Зөлфия (шагыйрә)
Зөлфия, әдәби исеме, тулы исем-фамилиясе Зөлфия Исраил кызы Исраилова, үзб. Zulfiya Isroilova, زلفيه اسرائيل قيزى, Зулфия Исроилова (1915 елның 14 марты, Төркистан, Ташкент — 1996 елның 23 августы, Ташкент) — шагыйрә, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе. Үзбәкстанның халык шагыйре (1965), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1984).
Тәрҗемәи хәле
1915 елның 1 (14) мартында Ташкентта тимерче гаиләсендә туган. Югары мәдәниятле ата-анасы кызларында нәфис сүзгә игътибар һәм мәхәббәт уята алган. Ташкентта хатын-кызлар педагогия уку йортын тәмамлагач (1934), Үзбәкстан ССР ФА каршындагы Тел һәм әдәбият институтына аспирантурага укырга керә.
Хезмәт юлы
- 1938–1940 елларда Үзбәкстан ССР яшьләр һәм үсмерләр әдәбияты нәшрияты мөхәррире.
- 1940-1950 елларда Үзбәкстан ССР дәүләт нәшриятында бүлек мөдире.
- 1950–1952 елларда «Ўзбекистон хотин-қизлари» (Oʻzbekiston xotin-qizlari) (тат. Үзбәкстан хатын-кызлары) (хәзерге «Saodat», «Саодат») (тат. Сәгадәт, Бәхет) журналының бүлек мөдире, 1953–1985 елларда баш мөхәррире.
Иҗаты
1930 елларда әсәрләре нәшер ителә башлый. Беренче шигыре 1931 елда «Ишчи» (тат. Эшче) газетасында басылган. Беренче шигырьләр җыентыгы «Ҳаёт варақалари» (тат. Гомер битләре) 1932 елда дөнья күрә. «Тимерай» (1934), «Кызлар җыры» (1939), «Аны Фәрхәт дияр иделәр» (1943), «Аерылышкан көннәрдә» (1944), «Хулкар» (1947), «Таңны җырлыймын» (1950), «Җаныма якын җаннар» (1958), «Лирика» (1965), «Уйлар» (1965), «Башлам» (1959), «Гомер юллары» (1974, ССРБ дәүләт бүдәге, 1976), «Мәхәббәт» (1981) һ.б. китапларында үзбәк халкының фаҗигале һәм тулы канлы иҗтиһатлы тормышын сурәтли.
1950 елларда Азия һәм Африка язучыларының тынычлык өчен хәрәкәтендә актив катнашып, Һиндстан, Мисыр, Япония һ.б. бик күп илләрдә була, сәфәрләренең тәэсирләрен китапларында язып чыга.
Ире язучы Хәмид Алимҗанның (1909-1944) мирасын барлау һәм нәшер итүгә дә игътибарлы була.
А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов , М. Вакыйф, Л. Украинка, М. Дилбози, С. Капутикян, Е. Огнецвет, М. Кәрим, Амрита Притам һ.б. әсәрләрен үзбәкчәгә тәрҗемә итә. Әсәрләре чит ил телләренә тәрҗемә итеп чыгарылган.
Вафатыннан соң «Кояшлы каләм» китабы чыга (1995).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1965 Үзбәкстан ССР халык шагыйре
- 1969 Үзбәкстан ССР дәүләт бүләге
- 1968 Җаваһарлал Неру исемендәге премия
- 1976 ССРБ дәүләт бүләге
- 1984 Социалистик Хезмәт Каһарманы
- 1959, 1984 Ленин ордены
- 1957, 1965, 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1975 Халыклар дуслыгы ордены
- 1951 Хөрмәт Билгесе ордены
Гаиләсе
Ире Хәмид Алимҗан (1909-1944), язучы, Үзбәкстан ССР язучылар берлеге рәисе. 1935 елда гаилә корганнар. 1944 елда автокырылышта һәлак булган.