Кутузов ордены

Кутузов ордены (рус. Орден Кутузова) ― СССРның командирлар өчен дәүләт бүләге. Россия империясенең гаскәр башлыгы Михаил Илларион улы Кутузов исемен йөртә.

1942 елның 29 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]

Рәсем авторы ― рәссам Николай Иван улы Москалев.[2]

Бөек Ватан сугышы чорында (Сталинның «Бер адым да чигенмәскә!» дигән указыннан соң) кабул ителгән орден.

I, II һәм III дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе ― югары дәрәҗә.

Статус

Указ буенча яуда уңышлы хәрби һөҗүм оештырган өчен командирлар бүләкләнергә тиеш булса да, илнең оборонасын ныгытуга өлеш керткән төрле министрлыклар хезмәткәрләре, саклану заводлары җитәкчеләре, НКВД, контрразведка җитәкчеләре дә бүләкләнә.

Тарих

Тасвирлама

Орден алтыннан эшләнә, кабарынкы кызыл йолдыз уртасында түгәрәк эчендә Кремль манарасы фонында М. И. Кутузовның рельеф сурәте. Әйләнә буенча алтын дәфнә ― имән яфрагыннан венок һәм ак эмальтасмада «Михаил Кутузов» дигән язу. Тасма астыннанан көмеш йолдызның 5 нуры тарала. Манара очында куе кызыл эмаль белән капланган йолдыз.

I, II дәрәҗә орденның киңлеге – 50 мм, III дәрәҗәнеке – 44 мм.

Искәрмәләр

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
  3. Постановление Верховного Совета РФ от 20 марта 1992 года № 2557-I

Чыганаклар

Әдәбият

  • Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
  • Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
  • Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
  • Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
  • Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
  • Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
  • Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.

Шулай ук карагыз

Төркемнәр