Рус-япон сугышы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Рус-япон сугышы
крейсер "Паллада" атыш астында Порт-Артур гаванендә
Дата 1904 елның 27 гыйнваре (9 феврале) — 1905 елның 23 августы (5 сентябере)
Урын Сары диңгез, Япон диңгезе, Сәхәлин
Сәбәп Россия һәм Япония империяләре арасындагы Манҗурия һәм Корея өстендә контроль тоту өчен
Нәтиҗә Япония империясе җиңүе, Портсмут солых килешүе
Көндәшләр
билгесез билгесез
Сәргаскәрләр
билгесез билгесез
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
47 387 вафат;

173 425 яраланган, контузия алганнар;
13,250 авырулардан вафат,
22,828 җәрәхәтләнгән,
934 югалган

32 904 вафат;

Рус-япон сугышы (яп. 日露戦争 нити-ро сэнсо: 27 гыйнвар (9 февраль) 190423 август (5 сентябрь) 1905) — Россия һәм Япония империяләре арасындагы Манҗурия һәм Корея өстендә контроль тоту өчен сугыш.

Сугыш сәбәпләре

Николай II һөҗүмчән сәясәте буенча Россия Көнчыгыш Азиядә өстенлек итәргә тиеш. Шушы төбәктә Россиянең баш көндәше — Япония.

Япония 1894-1895 елны сугышы нәтиҗәсендә Кытайны җиңә. Солых буенча Ляодун ярымутравы Япониягә китә.

Ләкин 1898 елда Россия, Франция һәм Алмания Японияне Ляодун ярымутравын Россиягә арендага тапшырырга мәҗбүр итәләр. Россия шуның өчен 400 млн көмеш сум түләгән.

1903 елда Кореяның урман килешүләре һәм Россия Манҗүрияне басып алганы сәбәпле кискен бәхәс яңадан башланган.

Сугыш барышы

Япония гаскәре Порт-Артур кирмәненә һөҗүм итә

Порт-Артур тышкы рейдында һөҗүм иткән.

Февраль аенда Япония гаскәрләре Кореягә төшеп чыгалар.

Май аенда Япония гаскәрләре Квантун ярымутравына төшеп чыгалар, Россия һәм Порт-Артур тимер юл элемтәсен кисәләр.

Порт-Артур камалышы.

1904 елның 15 октябрендә — Россия-Япония сугышы барышында Балтыйк флоты Ревельдан чыга.

1904 елның 20 декабрендә Россия гаскәрләре Порт-Артурда чигенәләр һәм китәләр.

Мукден сугышында Россия гаскәре җиңелә.

Цусима сугышында Россия эскадрасы тар-мар ителә.

Россия-Япония сугышы тәмамлана.

Сугыш нәтиҗәләре

1905 елның 23 августында Портсмут солых килешүе имзалана. Килешү буенча Россия Көньяк Сәхәлин, Ляодун ярымутравын һәм Көньяк Манҗүрия тимер юлын югалткан.

Беренче Россия Инкыйлабы башлана.

Әдәбият