Кырым Республикасы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Русия Федерациясе субъекты
Кырым Җөмһүрияте
Республика Крым
Республіка Крим
Qırım Cumhuriyeti, Къырым Джумхуриети
Flag of Crimea.svg Emblem of Crimea.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Кырым Җөмһүрияте

Административ үзәк

Симферополь

Мәйдан

69-нчы

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

26 945 км²

Халык саны

26-нчы

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

2 352 581

Федераль бүлге

Көньяк

Икътисади район

Көньяк

Рәсми тел(ләр)

русча, украинча, кырымтатарча

Министрлар округы рәисе

Сергей Аксёнов
Ил көе гимн Крыма[d]
РФ субъекты коды 12, ЮХИДИ коды — 91

ГАТОБК коды

35

Кырым Автономияле Җөмһүрияте белән бутамагыз.

Кырым Республикасы (рус. Республика Крым, укр. Республіка Крим, кырымтат. Qırım Cumhuriyeti, Къырым Джумхуриети), КҖ (укр. РК, кырымтат. QC, КъДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган, Россия Федерациясе составындагы республика (федерация субъекты). Рәсми дәүләт телләре: русча, украинча, кырымтатарча.

Географиясе

Төп мәкалә: Кырым

Роман-Кош тавы.

Төньяк өлешендә Кырым кыйтга һәм Перекоп күчеше белән тоташа. Ярымутрау көньягында Керич ярымутравы, көнбатышында Тарханкут ярымутравы.

Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.

Герб

Кырымтатарларының байрагы һәм гербында — Тарак тамгасы сурәтләнә. Борынгы заманда Кырым Бөек Татарстанга кергән һәм Һоланд тарихчысы Карл Алярд буенча Бөек Татарстан патшасының аждаһа яки грифон, һәм кара ябалак белән байраклары була[1]. Кайбер чыганаклар буенча[2] бүгенге Кырымның рәсми байрагында Бөек Татарстанның грифоны сурәтләнә.

Тарихы

Кырымда юнан колонияләре

Кырым Кораллы көчләре

Кырымның Кораллы Көчләре – илнең (территориянең) иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кырым территориясендә Россиянең Кара диңгез флотының төп базалары урнаша. Иң зур хәрби-диңгез базасы — Акъяр шәһәрендә урнаша.

Халкы

Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.

2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә[7].

Диннәр

Хан мәчете, Бакчасарай каласы.

Кырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлә. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки аларның милке булып тора[8].

1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корыла, шул исәптән 80 мәчет.

Кырымның традицион диннәре:

  • украиннар, әрмәннәр, греклар, болгарлар һәм руслар — православие;
  • кырым татарлары, татарлар, төрекләр — сөнни-ислам динендә, шулай ук яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлык.

Иң зур шәһәрләре

{{{рәсемнәр_сулда}}} Урын Шәһәр Халык саны Урын Шәһәр Халык саны {{{рәсемнәр_уңда}}}
1 Акмәсҗит 338 319 11 Әрмәни Базар 22 286
2 Керич 144 626 12 Белогорск 18 252
3 Кизләү 107 040 13 Судак 15 532
4 Ялта 78 200 14 Хафуз 14 975
5 Кәфә 69040 15 Сарабуз 12 711
6 Җанкөй 35693 16 Бөек Онлар 11 572
7 Красноперекопск 29 672 17 Гресовский 11 391
8 Алушта 28 295 18 Гаспра 11 384
9 Бакчасарай 26 651 19 Щёлкино 11 169
10 Сак 23 391 20 Акмәчет 11 092
Чыганак



Телләре

2001 елгы бөтен Украина халык санын алу буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1% — украин теле, 77% — рус теле санала[9].

Кырым мәдәнияте

Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үсә. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш таба.

Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Россия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.

Театрлар

Истәлекле урыннары

Карлыгач оясы
  • Тимерче-җәйләү тавы буендагы Фуна ныгытмасы.
  • Алушта шәһәрендә Алустон ныгытмасы.
  • Аю-таудагы урта гасыр кирмән калдыклары.
  • Генуэз диварлары җимерекләре (Гурзуф).
  • Ай-тодордагы Харакас рим ныгытмасы җимерекләре.
  • Таврик Херсонес шәһәре калдыклары (Акъяр).
  • Чембало ныгытмасы манаралары (Балаклава).
  • Каламит ныгытмасы (Акъяр буенда).
  • Мәгарә калалары: XIII-XV гасыр: Мангуп, Сөйрән ныгытмасы, Иске-Кирмән; Челтер, Шулдан, Челтер-Коба (Кыз-Кирмән, Тепе-Кирмән, Чуфут-Кала; Бакла; Качи-Кальон монастыре(Бакчасарай яны).
  • XVI-XVIII гасырлар: Бакчасарайдагы Хан сарае.
  • Судак янындагы 15 манарасы һәм диварлары сакланып калган Генуэз ныгытмасы.
  • Асандра, Кутлак, Чобан-Кале ныгытмалары.
  • Кефедәге Генуэз ныгытмасы.
  • Иске Кырымдагы чиркәү-монастырьләр.
  • Үзбәк хан мәчете (1314 елгы) һәм XIV гасыр мәдрәсәсе, Иске Кырымдагы Коршын-Җәми мәчете (X-XII гасырлар).
  • Караим кенасслары ( Кизләү).

Фән

Кырымда Кара-тау вулканнар массивы), тарихи-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләре урнаша.

Университетлар — Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнаша.

Икътисады

Төп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнаша.

2014 елга Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелү планлаштырыла[10].

чәчәкләр үстерү.

Икътисадының территориаль структурасы

Икътисади микрорайон Составы Сәнәгать специализациясе Авыл хуҗалыгы специализациясе
Төньяк-көнбатыш Әрмәни базар шәһәр округы
Красноперекопск шәһәр округы
химия
азык-төлек
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Көнбатыш Сак районы
Акмәчет районы
Кизләү шәһәр округы
Сак шәһәр округы
химия
җиңел
азык-төлек
төзү материаллары ясау
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
кошчылык
рекреацион хуҗалык
Төньяк Җанкөй районы
Ислам-Төрек районы
Курман районы
Сәетләр районы
Эчке районы
Җанкөй шәһәр округы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Үзәк Бакчасарай районы
Карасубазар районы
Акмәсҗит районы
Акмәсҗит шәһәр округы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
терлекчелек
Көньяк-көнбатыш Акъяр шәһәр округы машина төзү
азык
рекреацион хуҗалык
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
Көньяк яр буе Алушта шәһәр округы
Ялта шәһәр округы
азык-төлек
җиңел
рекреацион хуҗалык
йөземчелек
Көньяк-көнчыгыш Кефе шәһәр округы азык-төлек
җиңел
бакчачылык
йөземчелек
рекреацион хуҗалык
тәмәкечелек
Көнчыгыш Җиде кое районы
Керич шәһәр округы
таулы-металлургия
машина төзү
азык-төлек
игенчелек
ит-сөт терлекчелеге

Туризм

Кырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм XIX йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Россия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.

Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерьлар (мәсәлән, Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.

Сәяси системасы

Кырым Республикасы — Россия Федерациясе тәркибендәге хокукый дәүләт.[11] Кырым Республикасы Конституциясе 2014 елның 11 апрелендә кабул ителә. Иң югары вазыйфаи зат — Кырым Республикасы башлыгы, ул Кырым Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 5 еллык мөддәткә сайлана; ул ике мөддәттән артык сайлана алмый.

Иң югары һәм бердәнбер канун чыгару органы — КР Дәүләт Советы. Ул халык тарафыннан гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Иң югары башкарма хакимият органы — КР Минстрлар Советы, аның башында КР башлыгы, яки Дәүләт Советы ризалыгыннан билгеләнгән Министрлар Советы Рәисе.

Административ-территориаль бүленеш

Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.

Crimea AR regions green.png

         UHT Yevpatoriia, Crimea, Ukraine.svg
Кизләү
Шәһәр шуралары өчен герблар һәм үзәкләре күрсәтелгән


Фотосурәтләр

Искәрмәләр

Commons
РУВИКИ.Медиада бу тема буенча