә эләкмәгән ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләк тапшырылмый.
Шулай ук, бүләкләү критериеның төгәл формалаштырылуына карамастан, кайбер ветераннар Җиңүнең юбилей елына кадәр дә (1985 елның 9 маенда) I дәрәҗә урынына II дәрәҗә орден белән бүләкләнәләр. Мәсәлән, танылган ветераннар-полковниклар Василий Васильевич Силантьев һәм Филипп Петрович Оноприенко (6 Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары)[3] һәм башкалар. Cәбәпләре билгеле түгел.
Тасвирламасы
Ватан сугышы ордены кабарынкы биш очлы йолдыздан гыйбарәт, йолдыз биш очлы шомартылган йолдыз рәвешендәге нурлар фонында эшләнгән, аның очлары кызыл йолдызның очлары арасында урнашкан. Йолдыз кызыл рубин эмаль белән капланган. Кызыл Йолдызның уртасында — кызыл рубин плкастинада урнаштырылган урак белән чүкеч сурәте. Пластинада түгәрәк буйлап — «Отечественная война» язуы һәм аның аскы өлешендә кечкенә йолдыз сурәте. Йолдыз нурлары фонында аркылыга-буйга үрелгән винтовка һәм кылыч очлары сурәтләнгән. Винтовка приклады — аска уң якка, кылычның эфесы — аска сул якка карый.
Орденның тасмасы куе кызыл төсендәге кызыл буйлы ефәк муардан эшләнгән:
- I дәрәжә — тасма уртасыннан 5 мм киңлегендә бер буй;
- II дәрәжә — тасма читеннән 3 мм киңлегендә 2 буй.
Тасманың киңлеге — 24 мм.
I дәрәжә Ватан сугышы ордены (беренче төре — «ачылмалы», 1942—1943 еллар)
Алтын һәм көмештән кызыл һәм ак эмаль кулланып эшләнгән. Кызыл эмаль йолдызның капма-каршы очлары арасындагы зурлык, винтовка һәм кылыч сурәтләренең озынлыгы кебек үк — 45 мм. Калыпсыз авырлыгы — 32,34 ± 1,65 г.
Бергә беркетелгән яки беркетелгән дүрт өлештән тора. Төп өлеше кызыл һәм ак эмаль белән капланган йолдыз, ул 925 пробалы көмештән эшләнгән. Икенче өлеш — 583 пробалы алтыннан ясалган, таралып торган нурлар рәвешендә винтовка һәм кылыч сурәтләре төшерелгән биш очлы йолдыз. Аның үзәгендә диаметры 16,5 мм булган тишек. Өченче өлеш — 583 пробалы алтыннан эшләнгән урак һәм чүкеч, алар төп өлешенә ике эләктергеч ярдәмендә беркетелгән. Дүртенче өлеше — реверска беркетелгән яссы көмеш энә.
Тәртип номеры штихель белән уеп язылган. Калыпның күпчелек детальләре алтынланган яки көмешләнгән бакырдан эшләнгән.
I дәрәжә Ватан сугышы ордены (икенсе төре — «бормалы», 1943—1991 елларның июне)
Орден формасына үзгәрешләр ССРБ Югары Советының 1943 елның 19 июнендәге Указы белән кертелә. Өске нурдагы элмәк һәм калып юкка чыга. Шөреп реверсның үзәк өлешендә беркетелә[4].
Нурлы йолдыз, урак һәм чүкеч 583 пробалы алтыннан эшләнгән. Уртада тишек зурая һәм реверс уртасында бер-берсенә тоташкан аркылы урыннар барлыкка килә. Аркылы төшкән урында зур булмаган тишек ясалган, аның аша шөреп үтә. Алтын Йолдыз көмеш йолдызга кечерәк шөреп ярдәмендә беркетелгән. Реверсның өске өлешендә «МОНЕТНЫЙ ДВОР» тамгасы уелган. Тәртип номеры штихель белән кисеп алынган. Беркетү гайкасының диаметры — 33 мм.
I дәрәжә Ватан сугышы ордены (өсөнсө төре — «юбилей сыгарылышы», 1985 ел)
925 пробалы көмештән эшләнгән, алтынланган мәйданы зурайтылган. Реверс уртасында шөреп беркетелгән. Рельефлы хәрефләр белән эшләнгән «МОНЕТНЫЙ ДВОР» тамгасы реверсның өске өлешендә урнашкан. Тәртип номеры уеп язылган һәм реверста шөрептән астарак урнашкан.
II дәрәжә Ватан сугышы ордены (беренче төре — «асылмалы», 1942—1943 еллар)
Көмеш һәм алтыннан, кызыл һәм ак эмаль, алтын һәм оксидлаштыру кулланып эшләнгән. Кызыл эмаль йолдызның капма-каршы очлары арасындагы зурлык, винтовка һәм кылыч сурәтләренең озынлыгы кебек үк 45 мм. Бер-берсенә ябыштырылган яки беркетелгән дүрт детальдән тора. Калыпның авырлыгы — 28,05 ± 1,5 г. Төп деталь булып кызыл һәм ак эмаль белән капланган 925 пробалы көмештән эшләнгән йолдыз тора. Икенче деталь — биш очлы йолдыз, ул 925 пробалы көмештән таралып торган нурлар рәвешендә винтовка һәм кылыч сурәтләре белән эшләнгән. Нурлы йолдызның үзәгендә диаметры 16,5 мм булган тишек урнашкан. Өченче деталь — 583 пробалы алтыннан эшләнгән һәм төп өлешенә ике чүкеч ярдәмендә беркетелгән урак һәм чүкеч. Дүртенче деталь — орденның реверсына беркетелгән яссы көмеш энә.
II дәрәжә Ватан сугышы ордены (икенче төре — «бормалы», 1943—1991 елларның)
Көмеш һәм алтыннан кызыл һәм ак эмаль кулланып эшләнгән. Тоташ штампланган нигез 925 пробалы көмештән тора. Реверс уртасына көмеш шөреп беркетелгән. 583 пробалы алтыннан эшләнгән урак һәм чүкеч ике эләктергеч ярдәмендә беркетелгән.
II дәрәжә Ватан сугышы ордены (өченче төре — «юбилей сыгарылышы», 1985 ел)
925 пробалы көмештән эшләнгән. Тоташ штампланган, реверс уртасында шөреп беркетелгән. Рельефлы хәрефләр белән штампланган «МОНЕТНЫЙ ДВОР» тамгасы реверсның аскы өлешендә урнашкан. Орденның аверсында нурлар кырые, хәрефләр, урак һәм чүкеч алтын белән капланган. Реверсы яссы, тонык. Тәртип номеры уеп язылган һәм орденның реверсында шөрептән астарак урнаштырылган[5].
Кызыклы факт
5 мәртәбә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүчеләр арасында капитан Әнвәр Нурулла улы Диваев (1924—2010) та бар[6].
(II — 09.09.1944, II — 07.03.1945, II — 25.04.1945, I — 26.06.1945, I — 11.03.1985)
Искәрмәләр
- ↑ Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
- ↑ Символ воинской доблести // «Смена», 13 мая 1977 г.
- ↑ Оноприенко Филипп Петрович :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2022.
- ↑ Дуров В. По поручению Сталина. Как создавался орден Отечественной войны. // «Родина». — 2005. — № 6. — С.38-41.
- ↑ Награды России
- ↑ http://www.podvignaroda.ru/#/#tab=navHome Общедоступный электронный банк документов 'Подвиг народа'
Әдәбият
- Указ Президиума Верховного Совета «Об учреждении Ордена Отечественной войны первой и второй степени» от 20 мая 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 28 мая (№ 19 (178)). — С. 1.
- Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
- Орден Отечественной войны / Горбачёв А. Н. / (Кавалеры 4-6 орденов Отечественной войны 1 и 2 степени) «ШПАРГАЛКА» (газета лицея № 1581, г. Москва), 2009, № 36
- Бурков В. Г. К истории ордена Отечественной войны // Вопросы истории и историографии Великой Отечественной войны (межвузовский сборник) / Ред. И. А. Росенко, Г. Л. Соболев. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1989. — С. 142—150. — ISBN 5-288-00192-8
- Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. — М.: Внешторгиздат, 1990.
- Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. — М.: Русская книга, 1993. — ISBN 5-268-00409-3
- Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. — М.: Просвещение, 2005. — ISBN 5-09-014190-8
- Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. — М., 2006.
- Горбачёв А. Н. 10000 генералов страны. — М., 2007.
- Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. — М., 1982.
- Колесников Г. А., Рожков А. М. Ордена и медали СССР. — М.: Воениздат, 1983.
- Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. — М., 1984.
- Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. — Владивосток: Ворон, 2000.
- CD: Войны. Люди. Сражения. Серия: Великое наследие. Издатель: ИД «Равновесие».