Тәйфук Абдул

Тәйфук Абдул улы Абдул (кырымтат. Teyfuq Abdul oğlu Abdul, Тейфукъ Абдул огълу Абдул, рус. Тейфу́к Абдулович Абду́ль; 24 декабрь 1915, Партенит[d], Кырым Җөмһүрияте18 март 1945, Югары Силезия[d]) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Дала фронтының 57 нче армиясе 58 нче гвардия укчылар дивизиясенең 175 нче гвардия укчылар полкы, 2 нче укчылар батальоны командиры, гвардия майоры (1945). Советлар Союзы Герое (1943).

undefined
undefined

Тәрҗемәи хәле

Тәйфук Абдул 1915 елда Таврия губернасының Ялта өязе, Партенит авылында (хәзерге Кырым Республикасының Алушта районы, шәһәр тибындагы бистәсе) туа. Милләте — кырым татары.

Партенитта сигезьеллык мәктәпне, 1935 елда Ялта педагогика техникумын, 1939 елда М. В. Фрунзе исемендәге Кырым дәүләт педагогика институтының кырымтатар филологиясе факультетын тәмамлый[1]. 1937 елдан укуын укытучылык эше белән бергә алып бара: Ускүт (хәзерге Приветное) авылында укытучы, аннары Күрү-Үзән (хәзерге Солнечногорское) авылында башлангыч мәктәп мөдире булып эшли, соңрак Алушта районы мәктәбендә инспектор вазифасын башкара[2].

1939 елның ноябреннән армия сафларында. 1940 елның октябрендә Орёл пехота училищесын тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында Көнбатыш, Дон, Көньяк-Көнбатыш һәм Дала фронтлары составында сугыша. 1941 елда ике тапкыр каты яралана. Ел ахырыннан гвардия капитаны Тейфук Габдул — укчылар батальоны командиры.

1942 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый. Шул ук елның декабрендә өченче тапкыр каты яралана һәм Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә.

Батырлыгы

1943 елның сентябрендә капитан Тейфук Абдул Днепр өчен сугышта катнаша. 1943 елның 26 сентябрендә аның батальоны, дошманның давыллы уты астында, 57 нче армия полосасында беренчеләрдән булып, Верхнеднепровск шәһәре тирәсендә елганы кичеп чыга һәм плацдарм яулап ала[3].

Аның җитәкчелегендәге батальон, дошманның контрһөҗүмнәрен кире кагып, берничә көн дәвамында яулап алынган позицияләрне саклый. Бу полкның төп көчләренең уңъяк ярга кичүен тәэмин итә.

Бу батырлыгы өчен, ягъни Днепрны кичкәндә һәм плацдармны саклап калганда күрсәткән кыюлыгы һәм оста җитәкчелеге өчен, ССРБ Югары Советы Президиумының 1943 елның 20 декабрендәге Указы белән гвардия капитаны Тәйфук Абдулга, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Үлеме

1945 елның 18 мартында Гротткау шәһәреннән көнбатыштарак урнашкан Обер-Эшкиттель авылында (хәзерге Польшаның Ополе воеводалыгы, Бжег повяты, Гродкув гминасы, Ешкотле авылының көнчыгыш өлеше) разведка вакытында һәлак була. Львов шәһәрендә Дан калкулыгында җирләнгән[4].

Гаиләсе аның язмышыннан озак вакыт хәбәрсез тора. Мария Степановна Кочкина (Кочина)[5] иреннән соңгы хатны 1945 елның февралендә ала. Бу хатында ире үзенә гвардия майоры исеме бирелүе турында язган була. Тик 1948 елның 8 апрелендә генә аңа ССРБ Югары Советы Президиумы Рәисе Шверниктан иренең һәлак булуы турында рәсми хәбәр килә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Туган авылы Партенитта геройга һәйкәл куелган.
  • Симферопольнең бер урамына Тейфук Габдул исеме бирелгән[10].
  • Партенитта, матрос Иван Васильченко кабере янында (төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты), лабрадориттан стела урнаштырылган. Аңа сугыш елларында һәлак булган якташларның исемнәре, шул исәптән Советлар Союзы Герое, майор Тейфук Абдулның исеме дә, уеп язылган.
  • Герой турында китап басылган: Шепель А. Д. Абдуль Тейфук: повесть. — 2015. — 286 с. — ISBN 978-5-906008-28-2.

Гаиләсе

Атасы — Габдул Әмирусеинов, Рус-япон сугышында катнашучы. Севастопольдә хезмәт иткән. Анасы — Гайшә Топчи, хуҗабикә. Күп балалы гаиләдә өч ир туган (Гали, Тәйфук һәм Мостафа) һәм өч кыз туган (Васфие, Фатыйма һәм Лотфия) булган[11].

Хатыны — Мария Степановна Кочкина. Улы — Юрий Тәйфук улы Абдул[12].

Искәрмәләр

  1. Керимов И., Абдульвапов Н. Крымский педагогический институт им. М. В. Фрунзе. Научно-исследовательский институт крымско-татарского языка и литературы // Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар / гл. ред. Р. С. Хакимов. — Белгород: КОНСТАНТА, 2018. — Т. III. г. Симферополь. — С. 212—213. — 392 с. — ISBN 978-5-906952-68-4.
  2. Тейфук Абдуль: 110 лет Герою. К годовщине со дня рождения выпускника Крымского педагогического института им. М. В. Фрунзе — Музей истории Крымского федерального университета имени В. И. Вернадского (рус.). museum.cfuv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
  3. 80 лет Победы. Герои Великой Отечественной войны. Герой Советского Союза Абдуль Тейфук. | ГБУРК Крымскотатарский музей культурно-исторического наследия (2025-03-21). 6 май 2026 тикшерелде.
  4. Учётно-послужная картотека в электронном банке документов «Память народа».
  5. Инна Носкова. Бесстрашный Тейфук: 10 малоизвестных фактов из жизни крымско-татарского героя. МК (23 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2016. Архивировано 1 ноябрь 2016 года.
  6. Учётно-послужная картотека в электронном банке документов «Память народа».
  7. Учётно-послужная картотека в электронном банке документов «Память народа».
  8. Учётно-послужная картотека в электронном банке документов «Память народа».
  9. Учётно-послужная картотека в электронном банке документов «Память народа».
  10. Абдуль Тейфук Амитович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
  11. Страницы ратного подвига: Тейфук Абдуль – студент педагогического института — Музей истории Крымского федерального университета имени В. И. Вернадского (рус.). museum.cfuv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2026.
  12. Бесстрашный Тейфук: 10 малоизвестных фактов из жизни крымскотатарского героя. 6 май 2026 тикшерелде.