Советлар Союзы Герое
Советлар Союзы Герое – СССР да танылуның иң югары дәрәҗәсе. Сугыш хәрәкәтләре вакытында (шулай ук тыныч чорда да) каһарманлык кылган яисә алдынгы казанышлар өчен бирелә. Беренче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме СССР ҮБК тарафыннан 1934 елның 16 апрелендә раслана, өстәмә билге буларак Советлар Союзы Героена
«Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. Медаль СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1939 елның 1 августында раслана. Бүләк сызымы авторы — архитектор Мирон Иванович Мержанов[2].
Герой исеме соңгы тапкыр 1991 елның 24 декабрендә бирелә. 1992 елның 20 мартыннан башлап дәүләт һәм халык алдындагы аеруча зур казанышлар өчен аналогик Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.
Тарихы
1934 елның 14 апрелендә үзәк газеталарның беренче битләрендә Совет дәүләте җитәкчеләре (И. Сталин, В. Молотов, К. Ворошилов, В. Куйбышев һәм А. Жданов) тарафыннан «Челюскин» пароходы экипажы әгъзаларын һәм пассажирларны коткаруда катнашкан җиде поляр очучыга карата ачык телеграмма тексты басыла[3]:
Сезнең челюскинчыларны коткару буенча фидакарь хезмәтегез сокландыра. Сезнең табигать көчләрен җиңүегез белән горурланабыз. Ил ышанычын аклавыгызга һәм бөек ватаныбызның лаеклы уллары булуыгызга шатбыз. СССР Үзәк Башкарма Комитетына тәкъдим белән керәбез:
- каһарманлык үрнәге күрсәтү белән бәйле иң югары мактаулы исем — «Советлар Союзы Герое» исемен билгеләү турында;
- челюскинчыларны коткаруда турыдан-туры катнашкан очучылар Анатолий Васильевич Ляпидевскийга, Сигизмунд Александрович Леваневскийга, Василий Сергеевич Молоковка, Николай Петрович Каманинга, Маврикий Трофимович Слепнёвка, Михаил Васильевич Водопьяновка, Иван Васильевич Доронинга «Советлар Союзы Герое» исемен бирү турында;
- атап кителгән очучыларны һәм аларга хезмәт күрсәтүче борт механикларын Ленин ордены белән бүләкләү һәм берьеллык хезмәт хакы кадәр акчалата бүләк бирү турында.
— Правда, 1934. 14 апрель.
«Советлар Союзы Герое» исеме турында
1934 елның 16 апрелендә СССР Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Советлар Союзы Герое исеме түбәндәге редакциядә гамәлгә куела: «Танылуның югары дәрәҗәсен билгеләү — дәүләт алдындагы каһарманлык үрнәге күрсәтү белән бәйле шәхси яисә күмәк казанышлар өчен Советлар Союзы Герое исемен кабул итү»[4]. Бернинди аерымлык тамгалары каралмый, бары тик СССР Үзәк Башкарма Комитеты Мактау кәгазе генә бирелә. Шулай ук Советлар Союзы Геройлары «СССР ның ике ордены белән бүләкләнгән затлар өчен билгеләнгән хокуклардан һәм өстенлекләрдән файдаланалар» дип билгеләп үтелә[5].
Ленин орденын 1936 елның 29 июленә кадәр кертелгән Советлар Союзы Герое исеме турындагы нигезләмәгә кадәр Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгән 11 очучы да ала. Бу редакциядән башлап, Герой исеменә лаек булган гражданнарга Ленин ордены мәҗбүри (грамотадан тыш) бирелә башлый.
СССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 1 августындагы Указы белән Советлар Союзы Геройлары өчен махсус аерымлык тамгасы — «Советлар Союзы Герое» медале кертелә. Башлангыч Нигезләмәдән аермалы буларак, хәзер «Алтын йолдыз» белән күп тапкыр бүләкләү мөмкинлеге каралган. Ике тапкыр Советлар Союзы Героена тагы бер «Алтын Йолдыз» медале бирәләр һәм бүләкләнүченең ватанында сурәте төшерелгән бронза бюст куялар. Өч тапкыр Советлар Союзы Героена «Алтын Йолдыз»ның өченче медален тапшыралар, һәм аның бронза бюсты Мәскәүдә Советлар сараенда урнаштырылырга тиеш була.
Икенче һәм өченче медальләр белән бүләкләнгәндә Ленин орденын бирү каралмаган. Указда исемне дүртенче тапкыр бирү турында һәм бер кешене бүләкләүнең мөмкин булган күләме кебек үк сораулар турында берни әйтелми. 1939 елның 16 октябрендә чыккан Указ белән «Алтын Йолдыз» медаленең тышкы кыяфәте раслана.
Беренче, икенче һәм өченче тапкыр бүләкләү өчен медальләр нумерациясе аерыла. Мәскәүдә, сугыш белән бәйле, Советлар сарае төзелеше тәмамланмаганга, өч тапкыр Герой исеме хуҗалары бюстын Кремльдә урнаштыралар.
1967 елның 6 сентябрендәге Указ нигезендә Советлар Союзы Геройлары өчен дәүләт өстенлекле ташламалары кертелә.
СССР Югары Советы Президиумының 1973 елның 14 маендагы Указы белән расланган Нигезләмәнең яңа редакциясендә (Ведомости Верховного Совета СССР, 1973 ел, №20, 268 бит) болай диелә:
- Советлар Союзы Герое исеме танылуның иң югары дәрәҗәсе булып тора һәм совет дәүләте һәм җәмгыяте алдындагы каһарманлык кылуга бәйле шәхси яисә күмәк казанышлар өчен бирелә.
- Советлар Союзы Герое исеме СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан бирелә.
- Советлар Союзы Героена түбәндәгеләр тапшырыла:
- СССРның иң югары бүләге — Ленин ордены;
- «Алтын Йолдыз» медале;
- СССР Югары Советы Президиумы Мактау кәгазе.
- Советлар Союзы Герое икенче тапкыр, башкалар шундый батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганга тиңдәш батырлык күрсәткән очракта Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз»ның икенче медале белән бүләкләнә. Аның батырлыклары хөрмәтенә Геройның ватанында тиешле язу белән бронза бюст куела, бу хакта СССР Югары Советы Президиумының бүләкләү турындагы Указында билгеләнә.
- Ике «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән Советлар Союзы Герое, моңа кадәр кылынган каһарманлыкларына тиң яңа каһарманлыгы өчен, яңадан Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнергә мөмкин.
- Советлар Союзы Героен Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләгәндә, аңа бер үк вакытта СССР Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе тапшырыла.
- Советлар Союзы Героена [[Социалистик Хезмәт Герое] исеме бирелсә, каһарманлык һәм хезмәт батырлыклары уңаеннан Геройның ватанында бронза бюсты урнаштырыла, бу турыда СССР Югары Советы Президиумының Социалистик Хезмәт Герое исемен бирү турындагы Указында языла.
- Советлар Союзы Геройлары законнарда билгеләнгән өстенлекләрдән һәм ташламалардан файдаланалар.
- Советлар Союзы Героеның «Алтын йолдыз» медале күкрәкнең сул ягында СССР орденнары һәм медальләре өстендә беркетелә.
- Советлар Союзы Герое исеменнән мәхрүм итү СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан гына башкарылырга мөмкин.
Цифрлар һәм и фактлар
Беренчеләрдән булып, Советлар Союзы Герое исеменә 1934 елның 20 апрелендә поляр очучылар Анатолий Ляпидевский (1 нче номерлы «Алтын Йолдыз» медале), Сигизмунд Леваневский (2), Василий Молоков (3), Николай Каманин (4, Маврикий Слепнёв (5), Михаил Водопьянов (6), Иван Доронин (7 ), пассажирларны һәм "Челюскин" пароходы әгъзаларын коткарганы өчен, бүләкләнәләр.
1934 елның 28 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме (8 нче номерлы «Алтын Йолдыз» медале) М.М. Громовка, ябык кәкре буенча 12 мең чакрым ара узып, дөнья рекорды куйган өчен бирелә.
Сугышчан батырлыклары өчен беренче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме 1936 елның 31 декабрендә бирелә, ул вакытта Кызыл армиянең Испаниядә гражданнар сугышында катнашкан унҗиде командиры лаек була[6]. Аларның барысы да диярлек (танкистлар Д.Д. Погодин, П.М. Арман, С.К. Осадчий (үлгәннән соң), Н.А. Селицкий, П.Е. Куприянов, С.М. Быстровтан кала) очучылар була. Испаниядәге сугыш вакытында (1936-1939) барлыгы 60 кешегә Герой исеме бирелә[7].
Хәсән күле районында япон интервентларын тар-мар итү бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, каһарманлыгы һәм кыюлыгы өчен, 1938 елның августында Советлар Союзы Герое исеменә 26 кеше лаек була.
Бер елдан соң, беренче тапкыр «Алтын Йолдыз» медале белән билгеләп үтә башлыйлар: аны 1939 елның май-сентябрь айларында Халхин-Гол елгасы буенда барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 70 кеше ала. Шул ук вакытта илдә беренче Советлар Союзының ике тапкыр геройлары барлыкка килә.
1939-1940 еллардагы совет-фин сугышыннан соң Советлар Союзы Геройлары саны 412 кешегә җитә: 154 укчы гаскәр сугышчысы, 75 авиатор, 75 танкист, 64 тупчы, 19 диңгезче, 13 чик сакчысы, 10 инженер гаскәре сугышчысы, бер кавалерияче һәм бер очучы Герой исемен ала.
1941 ел башына 626 бүләкләнүче була, алар арасында — өч хатын-кыз һәм бу исемгә икенче тапкыр лаек булган биш кеше.
Советлар Союзы Герое «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләүләрнең күпчелеге Бөек Ватан сугышы елларында уздырыла: бу гомуми саннан 91,2 % ы тәшкил итә. 11 657 кеше (3051 кеше - үлгәннән соң), шул исәптән икенче тапкыр — 108 кеше (шуларның сигезе — үлгәннән соң) , Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыклары өчен, мактаулы исемгә лаек була. Бөек Ватан сугышында катнашкан 90 хатын-кыз (49 — үлгәннән соң бүләкләнгән) — Советлар Союзы Герое.
1946 елның 1 ноябренә Советлар Союзы Герое исеменә 12 208 кеше лаек була[8].
Советлар Союзы Геройлары — сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан балалар һәм яшүсмерләр:
- Лёня Голиков, 16 яшендә һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 2 апрелендә бирелә;
- Марат Казей, 14 яшендә һәлак була. Советлар Союзы Герое (1965 елның 8 мае);
- Валя Котик, партизан-разведчик; 1944 елның 16 февралендә 14 яшендә һәлак була. Советлар Союзы Герое исеменә 1958 елның 27 июлендә лаек була. Иң яшь Герое.
- Зина Портнова, 17 яшьлек яшерен оешма вәкиле, партизан; немецлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Советлар Союзы Герое исеменә 1958 елның 1 июлендә лаек була.
Әфганстан территориясендәге хәрби хәрәкәтләр вакытында Советлар Союзы Герое исеме 85 кешегә (28 енә үлгәннән соң) бирелә.
Барлыгы СССР вакытында Советлар Союзы Герое исеменә 12 777 кеше лаек була, шул исәптән ике тапкыр — 154 (тугызы — үлгәннән соң) кеше, өч тапкыр — өч кеше һәм дүрт тапкыр ике кеше бүләкләнә. Советлар Союзы Геройлары арасында 95 хатын-кыз, 40 чит дәүләт гражданнары. Абдул Әхәд Моманд Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган соңгы чит ил гражданины була.
1991 елның 24 декабрендә Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган соңгы кеше (№11664, су астында 500 метр тирәнлектә озак эшләүне имитацияләгән водолазлык экспериментында катнашкан өчен) — водолазлык белгече, кече фәнни хезмәткәр 3 нче ранглы капитан Леонид Михайлович Солодков була.
СССР таркалганнан соң «Советлар Союзы Герое» исеме бетерелә. Аның урынына 1992 елның 20 мартында Россиядә каһарманлык өчен «Россия Федерациясе Герое» исеме булдырыла. Юридик яктан Советлар Союзы Геройлары Россия Федерациясе Геройлары кебек үк хокукларга ия.
Советлар Союзының дүрт Герое шулай ук Россия Федерациясе Герое да була: космонавтлар Сергей Крикалёв һәм Валерий Поляков, галим-котыбчы Артур Чилингаров һәм Россия Армиясе полковнигы Николай Саинович Майданов (үлгәннән соң).
Бер үк вакытта Социалистик Хезмәт Геройлары булган Советлар Союзы Геройлары
Унбер Советлар Союзы Герое шулай ук Социалистик Хезмәт Герое була:
- Леонид Брежнев
- Климент Ворошилов
- Василий Головченко
- Валентина Гризодубова
- Пётр Машеров
- Кирилл Орловский
- Иосиф Сталин
- Пётр Трайнин
- Иван Третьяк
- Дмитрий Устинов
- Никита Хрущёв.
Шул ук вакытта Л.И. Брежнев дүрт тапкыр Советлар Союзы Герое, К. Е. Ворошилов — ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Д. Ф. Устинов — ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, ә Н. С. Хрущёв өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое була.
Советлар Союзы Геройлары — Дан орденының тулы кавалерлары
Дүрт Советлар Союзы Герое Дан орденының тулы кавалеры була:
Берничә тапкыр бүләкләнүчеләр
- Беренче ике тапкыр Советлар Союзы Герое
- майор С. И. Грицевец (22.02.1939; 29.08.1939)
- майор Г. П. Кравченко (22.02.1939; 29.08.1939)
- комкор Я. В. Смушкевич (21.06.1937; 17.11.1939)
С. И. Грицевец «Алтын Йолдыз» медален ала алмый кала, чөнки ул СССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 16 октябрендә, авиация һәлакәтендә һәлак булганнан соң бер айдан гына, Указы белән гамәлгә куела[9].
- Беренче һәм бердәнбер хатын кыз — ике тапкыр Советлар Союзы Герое
- очучы-космонавт С.Е. Савицкая (27.08.1982; 29.07.1984)
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен барлыгы 154 кеше алган.
- Өч тапкыр Советлар Союзы Герое
- авиация маршалы А. И. Покрышкин (24.05.1943; 24.08.1943; 19.08.1944)
- авиация маршалы И. Н. Кожедуб (04.02.1944; 19.08.1944; 18.08.1945)
- Советлар Союзы маршалы С. М. Будённый (01.02.1958; 24.04.1963; 22.02 1968)
- Дүрт тапкыр Советлар Союзы
- Советлар Союзы маршалы Г. К. Жуков (29.08.1939; 29.07.1944; 01.06.1945; 01.12.1956)
- Советлар Союзы маршалы Л. И. Брежнев (18.12.1966; 18.12.1976; 19.12.1978; 18.12.1981)
Л. И. Брежнев шулай ук Социалистик Хезмәт Герое да була (17.06.1961).
Советлар Союзы Герое исеменнән мәхрүм ителгәннәр
Теге яки бу сәбәпләр аркасында (күпчелек очракта җинаять өчен), Советлар Союзы Герое исеменнән 72 кеше мәхрүм ителгән. Бүләкләнгән 13 кешегә карата Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы Указ нигезсез дип табылган. Тагын 61 кешенең исеме, мәхрүм ителгәннән соң, кабат торгызыла. Советлар Союзының 16 герое, исемнәреннән мәхрүм ителеп, атып үтерелә (аларның 12 се соңыннан реабилитацияләнә һәм исемнәре торгызыла).
Искәрмәләр
- ↑ http://www.warheroes.ru/stats.asp
- ↑ По проекту политзаключённого. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2010. Архивировано из оригинала 19 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Сталин И. В. Сочинения. — Т. 18. — Тверь: Информационно-издательский центр «Союз», 2006. — С. 58.
- ↑ Об установлении высшей степени отличия — звания Героя Советского Союза Архивная копия от 26 февраль 2019 на Wayback Machine // Известия ЦИК Союза ССР и ВЦИК. — № 91 от 17 апреля 1934 г.
- ↑ {{{заглавие}}} // Известия. — 1934. — 91 4 (№ 79). — С. 1.
- ↑ Постановление ЦИК СССР от 31.12.1936 о присвоении звания Героя Советского Союза лётчикам и танкистам РККА
- ↑ Гражданская война в Испании (1936-1939) (рус.). РИА Новости (20160718T0223). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2021. Архивировано 9 май 2022 года.
- ↑ Справка о количестве награждений орденами и медалями СССР за время войны. Государственный архив Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2021. Архивировано 4 май 2021 года.
- ↑ Грицевец Сергей Иванович — warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2008. Архивировано 24 май 2012 года.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков. — М.: Воениздат, 2000. — 703 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-203-01883-9.
- Герои Советского Союза: Историко-статистический очерк / Под ред. И. Н. Шкадова. — М.: Воениздат, 1984. — 288 с.
- Бортаковский Т. В. Расстрелянные Герои Советского Союза. — М.: Вече, 2012. — 400 с. — ISBN 978-5-9533-6190-3
Сылтамалар
- К 80-летию звания Герой Советского Союза на сайте Министерства обороны России
- Проект «Герои страны».