Алтын Урда

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Алтын Урда
Олуг Олыс

Flag of None.svg
1224 ел — 1483 ел


Golden Horde flag 1339.svg
Алтын Урда байрагы, 1339
Golden Horde 1389-ru.svg
Башкала Болгар, Сарай-Бату, Сарай-Бәркә
Тел(ләр) башта: аксөякләр — монгол теле, гаскәриләр: борынгы татар теле[1],
гади халык — кыпчак теле[2],

соңыннанИске Татар әдәби теле[3][4]

Дин Ислам, Тәңречелек, Буддачылык
Мәйдан як. 6 млн. км²
Идарә итү төре патшалык
Элгәр дәүләтләр:
Варислар:
Blank.png Монгол империясе
Олы Урда Blank.png
Казан ханлыгы Blank.png
Кырым ханлыгы Blank.png
Себер ханлыгы Blank.png
Нугай Урдасы Blank.png
Бөек Мәскәү кенәзлеге Blank.png
Әстерхан ханлыгы Blank.png
Касыйм ханлыгы Blank.png
Казакъ ханлыгы Blank.png
Бохара ханлыгы Blank.png
Хивә ханлыгы Blank.png
Аксак Тимер дәүләте Blank.png
Татарстан байрагы Татарстан тарихы
Coat of arms of Tatarstan.svg

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Чуашия байрагы Чуашия тарихы
Coat of Arms of Chuvashia.svg
Чуашиядә борынгы җәмгыять
Урта гасырлар
Һуннар империясе (434 — VI гасыр)
Хәзәр каһанлыгы (650—969)
Идел буе Болгары (X гасыр — 1240)
Алтын Урда (1240 — 1438)
Казан ханлыгы (1438 — 1552)
Русия патшалыгы составында
Казан сарае Приказы (1552 — 1708)
Русия империясе составында
Казан губернасы (1708 — 1920)
Сембер губернасы (1796 — 1924)
ССРБ составында
Чуаш автономияле өлкәсе (1920 — 1925)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1925 — 1990)
Чуаш Совет Социалистик Республикасы
(1990 — 1992)
Русия Федерациясе составында
Чуаш Республикасы (1992 елдан)

«Чуашия» порталы

Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс, рус. Золота́я Орда́, Улус Джучи) — 1240 елларда барлыкка килгән, Урта Евразиядә — Көнчыгыш Европа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан күп милләтле дәүләт. Монгол империясенә 1260 елларга кадәр кергән, Бәркә хан идарә иткән чорында мөстәкыйльлеккә ирешеп, Евразиянең иң зур дәүләтенә әверелә. Алтын Урдада яшәгән халык татарлар дип аталган[5]. Беренче башкаласы — Болгар шәһәре, анда Җучи олысы дәүләт буларак игълан ителгән.

Чыңгызхан үзенең олы улы Җучига Көнчыгыш Дәште Кыпчакта һәм Харәземдә яулап алынган җирләрне бүлеп биргәч, 1224 елда Җучи олысы барлыкка килә.

1230—1240 елларда Җучиның уллары — Урда Эҗен һәм Батый хан Көнбатыш походы нәтиҗәсендә олыс территориясен шактый киңәйтәләр һәм башкаласын Түбән Идел буена күчерәләр. 1269 елда Мәнгүтимер идарә иткән чорда империя үзәгенә бары тик формаль бәйлелек саклап калып, тулы мөстәкыйльлек ала. Алтын Урда урта гасырларның иң эре дәүләте һәм көнчыгышта Об елгасыннан Идел буена кадәр җирләрне, көнбатышта Иделдән Дунайга кадәр дала территорияләрен, көньякта Сырдәрьядан һәм Амудәрьяның түбән агымнарыннан төньякта Нократ елгасына кадәр җирләрне биләгән. Халкы — күчмә һәм утрак. Дәүләт төзелгәч, далада кыска вакыт эчендә күп шәһәрләр барлыкка килә. Шулай ук Алтын Урданың дәүләт структурасына аның читендә урнашкан бәйле дәүләтләр дә кергән. Бу рус кенәзлекләренең зур өлеше, билгеле бер чорларда Грузия, Болгар Патшалыгы, Сербия Корольлеге, Валахия кенәзлекләре, шулай ук Төньяк Кавказ, Югары Идел буе һәм Көньяк Себернең кайбер дәүләт-кабилә берләшмәләре[6].

1230—1240 елларда күчмә дәүләтләрнең традицион төзелеше нигезендә Алтын Урданың территориясе һәм халкы ике провинция-канатларга бүленә: көнбатышта Ак Урда һәм көнчыгышта Күк Урда (чиге Җаек елгасы буйлап уза). Бүленгәч, Ак Урда белән Күк Урда бер-берсеннән бәйсез яшәгәннәр.

Алтын Урданың югары катлам вәкилләре — Чыңгызхан нәселеннән булган кешеләр. Дәүләтнең баш хакиме — Алтын Урда ханы вазифасынаЧыңгызлылар дәгъва итә ала. Алар даирәсенә кермәгәннәр — кенәзләр (төркичә — бәк, гарәп-фарсыча — әмир). Алтын Урдада сугыш сәясәте, улус-удел системасы бәкләрибәк һәм аңа буйсынган өч карачибәк кулында була. Бәкләрибәк югары гаскәр башлыгы буларак чыгыш ясый һәм дәүләттә икенче зат булып тора. Хәрби булмаган эшләр белән вәзир һәм аңа буйсынган канцелярия — диван идарә итә.

1320-еллар башында, Үзбәк хан идарә иткән вакытта дәүләт дине — ислам.

XV йөз урталарына Җучи олысы берничә мөстәкыйль ханлыкка таркала; үзәк өлеше — Зур Урда — XVI йөз башында юкка чыга һәм шуннан бирле бөек илнең патшасы (бөек хан) титулы Кырым ханнарына күчә[7].

Дәүләтнең рәсми атамасы — «Җучи Олысы» яки «Олуг Олыс», «Олуг Урду» (зур/бөек дәүләт)[8][9]. Урта гасыр гарәп чыганакларында «Дәште Кыпчак», латинча «Тартария» атамасы кулланылган[9]. «Алтын Урда» һәм «Зур Алтын Урда» терминнары рус документларында XVI гасыр ахырында татар дәүләтенең исеме буларак барлыкка килә. Моңа кадәр руслар үзләре Монгол дәүләтен «Урда» яки «татар» дип йөрткәннәр[8].

Дәүләт чикләрен XIV гасырның беренче яртысында яшәгән гарәп тарихчысы Әл-Гомәри түбәндәгечә билгели:

Амудәрья ягыннан бу дәүләтнең чикләре — Харәзем, Сыганак, Сайрам, Яркенд, Дженд, Сарай-Бату, Маҗар, Азак-Кака, Акча-Кермен, Судак, Саксин, Үкәк, Болгар, Себер, Кашлык, Башкырд һәм Чулыман…[10]

Рус елъязмалары буенча, Туктамыш идарә иткән чорда Сырдәрья олысы белән Харәзем Чагатай дәүләтенә һәм аңа варис булган Аксак Тимер дәүләтенә кушыла һәм Урданың көньяк-көнчыгыш чиге төньяккарак, Улытау тауларына күчә[11].

Олысның барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XII гасыр ахыры — XIII гасыр башында Чыңгызхан төрле монгол һәм төрки телле кабиләләрен берләштереп, татар-монгол дәүләтен булдыра. Урта гасырларда төрле төрки халыклар — татарлар, дип аталган. Чыңгызхан бик көчле һәм сугышка сәләтле татар-монгол гаскәрен булдыра, татарлар (төрки телле халык) күпчелекне тәшкил иткән. Борынгы татарларда илчеләрне үтерү — бик зур җинаять булып саналган һәм көнбатыш илләргә каршы берничә сугыш нәкъ әлеге сәбәптән башланган. Сугышлар нәтиҗәсендә эре Татар-монгол империясе барлыкка килгән (Бөек Татар иле).

Монгол империясе Чыңгызхан тарафыннан дүрт өлешкә бүленә. Аларның көнчыгышта урнашканы иң олы улына, Җүчи ханга бирелә. Әмма Җүчи хан Чыңгызханнан 6 айга иртәрәк үлгәч, аның өлеше Чыңгызханның оныгы, Җүчиның улы Батыйга бирелә. Ләкин, Чыңгызханның васыятендә әйтелгәнчә, әлеге биләмә Җучи Олысы дигән исемдә йөртелә. Җучи Олысы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа Монголиядән төньяктарак, Енисей Һәм Селенга елгалары буендагы, яңа яулап алынган җирләр дә кертелә. Рәшидетдиннең мәшһүр хезмәтендә әйтелгәнчә, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә — «татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр дә өстәлә.

Көнбатышка яу чыгу мәсьәләсе татар-монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Җүчиның 11 улы арасыннан иң сәләтле олы малае Батыйны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына татар-монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны татар-монгол гаскәре Европага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Идел буе Болгары дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Бер-бер артлы Суар, Болгар, Биләр, Җүкәтау һ. б. шәһәрләрне яулап алалар — Болгар илен буйсындыралар.

Шул ук елны Дәште Кыпчакка һөҗүм итә, һөҗүмнең сәбәбе: кыпчаклар татар-монгол илчеләрен үтерүчеләрне хөкемгә бирмәгән. Кыпчак далаларына татар-монгол гаскәре элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, 1236—1238 елларда кыпчак дөньясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең татар-монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәлак булуы тарихка кереп кала.

Батый ханның яшь чагы сүрәте, Урта гасырлар Кытай чыганаклары (XIV гасыр)

1237 елны татар-монгол гаскәре көнбатышка таба һөҗүмне дәвам иттерәләр һәм башта мордва җирләрен, аннары Киев Русен басып алалар: 1240 елны Киев Русе дәүләте тулысынча җиңелә. Нәкъ шул елда ике болгар бие Баян белән Җик монголларга каршы фетнә дә күтәреп карыйлар, тик уңышка ирешә алмыйлар. Нәтиҗәдә, Идел буе Болгары дәүләтендә торган халыклар Алтын Урдага олыс буларак кереп һәм бүтән төрки халыклар белән кушылып, заманча татар милләтен формалаштыра.

Шуннан соң татар-монгол гаскәрләре үзәк Европага барып җитә — Маҗарстанны яулап ала, хәтта бер өлеше Әдрән диңгезенә кадәр барып чыга. Әмма 1242 елда Чыңгызханнан соң Монгол империясенең бөек ханы булып калган Үгәдәйнең үлгән хәбәре килеп ирешә. Батый гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа каһан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.

Маҗарстаннән кайтышлый Батый хан 1242 елдан 1243 елга күчкәндә Иделнең түбәнге өлешендә, ягъни Дәште Кыпчакның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. Рәшидетдиннең әйтүенә караганда, Чыңгызханның Көнбатышны яулап алу өчен Җүчи хан гаскәрендә булырга тиешле бу сан Батый заманында да үзгәрешсез кала — 4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәтта русларның үзләреннән дә туплана.

Озакламый Батый хан хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе Ярослав килә. Бу хәл 1243 елның башында була. Үзәк Евразиядә яңа дәүләт — Алтын Урда оешып китә. Батый хан Болгар шәһәрен Алтын Урданың беренче башкаласы итеп сайлаган.

Мөстәкыйльлек алуы һәм ислам динен кабул итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Батый хан вафатыннан соң, улы Сартак аның законлы варисы, ул бу вакытта Монголиядә Мунке хан сараенда була. Әмма өенә кайтканда яңа хан кинәт үлә. Яңа хан итеп кече яшьтәге Улакчы — Батыйның икенче улы[12] (башка мәгълүматлар буенча, Сартакның улы, Батыйның оныгы)[13] игълан ителә, бераздан ул да вафат була.

Монгол империясенең киңәюе

Олыс белән Батыйның энесе Бәркә (1257—1266) идарә итә.

Хан тәхетенә Бәркә хан утырган дәвердә (1257—1266) Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монгол империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә.

Батый исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйль дәүләт буларак формалаша башлый, әмма Жучи олысы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны каһан куя һәм акча да каһан исеменнән суктырыла. Хубилай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана — бөек ханның сүзләренә, идарә итү рәвешенә игътибар итми.

Дин мәсьәләсенә килгәндә, Батый исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Батый хан, башкаларга сиздермичә, ислам динен кабул иткән, дигән хәбәрләр дә тарала. Әмма Алтын Урдада ислам дине рәсми рәвештә Бәркә идарә иткән заманда кабул ителә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV гасыр башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә түбәндәгечә тасвирлый: «Чыңгызхан нәселеннән чыгучылар арасында ул Бәркә беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә ислам диненә күчте».

Болгар Җәмигъ мәчетенең зур манарасы, аны төзү эшләре 1236 елдан соң башланган һәм XIII гасыр ахырында тәмамланган[14]

Ислам динен кабул итү идарәчегә Идел буе Болгары һәм Урта Азия шәһәрләренең абруйлы сәүдә даирәләреннән ярдәм алырга, укымышлы мөселманнарны хезмәткә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә[15]. Уд идарә иткән вакытта шәһәрләр төзү башлана, Урда шәһәрләрендә мәчетләр, манаралар, мәдрәсәләр, кәрван-сарайлар төзелә. Беренче чиратта бу Сарай-Батыйга, бу вакытта Сарай-Бәркә буларак билгеле булган дәүләт башкаласына кагыла[16]. Болгар, Урта Идел буендагы шәһәрне яулап алынгач, ул олысның иң мөһим икътисади һәм сәяси үзәкләренең берсенә әверелә.

Бәркә Ираннан һәм Мисырдан галимнәрне, дин белгечләрен, шагыйрьләрне, Харәземнән һөнәрчеләрне һәм сәүдәгәрләрне чакыра. Көнчыгыш илләре белән сәүдә һәм дипломатик элемтәләр җанлана. Җаваплы дәүләт вазифаларына Иран һәм гарәп илләреннән чыккан югары белемле кешеләр билгеләнә.

Батый ханның оныгы Мәнгүтимер (1266—1282) идарә иткән чорда Җучи Олысы үзәк хөкүмәткә тулысынча бәйсез була. 1269 елда Талас елгасы үзәнендәге корылтайда Мәнгүтимер, Борак хан, Хәйдү хан бер-берсен бәйсез патшалар итеп таныйлар.

Сәяси һәм икътисади ныгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәркә ханнан соң тәхеткә Батыйның оныгы Мәнгүтимер утыра (1266-1282). Аның заманында татарлар үз акчаларын — жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чагатай Олыслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.

Тәхет өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәнгүтимер хан үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (1282-1287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.

Мәнгүтимер ханның Алтын Урда акчаларына сугылган тамгасы

Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары — Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг түбәндәгечә хәл ителә: Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә утырган Туктай дәүләт белән шактый озак (1291—1312) еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низаг 1300 елны Туктайның җиңүе белән тәмамлана. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, әмма картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була.

Мәнгүтимер үлгәннән соң, 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Батый ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый — алар Урда исәбенә биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел — Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәнгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.

Кодрәтле чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштыра, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның вафатыннан соң Сарайда хәлләр яңадан начарлана. Туктай хан тәхетен олы малае Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батый оныкчыгының, Мәнгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр. Үзбәк хан — иң озак идарә иткән (1312-1342) һәм Алтын Урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла.

Чыңгызлылар сараеның бизәкле декоры фрагментлары. Алтын Урда, Сарай-Бату шәһәре. Керамика, мозаика, алтын. Селитра шәһәрчеге. 1980 еллар казу эшләре. ГИМ

Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.

Үзбәк хан үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк (1342-1357) утыра. Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азәрбайҗанны Җучи Олысына кушып калдырган.

Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да тиз арада вафат була. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бәрдибәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән — авырып үлгән, дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдибәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе Көлпә кулга төшерә.

Бәрдибәк үлгәннән соң Батый хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.

Тәхет чуалышлары («Великая замятня»)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куликово сугышы. "Мамай сугышы турында хикәя"дән миниатюра

1359—1380 елларда Урда тәхетендә 25 тән күбрәк хан алмашына, күп кенә олыслар бәйсез булырга омтыла. Бу чор рус чыганакларында «Алтын Урдада тәхет чуалышлары» («Великая замятня») дип исемләнә.

Җанибәк хан исән чакта ук (1357 елдан да соңга калмыйча) Шибан олысы ханы буларак Мәнгүтимер сайлана[17]. 1359 елда Бәрдибәк (Җанибәк улы) ханның үтерелүе Батый хан нәселенә чик куя, бу исә Сарай тәхетенә җучиларның көнчыгыш тармаклары вәкилләреннән төрле дәгъвачылар барлыкка килүгә сәбәп була.

Ялган исемдә йөрүче Көлпәнең, Үзбәк хан дәверендәге күренекле Исатай әмирнең оныгы, Урданың көнбатыш өлешендә, Иделнең уң як ярына чаклы җирләрдә, мөстәкыйль олыс булдырган. Чыңгызчылар булмаса да, Мамайның хан титулына хокукы булмаган.

Шибан Олысыннан Мәнгүтимер токымыннан булган ханнар Сарайда төпләнеп калырга тырышып карыйлар, әмма идарәчеләр бик тиз алмашынганга күрә, алар төпләнеп кара алмыйлар. Ханнарның язмышы күбесенчә Идел буе шәһәрләренең сәүдәгәр түрәләренең илтифатына бәйле булган, чөнки алар көчле хан хакимияте белән кызыксынмаганнар.

Мамай үрнәгендә әмирләрнең башка нәсел әгъзалары да мөстәкыйльлеккә омтылып караганнар. Исатайның оныгы Тәңгез-Буга да Сырдәрьяда мөстәкыйль олыс төзергә тырыша. 1360 елда Тәңгез-Бугага каршы баш күтәргән һәм аны үтергән җучилар аның сепаратистик сәясәтен дәвам итәләр, ханны үз араларыннан сайлап куялар.

Исатайның өченче оныгы, шул ук вакытта Җанибәк ханның оныгы Хаҗитарханны кулга ала. Нангудай әмире улы һәм Үзбәк хан оныгы Хөсәен Суфи 1361 елда Харәземдә бәйсез олыс төзи[18]. 1362 елда Литва кенәзе Ольгерд Зәңгәрсу янында бәрелештә җиңү яулап, Днепр бассейнындагы җирләрне азат итә.

Чыңгызчы Туктамыш Мавараэннәһер әмире Аксак Тимер ярдәме белән 1377—1380 елларда башта Сырдәрья буендагы олысларны басып алып, Урыс-хан улларын тар-мар иткәч, Мамай Мәскәү кенәзлеге белән турыдан-туры низагка кергәч, Урдадагы фетнә тәмамлана. Туктамыш 1380 елны Куликово сугышында җиңелгәннән соң Мамай җыйган Калка елгасы буендагы гаскәрләрне тар-мар итә[19][20].

Туктамышның идарә итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда, якынча — 1389 ел

Туктамыш хан (1379—1395) идарә иткәндә фетнәләр туктатыла һәм үзәк хакимият яңадан Урданың төп территориясен контрольдә тота башлый.

1380 елда Урда ханы Туктамыш генуялылар белән солых төзи, аларның Кырымдагы барлык территориаль басып алуларын таный. Генуялылар унсигез авыллы Судакны һәм Каффадан алып Балаклавка кадәрге яр буйларын (ягъни Кырымның бөтен көньяк яры, элек Феодоро кенәзлегенә караган) үзләренә беркетәләр, ул аларда «Готия капитанлыгы» исемен ала[21].

1382 елда хан Мәскәүгә поход ясый һәм ясак түләүне яңадан торгызуга ирешә. Үз урынын ныгытканнан соң, Туктамыш элек союздаш булган Урта Азия хакиме Аксак Тимер каршы чыга. 1391—1396 еллардагы һәлакәтле яу нәтиҗәсендә Аксак Тимер Терек елгасы буендагы сугышта Туктамыш гаскәрен тар-мар итә, Идел буе шәһәрләрен, шул исәптән Сарай-Бәркәне дә басып ала һәм җимерә, Кырым һәм башка шәһәрләрне талый. Алтын Урда, кабат торгызыла алмаслык булып, җимерелә.

Алтын Урданың таркалуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урданың таркалуы, XV йөзнең икенче яртысы

XIV йөзнең алтмышынчы елларыннан Тәхет чуалышлары чорыннан Алтын Урда тормышында мөһим сәяси үзгәрешләр була. Дәүләтнең акрынлап таркалуы башлана. Олысның ерак өлешләре хакимнәре фактик мөстәкыйльлеккә ирешәләр, аерым алганда, 1361 елда Урда Эҗен олысы бәйсезлек ала. Шуңа да карамастан, 1390 елларга кадәр Алтын Урда азмы-күпме бердәм дәүләт булып кала, әмма Аксак Тимер белән сугышта җиңелү һәм икътисади үзәкләрнең бөлгенлеккә төшүе нәтиҗәсендә, 1420 еллардан таркалу барышы башлана.

1420 еллар башында Себер ханлыгы, 1428 елда Үзбәк ханлыгы оеша, соңрак Казан ханлыгы (1438), Кырым ханлыгы (1441), Нугай Урдасы (1440 еллар) һәм Казакъ ханлыгы (1465) барлыкка килә. 1459 елда Кече Мөхәммәт хан вафат булгач, Алтын Урда бердәм дәүләт буларак яшәүдән туктый.

1300 елда Җучи jkscsсы (Алтын Урда) территориясе

Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгызхан нәселе — чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе — жучилылар хаким була. Җучи нәселеннән чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмый. XIII гасырның 60 нчы елларында империя берничә мөстәкыйль дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгызхан олысслары булып саналган.

Хан хозурында, аңа буйсынган, ләкин ил белән идарә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган. Аңа ханның ир туганнары, уллары — ханзадәләр, шулай ук эре җирбиләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән.

Хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган, ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркатибе дигән дәрәҗә булган.

Гаскәрне урнаштыру, аны ашату-эчертү һ. б. шундый хуҗалык эшләрен бокавыл башкарган. Аңа хәтта улус әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.

Дин әһелләре түбәндәге дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти — барлык мөселманнарның башлыгы; остаз вазифаларын үтәүче шәех; шәригать кануннары кушканча эш итүче хөкемдар — казый.

Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча — Чыңгызханның «Бөек яса» исемле кануннар җыентыгы нигезендә хөкем иткән хөкемдарлар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар.

Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазифасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазифалары — ясак җыюның барышын күзәтеп тору. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; алар — битекчеләр.

Хан ярлыкларыннан түбәндәге хезмәткәрләр булганлыгы мәгълүм: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барсчы, кимәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганлар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар).

Шәһәрләр һәм сәүдә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алтын Урда керамикасы, Дәүләт тарихи музее тупланмасында

Дунайдан алып Иртешкә кадәр җирләрдә археологик яктан шәрык стилендәге 110 шәһәр үзәге теркәлгән. Урда шәһәрләренең гомуми саны 150 гә якынлашкан[22].

Батый вакытында Урданың башкаласы — Сарай-Батый шәһәре (хәзерге Әстерхан янында); XIV гасырның беренче яртысында башкаланы Сарай-Бәркәгә күчерәләр (хәзерге Волгоград янында, Бәркә ханы (1255—1266) нигез сала)[23]. Үзбәк хан вакытында Сарай-Бәркә исемен Сарай әл-Җәдит, дип үзгәртәләр.

Сарай-Батый, Сарай-Бәркә, Үкәк, Болгар, Хаҗитархан, Бельджамен, Казан, Җүкәтау, Маҗар, Мохши, Азак, Үргәнеч, Сарайчык һәм башка шәһәрләр кәрван сәүдәсенең иң эре үзәкләре булган.

Генуялыларның Кырымдагы (Готия капитанлыгы) һәм Дон тамагындагы сәүдә колонияләре Урда тарафыннан тукыма һәм җитен киндер, корал, хатын-кыз бизәнү әйберләре, зәркән әйберләре, тәмләткечләр, мех, тире, бал, балавыз, тоз, ашлык, урман, балык, уылдык, зәйтүн мае һәм коллар белән сәүдә итү өчен файдаланылган.

Селитра шәһәрлегенең балчыктан ясалган савыт-сабасы, XIV—XV йөзләр. Дәүләт тарихи музеенда саклана

Кырым сәүдә шәһәрләреннән Көньяк Европа һәм Урта Диңгез, шулай ук Урта Азия, Һиндстан һәм Кытайга (коры җир кәрваннары) алып баручы сәүдә юллары үтә. Урта Азия һәм Иранга илтә торган сәүдә юллары Идел буйлап узган. Волгодонск кичүе аша Дон һәм аның аша Азов һәм Кара диңгез белән элемтә булган. Күрсәтелгән чор өчен көнчыгыш-көнбатыш маршрутларын Бөек ефәк юлының төньяк тармагы буларак берләштерергә мөмкин.

Дәүләтнең тышкы һәм эчке сәүдә мөнәсәбәтләре көмеш дирһәмнәр, шулай ук аларга охшаш данг исемле үз тәңкәләре, бакыр пулалар[24] һәм суммалар белән тәэмин ителгән.

1340—1350 елларда көнчыгыштан көнбатышка кара үлем — икенче чума пандемиясе тарала. Чума һәм аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән массакүләм үлем, беренче чиратта шәһәрләрнең, шулай ук дәүләтнең сәүдә үсешенә нык тәэсир итә. 1346 елга чума Дон һәм Иделнең түбән агымнарына кадәр барып җитә, башкала һәм аның тирәсендәге шәһәрләр бөлгенлеккә төшә. 1497 елгы рус елъязма җыентыгында 1346 елгы язмаларда Урдада эпидемия турында мәгълүматлар бар[25]:


« Бысть мор силён под восточною страною: на Орначи, и на Азсторокань, на Сарай, на Бездежь, и на прочии грады во странах тех, на босурмене, на Татары, на Ормены, на Обезы, на Фрязи, на Черкасы, яко не бысть кому погребати их[26]. »

Җучи олысында төрки (кыпчаклар, Идел болгарлары, башкортлар, кумыклар һ.б.), фин-угыр (мордвалар, марилар (чирмешләр), удмуртлар һ. б.), славян, Төньяк Кавказ (яслар, аланнар, черкаслар һ. б.) халыклары яшәгән[27]. Аз санлы монгол түрәләре җирле төрки халык арасында бик тиз ассимиляцияләнә. Рус елъязмаларында XIV йөз ахыры — XV йөз башына Җучи Олысының күчмә халкы «татар» этнонимы белән билгеләнә[27][28].

Җучи Олысының көнчыгыш канатындагы төрки халык хәзерге казакълар, каракалпаклар һәм нугайларның нигезен тәшкил итә.

Урда гаскәрендә сугышта укчыларның хәрәкәтчән (мобиль) атлы массаларын кулланган традицион тактиканы файдаланган атлы гаскәр өстенлек иткән. Аның үзәге булып аксөякләрдән торган авыр коралланган отрядлар тора, аларның нигезен Урда идарәчесе гвардиясе тәшкил итә. Ханнар, Урда сугышчыларыннан тыш, буйсындырылган халыклардан солдатлар, шулай ук Идел буеннан, Кырымнан һәм Төньяк Кавказдан ялланган кешеләр җыялар. Урда сугышчыларының төп коралы шәрык тибындагы катлаулы ук булган, аны урдалылар зур осталык белән кулланганнар. Шулай ук сөңгеләр белән сугышканнар. Кылычлы коралның иң популярлары — хәнҗәр һәм кылыч. Бәрү-ваклау кораллары — чукмар, шестопёрлар, чекан һәм башкалар.

Урда сугышчылары арасында ламелляр һәм ламинар металл панцирь, XIV йөздән — көбә һәм алкалы-пластинкалы хәрби киемнәр таралган булган. Иң киң таралган хәрби кием — хатангу-дегель, ул эчтән металл пластиналар белән көчәйтелгән була. Шуңа да карамастан, урдалылар ламелляр панцирь куллануларын дәвам иткәннәр. Монголлар бригантин тибындагы хәрби киемнәр дә кулланганнар. Көзгеләр, муенсалар, беләзекләр һәм пычаклар киң таралган. XIV гасыр ахырыннан кораллануда пушкалар барлыкка килгән. Урда сугышчылары шулай ук кыр ныгытмаларын, аерым алганда, зур станоклы калканнарны куллана башлыйлар. Кыр сугышында алар шулай ук кайбер хәрби-техник чаралар, аерым алганда, арбалетлар кулланганнар.

Төп мәкалә: Алтын Урда фәне

Җучи Олысының фән һәм мәдәнияте озак вакытлар галимнәр тарафыннан өйрәнелми. Әмма Урданы өйрәнүне үстерү һәм төрле язма чыганакларның шактый күп туплануы бу юнәлештә сыйфатлы адым ясарга мөмкинлек бирә. Төрле чит ил архивларында Урда авторларының төрле юридик фәнни трактатлары табыла.

Алтын Урда ханнары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ханнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәкләрибәкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ногай, Җучи оныгы, бәкләрибәк (1256—1267, 1280—1300)
  • Иксар (Ильбасар), бәкләрибәк (1299/1300—1309/1310)[29]
  • Тимер Котлыг, бәкләрибәк (ок. 1309/1310—1321/1322)[30]
  • Мамай, бәкләрибәк (1357—1359, 1363—1364, 1367—1369, 1370—1372, 1377—1380)
  • Идегәй, бәкләрибәк (1395—1419)
  • Мансур би, Идегәй улы, бәкләрибәк (1419)
  • Нәүрүз би, бәкләрибәк.
  1. Григорьев А. П. «Официальный язык Золотой Орды XIII-XIV вв.//Тюркологический сборник 1977. М, 1981. С.81-89.»
  2. ДОКУМЕНТЫ->ЗОЛОТАЯ ОРДА->ПИСЬМА ЗОЛОТООРДЫНСКИХ ХАНОВ (1393-1477)->ТЕКСТ
  3. «Реформы письменности татарского языка: прошлое и настоящее» Измайлов И. Л., Каримов И. Р. Журнал «Родина». 1999. № 11
  4. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
  5. Урта гасырларда бар төрки халыклар татарлар дип йөртелгән.
  6. Рождение и смерть Золотой Орды. 3 февраль 2025 тикшерелде.
  7. Григорьев А. П., Телицын Н. Н., Фролова О. Б. Надпись Тимура 1391 года // Тюркологический сборник 2009—2010: Тюркские народы Евразии в древности и средневековье / Институт восточных рукописей РАН. — М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 2011. — С. 109—129. — С. 113.
  8. 1 2 Трепавлов, 2010
  9. 1 2 Измайлов, 2009c
  10. В. Тизенгаузен. Сборник материалов, относящихся к истории Орды (стр. 215), арабский текст (стр. 236), русский перевод (Б. Греков и А. Якубовский. Золотая Орда, стр. 44).
  11. Григорьев А. П., Телицын Н. Н., Фролова О. Б. Надпись Тимура 1391 года // Тюркологический сборник, 2009—2010: Тюркские народы Евразии в древности и средневековье / Институт восточных рукописей РАН. — М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 2011. — С. 109—129. — С. 113.
  12. Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Пер. с персидского Ю. П. Верховского, редакция проф. И. П. Петрушевского. — М.—Л.: Издательство Академии наук СССР, 1960. — Т. 2. — С. 81.
  13. Джувейни История завоевателя мира // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. — С. 223. Прим. 10.
  14. Соборная мечеть. — Сайт «Болгарского государственного историко-архитектурного музея-заповедника». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2010.
  15. Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Часть I. Образование и развитие Золотой Орды в XIII—XIV вв. // [1]. — М.—Л., 1950.
  16. Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII—XIV веках. — М.: Наука, 1985. — С. 111—112.
  17. Сабитов Ж. М. Генеалогия Джучидов в XIII—XVIII веках // Генеалогия Торе. — Алма-Ата, 2008. — С. 50. — 1000 экз. — ISBN 9965-9416-2-9. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2011. Архивировано из оригинала 27 гыйнвар 2012 года.
  18. Сабитов Ж. М. Указ. соч. — С. 45. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2011. Архивировано из оригинала 27 гыйнвар 2012 года.
  19. Карамзин Н. М. История государства Российского.
  20. Соловьёв С. М. История России в древнейших времён.
  21. Андреев, А.Р. История Крыма: краткое описание прошлого Крымского полуострова. — Москва: Межрегион. центр отраслевой информатики Госатомнадзора России, 1997. — 251 с. — ISBN 5-89477-001-7.
  22. Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII—XIV веках. — М.: Наука, 1985. — С. 78, 139.
  23. Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда. — Л.: ОГИЗ, 1941. — С. 48.
  24. Денежная система Золотой Орды, XIII-XV века [неопр.]. Авторский коллекции и нагрудные знаки.
  25. Руссев Н. Д. «Безносая привратница эпох»: Чёрная смерть на Западе и Востоке Европы // Стратум: структуры и катастрофы: Сборник символической индоевропейской истории: Археология. Источниковедение. Лингвистика. Философия истории. — СПб.: Нестор, 1997. — 267 с. — ISBN 5-901007-03-4. — С. 220—239.
  26. Летописный свод 1497 года // Полное собрание русских летописей. — Т. 28. — М.—Л., 1963. — С. 71.
  27. 1 2 Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII—XIV веках. — М.: Либроком, 2009.
  28. Атлас истории Татарстана и татарского народа / Под ред. Р. Г. Фахрутдинова. — М.: Издательство ДИК, 1999. — 64 с.: илл., карт.
  29. Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — С. 9, 88. — 232 с.
  30. Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — С. 116—117.
  • Арсланова А. Войны Джучидов с Хулагуидами // История татар с древнейших времён : в 7 т. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009. — Т. 3 : Улус Джучи (Золотая Орда). XII — середина XV в. — С. 534—547. — 1055 с.
  • Варваровский Ю.Е. Улус Джучи в 60–70-е годы XIV века / пер. И.М. Миргалеев. — Казань : Институт Истории им. Ш. Марджани АН РТ : Центр исследований золотоордынской цивилизации, 2008. — 128 с. — (История и культура Золотой Орды ; вып. 6).
  • Воротынцев Л.В. На границе великой степи : Контактные зоны лесостепного пограничья Южной Руси в XIII - первой половине XV вв. — М : Центрполиграф, 2023. — 317 с. — (Новейшие исследования по истории России ; вып. 42).
  • Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — М.—Л. : Издательство АН СССР, 1950. — 478 с. — (Итоги и проблемы современной науки).
  • Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII—XIV веках. — стереотипное. — М. : ЛЕНАНД : Государственный исторический музей Министерства культуры Российской Федерации, 2022. — 246 с.
  • Измайлов И. Походы в Восточную Европу в 1223—1240 годах // История татар с древнейших времён : в 7 т. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009a. — Т. 3 : Улус Джучи (Золотая Орда). XII — середина XV в. — С. 133—160. — 1055 с.
  • Измайлов И. Волжская Булгария накануне походов хана Батый // История татар с древнейших времён : в 7 т. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009b. — Т. 3 : Улус Джучи (Золотая Орда). XII — середина XV в. — С. 81—83. — 1055 с.
  • Измайлов И. Улус Джучи и Золотая Орда: официальное название страны и историческая традиция ; Историография и источники ; Введение // История татар с древнейших времён (в семи томах) ; Улус Джучи (Золотая Орда) XIII - середина XV в. — Казань : Институт Истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2009c. — Т. 3. — С. 16—19. — 1055 с.
  • Маслова С. А. Роль центральной администрации в организации монгольской власти на Руси // Исторический вестник. — Т. 25. — С. 40—57.
  • Миргалеев И. Джучи — первый правитель улуса // Золотая Орда в мировой истории : Коллективная монография. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2016. — С. 72—77. — 968 с. — (Tataria magna).
  • Почекаев Р. Ю. Батый: Хан, который не был ханом. — М.—СПб.: АСТ, Евразия, 2007. — 350 с. — ISBN 978-5-17-038377-1.
  • Почекаев Р. Ю. Право Золотой Орды. — АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, Центр исследований золотоордынской цивилизации. — Казань: Фэн, 2009. — 260 с.
  • Почекаев Р. Ю. Первые правители Улуса Джучи // Золотая Орда в мировой истории : Коллективная монография. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2016. — С. 225—243. — 968 с. — (Tataria magna).
  • Почекаев Р. Ю. Золотая Орда : История в имперском контексте. — СПб. : Наука, 2017. — 206 с. — (Научно - популярная литература).
  • Почекаев Р. Ю. Правосудие далёкого покровителя, или как золотоордынский правитель Батый решал проблемы Сельджукского султаната // Золотоордынское наследие : Сборник статей, посвящённый 700-летию со дня рождения средневекового татарского поэта Сейфа Сараи. — Казань : Институт истории имени Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан : Центр исследований Золотой Орды и татарских ханств им. М.А. Усманова : Международная ассоциация исследователей Золотой Орды, 2021. — Вып. 4. — С. 154—160.
  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Пер. с персидского Ю. П. Верховского; редакция проф. И. П. Петрушевского. — М.—Л.: Издательство Академии наук СССР, 1960. — Т. 2.
  • Романив В.Я. Батый-хан и "центральное монгольское правительство": от противостояния к соправительству // Тюркологический сборник. 2001 : Золотая Орда и её наследие. — М : Издательская фирма "Восточная литература" РАН : Санкт-Петербургский филиал Института востоковедения РАН, 2002. — 302 с.
  • Сабитов Ж.М. Улусы джучидов в 1242-1266 годах // Национальная история татар: теоретико-методологические проблемы. — Казань, 2011. — Вып. 2. — С. 46—63.
  • Сайфетдинова Э. Исламская культура Золотой Орды // Золотая Орда в мировой истории. — Казань: АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2016. — С. 457—463. — 968 с. — (Tataria magna).
  • Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960.
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды : Научно-справочное издание. — Казань : Издательство «Фэн» : Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ : Центр исследований золотоордынской цивилизации : Воронежский государственный университет, 2009. — 232 с.
  • Селезнёв Ю. В. Русь - Залесская орда? // Родина. — № 9. — С. 124—126.
  • Султанов Т.И. К историографии этнополитической истории улусов Джучи и Чагатая // Золотоордынское обозрение. — Казань : Академия наук Республики Татарстан, 2017. — Т. 5, № 1. — С. 74—90.
  • Селезнёв Ю. В. Батыева заповедь : картины ордынского плена. — Воронеж : Воронежский Государственный Университет. Исторический Факультет, 2013. — 336 с.
  • Трепавлов В. Система крыльев и административное устройство. // История татар с древнейших времён : в 7 т. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009. — Т. 3 : Улус Джучи (Золотая Орда). XII — середина XV в. — С. 188—190. — 1055 с.
  • Трепавлов В. Начальный этап образования Улуса Джучи: 1206-1243 гг. // История татар с древнейших времён : в 7 т. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009a. — Т. 3 : Улус Джучи (Золотая Орда). XII — середина XV в. — С. 170—172. — 1055 с.
  • Трепавлов В. Концепция верховной власти // История татар с древнейших времён : в 7 т. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009b. — Т. 3 : Улус Джучи (Золотая Орда). XII — середина XV в. — С. 177—187. — 1055 с.
  • Трепавлов В. В. Золотая Орда в XIV столетии. — Государственный музей-заповедник "Куликово поле". — М : Квадрига, 2010. — 72 с. — (Музейная библиотека).
  • Трепавлов В. Образование Улулса Джучи // Золотая Орда в мировой истории. — Казань: АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2016. — С. 137—147. — 968 с. — (Tataria magna).
  • Трепавлов В. В. Государственный строй Монгольской империи XIII века. Проблема исторической преемственности // Степные империи Евразии : Монголы и татары / Институт российской истории РАН. — М : Квадрига, 2018. — С. 13—180. — 368 с. — (Исторические исследования).
  • Трепавлов В. В. Pax Mongolica в "Истории монголов" Плано Карпини // Иоанн де Плано Карпини. История монголов : Текст, перевод, комментарии / под ред. А.А. Горского, В.В. Трепавлова, пер. с лат. А.А. Вовина, П. В. Лукина, коммент. А.А. Горского, П. В. Лукина, С. А. Масловой, Р. Ю. Почекаева, В. В. Трепавлова. — М : ИДВ РАН, 2022. — С. 11—27. — 383 с.
  • Ускенбай К.З. Восточный Дашт-и Кыпчак в XIII – начале XV века. Проблемы этнополитической истории Улуса Джучи. — Казань : ФЭН, 2013. — 288 с. — (История и культура Золотой Орды ; т. 17).
  • Усманов М. История Улуса Джучи и некоторые особенности её интерпретации в новейшее время // История татар с древнейших времён : в 7 т. — Казань : АН РТ, Институт истории имени Ш.Марджани, 2009. — Т. 3 : Улус Джучи (Золотая Орда). XII — середина XV в. — С. 3—15. — 1055 с.

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  • Волков И. В., Колызин А. М., Пачкалов А. В., Северова М. Б. Материалы к библиографии по нумизматике Золотой Орды // Фёдоров-Давыдов Г. А. Денежное дело Золотой Орды. — М., 2003.
  • Елагин В. С. Золотая Орда. XIII век / Новосибирский гос. пед. ун-т. — Новосибирск: Изд. НГПУ, 2012. — 242 с. — ISBN 978-5-85921-950-6.
  • Єльников М. В. Золотоординські часи на українських землях [укр.]. — Київ: Наш час, 2008. — 176 с.
  • Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом / Отв. редактор В. А. Ромодин. — М.: Наука, 1966. — 160 с.
  • Каргалов В. В. Свержение монголо-татарского ига. — М.: УРСС, 2010.
  • Каргалов В. В. Конец ордынского ига. — 3-е изд. — М.: УРСС, 2011.
  • Каргалов В. В. Монголо-татарское нашествие на Русь: XIII век. — 2-е изд. — М.: Либроком, 2011. — (Академия фундаментальных исследований: история).
  • Карпини, Джованни Плано, Гийом де Рубрук. История Монголов / Путешествие в восточные страны. — СПб., 1911.
  • Кулешов Ю. А. Производство и импорт оружия как пути формирования золотоордынского комплекса вооружений // Золотоордынская цивилизация. Выпуск 3. — Казань: Изд. «Фэн» АН РТ, 2010. — С. 73—97.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5.
  • Рудаков В. Н. Монголо-татары глазами древнерусских книжников середины XIII—XV веков. — М.: Квадрига, 2009.
  • Океанариум — Оясио. — М., 2014. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 24). — ISBN 978-5-85270-361-3.
  • Тулибаева Ж. М. «Улус-и арба-йи Чингизи» как источник по изучению истории Золотой Орды // Золотоордынская цивилизация: Сборник статей. — Выпуск 4. — Казань: Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ, 2011. — С. 79—100.
  • Фёдоров-Давыдов Г. А. Общественный строй Золотой Орды. — М.: Издательство Московского университета, 1973.