Фёдор Толбухин
Фёдор Иван улы Толбухин (1894-1949) – СССР гаскәр башлыгы, Советлар Союзы Маршалы, Советлар Союзы Герое (үлеменнән соң), Югославия Халык Герое, Болгария Халык Республикасы Герое (үлеменнән соң), "Җиңү" ордены кавалеры.
Тәрҗемәи хәле
1894 елда Ярославль губернасында крестьян гаиләсендә туган.
Беренче бөтендөнья сугышында 1915 елдан Көньяк-Көнбатыш фронтында рота белән җитәкчелек итә, шуның өчен Изге Анна һәм Изге Святослав орденнарына лаек була.
Февраль инкыйлабыннан соң полк комитеты рәисе булып сайлана.
1918 елның августыннан Кызыл Гаскәргә керә. Ватандашлар сугышында Төньяк һәм Көнбатыш фронтларында хезмәт итә.
1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыруда катнаша.
Бөек Ватан сугышы
- 1941, август -декабрь – Кавказ арты фронтының штаб башлыгы
- декабрь 1941 — гыйнвар 1942: Кавказ фронтының штабы башлыгы
- гыйнвар — март 1942: Кырым фронтының штабы башлыгы
Керич-Феодосия десант операциясенең планын эшкәртә.
1942 – 1943 елда Сталинград фронтында 57-нче гаскәр белән җитәкчелек итә.
1943 – 4-нче Украина фронты белән җитәкчелек итә.
1944 елдан – 3-нче Украина фронты белән җитәкчелек итә.
Сталинград сугышында, Румыния, Болгария, Югославия, Маҗарстан, Австрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.
Толбухин җитәкчелегендәге төп операцияләр
- Курск сугышында Миусс операциясе, июль — август 1943
- Донбасс операциясе, август — сентябрь 1943.
- Мелитополь операциясе, сентябрь — ноябрь 1943.
- Кырым операциясе, апрель — май 1944.
- Ясс-Кишенәү операциясе, август 1944.
- Бүкрәш-Арад операциясе, сентябрь 1944 .
- Белград операциясе, октябрь 1944.
- Апатин-Капошвар операциясе, ноябрь — декабрь 1944
- Будапешт операциясе, декабрь 1944 — февраль 1945
- Балатон саклану операциясе, март 1945
- Вена операциясе, март — апрель 1945
Истәлек
Толбухин истәлегенә Одессада, Винницада, Белградта, Волгоградта, Казанда, Знаменскидә, Калининградта, Кишенәүдә, Кировоградта, Конотопта, Краснодарда, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Новосибирскидә, Новочеркасскидә, Пермьдә, Рыбинскидә, Харьковта, Акмәсҗиттә һәм башка калаларында урамнар исемләнә.
1990 елга кадәр Болгариядә урнашкан Добрич шәһәре Толбухин дип аталган.
Әдәбият
- Храпченков В. К. Солдат Отчизны в маршальских погонах. Ярославль: Нюанс, 2005. 380, [3] с.: ил., портр., карты. (60 лет Великой Победы).
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Т.2. М.:Воениз.1988
- Кузнецов П. Г., Маршал Толбухин [1894-1949]. — М., 1966.
- Мальцев Е. Е. В годы испытаний. — М.: Воениздат, 1979
- Народни хероји Југославије, «Партизанска књига» Љубљана, «Народна књига» Београд, «Побједа Титоград», 1982. година
- ↑ Fyodor Ivanovich Tolbukhin // TracesOfWar
- ↑ Fjodor Iwanowitsch Tolbukin // Munzinger Personen (нем.)