Дмитрий Устинов
Дмитрий Фёдор улы Устинов (рус. Дмитрий Федорович Устинов; 17 [30] октябрь 1908, Самар, Самар губернасы, Рәсәй империясе — 20 декабрь 1984, Мәскәү, ССРБ) — совет дәүләт һәм хәрби эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
Самарада эшче гаиләсендә туган. 1922 дә үз теләге белән ЭККГгә кергән. 1923 тән укыган, слесарь һәм машинист-дизелист булып эшләгән. 1934 тә Ленинград хәрби-механик институтын тәмамлаган. 1934 тән инженер-техник вазифаларын башкара.
- 1938-1941 тә «Большевик» заводы директоры (Ленинград).
- 1941 дән ССРБ корал халык комиссары (министры), 1953 тән СССР Оборона сәнәгате минстры.
- 1957 дән ССРБ МШ рәисе урынбасары, 1963 тән беренче урынбасары, 1963-1965 тә бер үк вакытта ССРБ ХХЮШ рәисе.
- 1965-1976 да СБКФ ҮК сәркатибе.
- 1976 дан ССРБ саклану министры.
ССРБ Югары Шурасының 2 нче һәм 4-11 нче чакырылышлары депутаты. Советлар Союзы Маршалы (1976). Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.
- ↑ Dmitri Fjodorowitsch Ustinow // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Dmitrij F. Ustinow // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ УСТИНОВ // Большая российская энциклопедия (рус.) — М.: Большая российская энциклопедия, 2004.