Татарстан Республикасында туризм
Татарстанда туризм — үзенең бай тарихи мирасы, уникаль мәдәнияте, табигый матурлыгы һәм алга киткән инфраструктурасы белән туристларны җәлеп итә торган регион икътисадының иң мөһим тармакларының берсе. Бу тарихи мирасның аеруча әһәмиятле булуына һәм республиканың туристлар өчен кызыклы булуына бәйле: Казан — Татарстан Республикасы башкаласы, Trip Advisor һәм «ТурСтат» туристлык оешмалары мәгълүматлары буенча, Россиянең иң яхшы 10 туристлык юнәлеше исемлегенә кергән[1][2].
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган учреждениесе исемлегенә кертелгән Россиянең 29 мәдәни мирас объектының дүртесе Татарстан җирлегендә урнашкан. Алар — Казан Кирмәне, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре, Болгар архитектура-тарихи комплексы[3] һәм Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре[4]. Әлеге статус дәрәҗәсенә Минтимер Шәймиев рәислегендәге «Яңарыш» республика фонды ярдәм итә, ул мөһим мәдәни объектларны торгызу һәм туристлык үзәкләрен төзекләндерү белән шөгыльләнә[5].
Тарихы
Татарстанда массакүләм туризм чагыштырмача яңа күренеш булуга карамастан (аның башлангыч ноктасы итеп 2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүне санау кабул ителгән), республикада туристлык эшчәнлегенең үсеш тарихы күп дистә елларга исәпләнә.
1920 елларда Татарстанда туган якны өйрәнү җәмгыятьләре барлыкка килә, җирле экскурсия хәрәкәте активлаша. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанда танып белү туризмын үстерүнең беренче этабын (1920 еллар уртасы — 1930 елларның икенче яртысы) туган якны өйрәнү этабы дип атарга мөмкин.
Әлеге этапта җирле, локаль тарих һәм мәдәни һәйкәлләр белән кызыксынуның артуы хас. 1920 еллар уртасында Казанда җирле туган якны өйрәнү оешмалары — Казан төбәген өйрәнү түгәрәге һәм төрле студентлар берләшмәләре эшли (Көнчыгыш педагогика институты карамагындагы түгәрәк). Түгәрәк планына түбәндәгеләр керә: 1925—1926 елларда Казан һәм аның тирә-ягы буенча экскурсияләр (Осиново, Аккош күле, Тирән күл, Зәңгәр күл, Крутушка бистәсе, Җидекүл бушлыгы, Займище урманы), түгәрәк карамагында туган якны өйрәнү музеен оештыру һәм берничә лекция әзерләү.
Бу вакытта туган якны өйрәнүгә багышланган фәнни съездлар үткәрелә. 1926 елда I Тюркология съезды оештырыла, аның кысаларында «тюркология эше өчен бердәнбер киң һәм ышанычлы мәдәни база» буларак туган якны өйрәнүнең роле ассызыклана. Шулай ук съездда туган якны өйрәнү өлкәсендә чаралар планы раслана, эш барышында барлык мәдәни-агарту оешмаларына туган якны өйрәнүне кертү, әдәбият һәм музейларны үстерү зарурлыгы билгеләп үтелә.
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте
1927 елда Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикалар Берлеге Мәгариф халык комиссариаты карамагында Туган якны өйрәнү бюросы оештырыла, аның базасында киләсе елда Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте төзелә. Ул республикада туган якны өйрәнү эшенең үзәк органы була, аның төзелешенә берничә бүлекчә керә. Төп бүлекчәләрнең берсе — мәдәни-көнкүреш. Аның 1928—1929 елларга җитештерү планында республиканың барлык районнары мәдәниятен археологик, тарихи, лингвистик, халык авыз иҗаты, этнографик һәм сәнгать юнәлешләре буенча комплекслы өйрәнә башлау кирәклеге күрсәтелә. Шул ук вакытта республиканы мәдәни-көнкүреш үзенчәлекләре охшаш булган, кабул ителгән административ бүленеш белән туры килми торган районнарга бүлү тәкъдим ителә.
Җәмгыятьнең икенче бүлекчәсе — музей секциясе. Аның мәгълүматлары буенча, 1929 елның 15 апреленә республикада өч туган якны өйрәнү музее теркәлә. Алар — Зөя, Тәтеш һәм Бөгелмә. Башка шәһәр һәм районнарда да туган якны өйрәнү музейларын оештыру омтылышы күзәтелә. Нәкъ менә белем бирү һәм фәнни эшчәнлек алып бара торган җирле музейлар, шулай ук мәктәпләр һәм техникумнар карамагындагы туган якны өйрәнү бюролары һәм түгәрәкләр — Татарстан Республикасының район (кантон) үзәкләрендә туган якны өйрәнү эшенең төп нигезе җулып тора.
Туган якны өйрәнү оешмалары эшенең төп юнәлешләреннән берсе һәм танып белү туризмының төп формасы — ул экскурсияләр. 1926 елда Казанда экскурсия базасы төзелә. Статистикасы мәгълүматлары буенча, 1926 елда хезмәт күрсәтелгән сәяхәтчеләр саны 3000 кеше, 1927 елда 7000 кеше, 1928 елда 25000 кеше, 1929 елда массакүләм экскурсияләргә 49722 кеше җәлеп ителә.
Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыяте
1929 елда Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыятенең республика бүлеге (1930 елдан — Бөтенсоюз Пролетар туризм һәм экскурсияләр җәмгыятенең татар бүлеге) барлыкка килә. Татарстан районнарында музей-туган якны өйрәнү материалларын җыю, лекцияләр әзерләү, экскурсияләр үткәрү, сәяси-агарту эшләре, шулай ук яңа әгъзалар, укучыларны һәм эшче яшьләрне, мәктәп укучыларын җәлеп итү белән шөгыльләнә торган Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте һәм Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыяте бүлекчәләре булдырыла. 1932 елга Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыятенең 22 район Советы исәпләнә, шул исәптән Казанда, Яшел Үзәндә, Чистайда, Алабугада һәм Әгерҗедә. Бу вакытка җәмгыятьнең Татарстан Советы әгъзалары саны 17200 кешегә кадәр арта.
Предприятиеләрдә, заводларда, уку йортларында Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыяте оешмалары оештырыла. Алабугада механика заводы, янгын сүндерү станциясе, Крестьян йорты, Совет партия мәктәбе, Педагогия техникумы карамагында җәмгыятьнең оешмалары булдырыла. 1932 елда 83 Татарстан советында 210 оешма исәпләнә, бер елдан соң — 240. Аларның чаралар планына гадәттә заводларга, фабрикаларга һәм музейларга, тарихи объектларга экскурсияләр, табигый байлыкларын һәм аларны файдалану мөмкинлекләрен өйрәнү максатыннан, ТАССР районнары буйлап су сәфәрләре һәм җәяүле походлар керә.
1930 нчы елларның беренче яртысында Район советлары һәм Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыяте оешмалары әгъзалары эшчәнлегенең үзенчәлекле үрнәге булып файдалы казылмалар эзләү өчен билгеләнгән маршрутлар буенча турпоходлар тора. Янучан сланецлар, алебастр, известьташлар эзләүгә юнәлдерелгән маршрут Тәтеш пристаненнан Буа шәһәренә кадәр сузылган.
Бу вакытта туристлык оешмалары әгъзалары походларда, экскурсия эшләрендә генә түгел, күмәк хуҗалык һәм совхозларда чәчү һәм урып-җыю эшләрендә дә катнашалар. Ял көннәрендә туристлык бригадаларын шәһәрләрдән район күмәк хуҗалыкларына сезонлы эшкә җибәрү практикасы була.
1930 елларда җирле мәгърифәтчелек эшенең төп юнәлеше булып Казан буенча тарихи-революцион экскурсияләр тора, аларга Казанда эшләүчеоәр һәм чит шәһәрләрдән килгән яәфәрчеләр дә җәлеп ителә (1936 елда 10250 һәм 4600 кеше). Яңа маршрутлар барлыкка килә: «Казанда бөек язучылар» Һәм «Тверь» галерасына экскурсия. Үзешчән туризмга да игътибар бирелә, 1918 елда Казан өчен барган сугыш эзләре буенча чаңгы маршруты төзелә.
Туристлык-экскурсия идарәсе
1936 елда Һөнәр берлекләренең бөтенсоюз үзәк советы карамагында яңа төзелгән Туристлык-экскурсия идарәсе барлыкка килә. Туризм өлкәсе белән идарә итү профсоюзлар карамагына күчә. 1936 елның маенда ТАССР Һөнәр берлекләре советы каршында Туристлык һәм экскурсияләр бюросы оештырыла, шул ук елның ноябрендә аның вазифалары Татарстан Республика Һөнәр берлекләре советының Мәдәният инспекциясенә тапшырыла.
Физик тәрбия, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитеты
1996 елдан Татарстан Республикасының Физик тәрбия, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитеты эшли; 2005 елда Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, 2014 елда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты оештырыла[6].
Хәзерге туризм үсешенә Казанда үткән Универсиада (2013 ел) этәргеч бирә.
2016 елда Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Visit Tatarstan рәсми туристик бренды[7] һәм туристлар өчен махсус онлайн-ресурс эшли башлады.
Уку йортлары
Туризм юнәлеше буенча укыта торган уку йортлары:
- Казан федераль университетының Сервис һәм туризм кафедрасы;
- Казан дәүләт мәдәният институты, Туризм факультеты, Реклама һәм халыкара коммуникацияләр кафедрасы;
- Россия халыкара туризм академиясе;
- Казан инновацион университеты, Кунакханә һәм туризм бизнесы кафедрасы;
- ТИСБИ идарә итү университеты, Социаль-мәдәни сервис һәм туризм кафедралары;
- Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Физик тәрбия, спорт, сервис һәм туризм кафедрасы.
Турист портреты
«Татарстан Республикасында туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы тикшеренүләре буенча[8], республикага килгән туристлар, нигездә, гаиләле кешеләр, югары белемле. Алар ике яшь категорияләренә бүленәләр: 26 — 35 һәм 46 — 60. Татарстанша сәфәргә килүнең төп максаты — истәлекле урыннар белән танышу.
Туризм инфраструктурасы
Татарстанда туризм инфраструктурасы тиз үсә, туристларны җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыра.
Татарстанда «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортлары, шулай ук федераль әһәмиятле «Бөгелмә» халыкара аэропорты эшли. Республикада Россия тимер юллары транспорт элемтәсе гамәлдә.
Татарстан башкаласында һәм башка шәһәрләрдә кунакханәләр, хостелләр һәм шифаханәләр бар.
Тарихи-мәдәни әһәмияттәге туризм ресурслары
- Казан Кремле
- Казан университеты
- Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы
- Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы
- Барлык диннәр гыйбәдәтханәсе
- Раифа монастыре
- Кол-Шәриф мәчете
- Петр һәм Павел чиркәве (Казан)
- Шайтан каласы
- Сөембикә манарасы
- Меңьеллык паркы
- «Эрмитаж» бакчасы (Казан)
- Иске татар бистәсе
- Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы (Казан)
- В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
- Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры
- Казан яшь тамашачы театры
- Биләр музей-тыюлыгы
- Тукай юлы
Искәрмәләр
- ↑ 10 лучших туристических направлений — Россия
- ↑ Казань заняла 4 место в рейтинге туристических городов России
- ↑ Минниханов: «Успехом стало включение в список наследия ЮНЕСКО Успенского собора и монастыря Свияжска»
- ↑ Анастасия Чернядьева. Астрономические обсерватории КФУ: история четвертого в Татарстане объекта Всемирного наследия ЮНЕСКО. inde.io (17 октябрь 2023).
- ↑ В Татарстане восстановительные работы на объектах историко-культурного наследия продолжатся
- ↑ ИСТОРИЯ МИНИСТЕРСТВА, archived from the original on 2017-10-13, retrieved 2019-03-21
- ↑ Visit Tatarstan: «1001 удовольствие» обошлось в 2 млн рублей
- ↑ Центр развития туризма Республики Татарстан: статистика и аналитика