Родион Малиновский
Родион Яков улы Малиновский (1898, Одесса – 1967, Мәскәү) – Совет гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе.
Бөек Ватан сугышының гаскәр башлыгы, Советлар Берлеге Маршалы (1944), Советлар Берлеге ике тапкыр Каһарманы, Югославия Халкы Каһарманы.
Тәрҗемәи хәле
1898 елда Одесса шәһәрендә туган.
1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышына бара.
1915 елда сугышта каты яралана.
1915-1916 елларда – Казан Хәрби госпиталендә дәвалана.
1916 елда Россия экспедицион корпусында, Франциядә, Көнбатыш фронтында сугыша.
Чит ил легионы эчендә һәм Марокко 1-нче дивизиясендә сугышкан.
1919 елда Россиягә кайткач, Кызыл Гаскәргә керә, Ватандашлар сугышында катнаша, Колчак гаскәренә каршы сугыша.
1930 елда Фрунзе исемендәге Хәрби Академияне тәмамлый.
1937-1938 елларда Испания Ватандашлар сугышында хәрби киңәшче булып катнашкан.
Бөек Ватан сугышы
Бөек Ватан сугышы вакытында Көньяк фронтын җитәкләгән. Харкаудан чигенү сәбәпле шушы вазифадан азат ителгән.
"Уран" һәм "Боҗра" операцияләре
Ноябрь аенда фашист һәм аларның союздашлары Кызыл Гаскәр тарафыннан боҗрага чолгап алына. Декабрь аенда фашист көчләрен юк итү буенчан "Боҗра" операциясе башланган.
Фашистлар үз операцияләрен декабрь аенда Манштейн җитәкчелегендә башлаганнар. Ләкин Родион Малиновский җитәкчелегендә 2-нче гвардия гаскәре Манштейн җитәкләгән алман гаскәренә боҗраны өзәргә бирмәгән. Алман көчләре бу уңышсыз операциядә 40 мең гаскәри югалтканнар, 25 декабрьдә Манштейн чигенгән.
Сталинград сугышы вакытында Манштейн гаскәренең контр һөҗүмен туктаган һәм Паулюс гаскәрен коткарырга бирмәгән. Шушы уңышны карап Сталин яңадан Малиновскийне Көньяк фронты җитәкчесе итеп билгеләгән.
1943-1944 елларда Көньяк Украинаны, Данбасны һәм туган шәһәре Одессане азат итә.
1944 елда 2-нче Украина фронтын җитәкләгән һәм Толбухин җитәкләгән 3-нче Украина фронты белән фашист төркемен "Көньяк Украина" тар-мар итә.
1944 елда Дебрецен операциясе нәтиҗәсендә Маҗарстанда зур алман-фашист төркемен юк итә, Будапешт өчен сугышта катнаша, 200 меңле фашист төркемен тар-мар итә.
1945 елда Малиновский белән Толбухин гаскәрләре Вена операциясен үткәрәләр, Австрияне азат итә. Шуның өчен Җиңү орденына лаек булган.
Австриядә, Чехословакиядә сугышны тәмамлый.
1945 елның августында Байкал арты фронтын җитәкли, Совет-Япон сугышында катнаша.
Япония сәргаскәрлеге өчен көтмәгәндә Малиновский җитәкләгән гаскәр Гоби чүле аша барып япон гаскәрен камап алып тар-мар итә. Шуның өчен Советлар Союзы Герое орденына лаек булган.
Сугыштан соң
Сугыштан соң Малиновский Саклану министры булып эшләгән.
1967 елда авырту сәбәпле үлгән. Кызыл мәйдан Кремль дивары янында күмелгән.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Малиновский Родион Яковлевич (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Rodion Yakovlevich Malinovsky // Encyclopædia Britannica (ингл.)
Әдәбият
- Малиновский Р. Я. // Куценко А. Маршалы и Адмиралы флота Советского Союза. — К.: Полиграфкнига, 2007. — С. 232—241.
- Малиновский Р. Я. // Маршалы Совестского Союза. Личные дела рассказывают / Институт военных историко-патриотических проблем и исследований. — М.: Любимая книга, 1996. — С. 51—52. — ISBN 5-7656-0012-3.
- Захаров М. Маршал Советского Союза Родион Малиновский // Полководцы и военачальники Великой Отечественной. Вып. 1. — 2-е изд. — 1971. — С. 221—256. — 448 с. — (Жизнь замечательных людей). — 150 000 экз.