1915 ел
1915 (бер мең тугыз йөз унбишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 1915 елы, II меңьеллыкның 915 елы, XX гасырның 15 елы, XX гасырның 2 унъеллыгының 5 елы, 1910 елларның 6 елы. 1915 елдан бирле 111 ел үтте.
Вакыйгалар
- 30 гыйнвар — Алмания беренче тапкыр су асты корабларын куллана.
- февраль — керәшеннәр өчен беренче газета («Сугыш хабярляре») чыга башлый (Вятка).
- 3 июль — Төркиядә беренче тапкыр кәгазь акча чыга.
Туулар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1915 елда туганнар
- 27 гыйнвар — Мәлих Харис, татар шагыйре.
- 14 март — Зөлфия, шагыйрә.
- 15 март — Фәтислам Абилов, Советлар Союзы Герое, полковник.
- 22 апрель — Мөхәммәт Хәмзин, артист.
- 1 май — Тимер Арслан, татар һәм башкорт шагыйре.
- 22 май — Гали Шәмсетдинов, Советлар Союзы Герое, танк ротасы командиры.
- 23 май — Әхмәтҗан Биктимерев, язучы.
- 10 июнь — Әхмәт Галиәкбәров, татар артисты.
- 26 июнь — Гали Халит, татар әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе.
- 6 июль — Мөхәммәтзакир Җәмалетдинев, мөселман дин эшлеклесе.
- 27 июль — Сергеев Александр Терентьевич, Советлар Союзы Герое, сапёр.
- 19 август — Сафа Сабиров, татар язучысы.
- 31 август — Шакир Абилов, татар әдәбият галиме.
- 7 сентябрь — Кийоси Ито, япон математигы.
- 20 ноябрь — Вәдүт Мифтах, татар шагыйре.
- 23 ноябрь — Артур Льюис, инглиз икътисадчысы.
- 30 ноябрь — Һидаят Солтанов, актер.
- 24 декабрь — Абдул Тәйфук, Советлар Союзы Герое, майор.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: :Төркем:1915 елда вафатлар
- 26 март — Константин Иванов, чуаш мәгърифәтчесе, шагыйрь.