Семён Тимошенко
Семён Константи́н улы Тимоше́нко (рус. Семён Константи́нович Тимоше́нко, 4 февраль [18 февраль] 1895, Фурманка, Бессарабия губернасы, Россия империясе — 31 март 1970, Мәскәү) — совет гаскәр башлыгы, Советлар Берлеге Маршалы (1940), дважды Герой Советского Союза (1940. 1965). ССРБ саклану халык комиссары (май 1940 — июль 1941).
Тәрҗемәи хәл
Балачак һәм яшьлек
Семён Тимошенко 1895 елның 18 февралендә Бессарабия губернасы Аккирмән өязенең Фурманка авылында (хәзергеУкраинаның Одесса өлкәсенең Килий районына карый торган Фурманка авылы) Константин Гаврил улы Тимошенконың (1925 елны вафат булган) крестьян гаиләсендә туган. Украин. Авыл мәктәбен тәмамлаган.
Беренче Бөтендөнья сугышы
1914 елның декабрендә гаскәргә алынган. 1915 елны полк һәм үрнәк пулеметчылар мәктәбен тәмамлаган. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, 4-нче кавалерия дивизиясендә Көньяк-Көнбатыш һәм Көнбатыш фронтларында пулемётчик булып сугышкан. Батырларча хезмәте өчен Георгий Тәресе ордены (солдат «Егорий») өч дәрәҗәләр белән бүләкләнгән.
Ватандашлар сугышы
ЭККАдә 1918 елдан. Взвод һәм эскадрон командиры булган.
Әдәбият
- Португальский Р. М., Доманк А. С., Коваленко А. П. Маршал С. К. Тимошенко. — М.: Издательство МОФ «Победа −1945 год», 1994.
- Социокультурный состав советской военной элиты 1931—1938 гг. и её оценки в прессе русского зарубежья
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Семён Тимошенко