Татарстан гербы
Татарстан Республикасының дәүләт гербы (рус. Государственный герб Республики Татарстан) — рәсми дәүләт символы. Гербка 1992 елның 7 февралендә Татарстан Югары Советының 1415-XII санлы карары нигезендә рәсми статус бирелә[1]. Аны куллану тәртибе «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында»гы канунда беркетелә.
Тарихи символлар
Хан чоры
Төп мәкалә: Татарстан байрагы
Тартария гербы (La Geographie Universelle китабыннан, 1676 ел)
Казан ханлыгының символлары — сары фонда сурәтләнгән, артка борылып яткан канатлы, дүрт аяклы, очлы телле һәм койрыклы кара аждаһа һәм күкрәгендә саргылт каурыйлары булган кара ябалак[2].
Патша чоры
Төп мәкалә: Казан гербы
1552 елда Казан ханлыгы басып алына, Урта Идел буеның зур өлеше Рус дәүләтенә кушыла, патша Иван IV «Казан патшасы» титулын кабул итә[3].
Казанның безнең көннәргәчә сакланган иң борынгы символы — Явыз Иванның 1577 елгы Зур мөһереннән алынган Казан тамгасы. Бу тамгада таҗлы аждаһа — Зилант сурәтләнгән[4].
Шундый аждаһа сурәте Казан патшалыгы мөһерләрендә — воевода кенәз И. М. Воротынскийның Казан Преображение монастыре архимандриты Арсенийга һәм аның яраннарына биргән грамотасында (1596), Зөя Богородица монастыре архимандриты Герасимга бирелгән оброк грамотасында (1637), Казан монастыре игумены Ипатийга бирелгән кертү грамотасында (1693) һәм башка берничә тарихи чыганакта очрый[5].
Патша Алексей Михайловичның 1666 елгы герблы байрак ясау турындагы указында түбәндәге тасвирлама китерелә[6][7]: «Башына таҗ кигән, алтын канатлы һәм алтын койрыклы Зилант сурәтләнгән Казан мөһере».
XVIII гасыр башында Россиядә полк байракларында тиешле территорияләрнең гербсыман символлары барлыкка килә. Аерым алганда, 1712 һәм 1730 еллардагы Казан полкы байракларында, шулай ук 1730 елгы «Знамённого гербовника Миниха» җыентыгындагы Зөя полкы байрагы гербында Зилант сурәтләре булган. 1730 елда Казан җәяүле гаскәр полкы байраклары өчен герб түбәндәгечә тасвирланган: «алтын калканда[8], ак җирлектә Казан ханлыгының алтын таҗы астында кызыл канатлы кара елан»[9].
1724 елда Пётр I тарафыннан Россиягә чакырылган геральдист Франц Санти Казан гербын болай тасвирлый: «Көмеш җирлектә кызыл канатлы, алтын яки сары таҗ кигән кара аждаһа яки елан; аждаһа яшел чирәмдә утыра»[10]. Шул рәвешле герб "Гербовник"ка кертелә һәм 1730 елның мартында югары дәрәҗәдә раслау ала.
Казан гербының шундый ук сурәтен 1775 елда басылган Брюс календаренда да табарга мөмкин.
1781 елның 18 октябрендә Казан гербы патшабикә Екатерина II тарафыннан Казан шәһәренә бүләк ителә. Ул вакытта гамәлдә булган кагыйдәләр буенча, төбәк үзәге булган шәһәр гербы шулай ук төбәкнеке буларак та кулланыла, шуңа бәйле рәвештә бу герб соңыннан Казан шәһәре гербы һәм Казан наместниклыгы гербы буларак та файдаланыла. Ул түбәндәгечә тасвирлана: «алтын Казан таҗы астында, ак фонда кызыл канатлы кара елан»[11]. Герб көмеш геральдик калканнан гыйбарәт, анда яшел җирдә басып торучы, өч яфраксыман тешле алтын таҗ кигән, кызыл канатлы кара елан сурәтләнгән. Шулай итеп, Казан шәһәре гербы 1672 елгы "Патша титулярнигы"ндагы һәм 1730 елгы "Гербовник"тагы Казан гербын үзгәрешсез кабатлый.
1856 елның 8 декабрендә Александр II тарафыннан Казан губернасы гербы раслана: «Көмеш калканда кара таҗлы, кызыл канатлы һәм койрыклы, алтын томшыклы һәм тырнаклы, кызыл телле аҗдаһа. Калкан император таҗы белән бизәлгән һәм Андреев тасмасы белән үрелгән алтын имән яфраклары белән уратып алынган». Шул ук вакытта аждаһа атлап бара торган итеп сурәтләнә.
XIX гасыр уртасында Россиянең шәһәр герблары өчен «бизәкләр» кертелә: таҗлар, веноклар, тасмалар. 1859 елда Казан гербы геральдика кагыйдәләренә туры китереп яңадан эшләнә: аҗдаһаның аяк астындагы җир алына, калкан «Казан таҗы» белән бизәлергә тиеш була.
Канатлы елан — борынгы төрки һәм болгар символы. «Елан-патша» — мифологик образ, көчсезләрне яклаучы, хакимият һәм көч символы булып саналган.
Зилант сурәте төшерелгән гербның барлыкка килүен аңлата торган риваять бар: борынгы заманнарда Казан урынында бик күп еланнар яши. Татар сихерчесе тылсымлы догалар ярдәмендә барлык еланнарны юк итә. Еланнар патшасы Зилант котылып кала һәм Елантауга очып китә. Ләкин ул аннан да халыкка тынычлык күрсәтми. Зилантны Хәким исемле тылсымчы җиңгәннән соң гына кешеләр шәһәрдә тыныч яши башлый.
Калкулык исеме герб атамасына турыдан-туры бәйле. Елантау «еланлы тау» дигәнне аңлата. Татар теленә «змей» «елан» дип тәрҗемә ителә. Кайбер төрки телләрдә һәм сөйләшләрдә «елан» сүзе «җылан» дип әйтелә, төрки «җ» авазы борынгы Русьтә «з» хәрефе булып кулланылган.
Казан гербы белән беррәттән, Россия патшаларының гербларында һәм мөһерләрендә Болгар (Идел буе Болгары) гербы да очрый. Анда яшел җирлектә, кулына көмеш хач белән бүленгән кызыл байрак тоткан, атлап баручы көмеш җанвар (эт яисә барс) сурәтләнә, байрагының сабы — алтын[12][13][14]. Бу герб 1882 елгы Россия империясенең Зур гербында, 1672 елгы «Большая государева книга…» китабында очрый, 1793 елгы «Исторический словарь российских государей…» сүзлегендә (әмма зәңгәр фонда) искә алына. "Патша титулярнигы"нда Болгар гербындагы җанварны барс итеп кабул итү сурәт репродукциясенең сыйфаты белән бәйле булырга мөмкин: шуның нәтиҗәсендә тиредәге йон бөдрәләре тапларга әйләнгән[15]. Соңрак җанвар яңача аңлатыла башлый һәм XVIII гасыр азагыннан чыганакларда хоругвьлы бәрән итеп сурәтләнә.
Совет чоры
1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) Декреты белән элеккеге Казан губернасыннан һәм аңа якын-тирә территорияләрдән бүлеп алынган җирләрдә РСФСР составында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелә[16].
Республика гербы каралган проектларының берсендә бодай башаклары белән уратып алынган кызыл калканда чыга торган кояш, аның өстендә — җәя, аста урак белән чүкеч сурәтләнә. Калканны тотып торучылар итеп кулларына кәйлә һәм чалгы тоткан эшче белән колхозчы сурәтләнә.
1930 еллардан башлап Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы гербы РСФСР гербын кабатлый, әмма аңа «Татарстан АССР» дигән язу һәм шигарьнең татарча тексты өстәлә. Башта, 1937 елда, татар телендәге текст латин графикасында языла, 1939 елда кириллицага алыштырыла.
1978 елда, РСФСР гербына тиешле үзгәреш кертелгәннән соң, гербның өске өлешендә йолдыз пәйда була. ТАССР гербы турындагы Нигезләмә 1981 елның 1 июнендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән раслана[17].
Хәзерге заман
Татарстан Республикасының дәүләт гербы 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советының 1415-XII санлы карары белән раслана[18]. Совет чорында Татарстан гербы, татар телендәге язулар өстәлеп, РСФСР гербын кабатлый. 1990 елда Татарстан бәйсезлеген игълан иткәннән соң, дәүләт символикасы эшләнә.
Гербны булдыру барышында төрле символлар карала: таҗлы аждаһа — Зилант, канатлы ат — Тулпар, Сөембикә манарасы һәм хәтта кыпчакларның тотемы — бүре башы. Нәтиҗәдә канатлы барс сурәте сайлана. Ул Идел буе болгарларының, татар халкының һәм территорияне саклауның борынгы символы[19].
Татарстан гербларының тарихи эзлеклелеге
Тасвирламасы
Татарстан Республикасының дәүләт гербы — уң алгы аягын күтәргән, янында түгәрәк калканы булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт. Ул нигезенә «Татарстан» дигән язу урнаштырылган традицион татар милли бизәге белән каймаланган кояш дискы фонында сурәтләнгән[20].
Барсның канатлары җиде каурыйдан, калкандагы гөлчәчәк сигез таҗ яфракчыгыннан тора.
Татарстан Республикасы гербы түгәрәк формалы һәм дәүләт байрагы төсләрендә эшләнгән[21].
Гербның үзәк элементы — канатлы барс сурәте. Барс республиканы һәм аның халкын яклаучы булып тора. Кызыл кояш — уңыш, бәхет һәм тормыш билгесе. Барсның сул ягында түгәрәк калкан урнашкан, ул Татарстан Республикасы гражданнарының якланган булуын гәүдәләндерә[22].
Татарстан Республикасы дәүләт гербының төсле сурәтендә түбәндәге төсләр кулланыла: кояш — кызыл, барс, аның канатлары һәм калкандагы гөлчәчәк — ак, кайма — яшел; калкан, каймадагы бизәк һәм «Татарстан» язуы —алтынсу[23].
Җөп санлы таҗлы кашкарый чәчәге мәңгелек яшәү чыганагын һәм озын гомерлек теләген гәүдәләндерә.
Барсның югары күтәрелгән уң алгы аягы — югары хакимиятнең бөеклеген ассызыклый торган традицион геральдик ишарә. Ул шулай ук эшне «уң аяктан башлауны» гәүдәләндерә, бу Татарстанның яңарыш юлына хәерле аяк басуын аңлата. Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үзен һәм үзе яклаганнарны саклау сәләтен гәүдәләндерә. Канатларындагы җиде каурый аның яклаучы көченең җирдә дә, күкләрдә дә таралуына ишарәли. Барс койрыгының торышы яхшы кәефне һәм дустанә мөнәсәбәтне белдерә.
Лалә чәчәге язгы табигатьнең уянуын һәм республиканың яңарышын гәүдәләндерә.
Гербны өч дәрәҗәдә чолгап алган өч алтын кайма бердәмлек, чиксезлек һәм югары камиллек идеясен тасвирлый.
Герб төсләренең символик мәгънәләре түбәндәгедән гыйбарәт: алтын төс — республика җиренең нәфислеген, матурлыгын һәм байлыгын гәүдәләндерә; яшел төс — язгы яшеллекне һәм Татарстанның яңарышын символлаштыра; ак төс — төбәк халкының уй-ниятләре сафлыгын аңлата; кызыл төс — Татарстанның өлгергәнлеген, яшәү энергиясен, көчен һәм тормышчанлыгын билгели[24].
Татарстан Республикасы гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар дуслыгы, тынычлык һәм алгарыш кебек гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне раслый.
Татарстан Республикасының дәүләт гербы итеп канатлы барс сурәтен куллану идеясе авторы — филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров[25]. Гербның авторы — рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов[26].
Гербны куллану
Татарстан Республикасы гербын куллану «Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында» 1999 елның 14 июлендә кабул ителгән 2284 санлы Татарстан Республикасы кануны (соңгы үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) нигезендә җайга салына[27].
Гербны дәүләт хакимияте органнары биналарында, резиденцияләрдә, рәсми документларда, мөһерләрдә, бланкларда һәм канунда каралган башка очракларда кулланырга рөхсәт ителә. Гербның сурәте төсе, зурлыгы һәм формасы буенча расланган үрнәккә төгәл туры килергә тиеш. Дәүләт символларын куллану тәртибен бозган өчен канун нигезендә җаваплылык каралган[28].
Республика гербының әһәмияте
Җөмһүрият гербы төбәк өчен зур әһәмияткә ия, ул милли кемлекне, суверенитетны һәм мәдәни мирасны символлаштыра.
Искәрмәләр
- ↑ Государственная символика. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Флаг Казани (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2025.
- ↑ Рафаэль Хакимов: «В Казанском ханстве шла борьба между промосковской и прокрымской партиями». Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ С Днем Рождения, Герб Республики Татарстан! (рус.). Полномочное представительство Республики Татарстан в Республике Казахстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Зилант: виверна, василиск или дракон? Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ О. Рево. Гербы городов Казанской губернии // Наука и жизнь. — 1976. — № 11. — С. 96.
- ↑ Опись московской Оружейной палаты. — М., 1884. — Ч. III. — Кн. 1. — С. 44-49.
- ↑ Григорий Бушканец. Геральдические знаки муниципальных образований Республики Татарстан: исторический опыт и современная практика. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.Архивная копия от 7 июль 2011 на Wayback Machine // Геральдика сегодня. — 8 февраля 2005 года.
- ↑ Висковатов А. В. Историческое описание одежды и вооружения российских войск, с рисунками, составленное по высочайшему повелению. — СПб: Военная типография, 1841—1862.
- ↑ РГАДА. — Ф. 1363. — Оп. 1. — Д. 11. — Л. 3.
- ↑ Полное собрание законов Российской империи. — СПб., 1842. — Собрание 1. — Т. XXI. — № 15260.
- ↑ Госсимволика: Большой герб Российской империи (1882 г.). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025. Архивировано 5 ноябрь 2012 года.
- ↑ Всероссийский Монархический Центр — Большой Государственный Герб Российской Империи. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025. Архивировано 20 март 2012 года.
- ↑ Геральдикум: Титульные гербы. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025. Архивировано 25 декабрь 2016 года.
- ↑ Средневековые тюрко-татарские государства. Сборник статей. Выпуск 3. — Казань: Изд-во «Ихлас»; Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2011. — 212 с. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025. Архивировано 23 апрель 2015 года.
- ↑ С чего начинался Татарстан. Казанские ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2025.
- ↑ Государственный герб Татарской Автономной Советской Социалистической Республики 1978 г. (рус.). 100tatarstan.100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 сентябрь 2025.
- ↑ Герб Республики Татарстан (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ История государственной символики Татарстана (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Символика, награды, праздники. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Государственный герб РТ (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Ханзафаров Н.Г. О государственном гербе РТ (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Государственный Герб Республики Татарстан 1992 г. (рус.). 100tatarstan.100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ День Государственного герба Республики Татарстан (рус.). Инспекция государственного строительного надзора Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Зеленодолец, автор идеи герба РТ рассказал, как появился главный символ республики (рус.). Новости Зеленодольска (29 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025. Архивировано 3 февраль 2018 года.
- ↑ Официальный портал Республики Татарстан (Официальный Татарстан). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025. Архивировано 21 февраль 2012 года.
- ↑ Закон РТ от 14.07.1999 N 2284 "О государственных символах Республики Татарстан" (с изменениями и дополнениями) ГАРАНТ. base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Закон Республики Татарстан «О Государственных символах Республики Татарстан» (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
Әдәбият
- Сметанников И. С. Гербы и флаги субъектов Российской Федерации. — М.: Всероссийское геральдическое общество, ООО «Компания Ритм Эстэйт», 2003. — С. 33. — 112 с. — (Геральдика плюс). — 4000 экз. — ISBN 5-902009-05-7.
Сылтамалар
- «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» 1999 елның 14 июлендәге 2284 санлы Татарстан Республикасы кануны.
- В мире геральдики: Статьи: Татарстан.
- Татарстан Республикасының Милли китапханәсе: Казан гербы.
- Татарстан Республикасының Милли китапханәсе: Сапрыков В. Татарстанның канатлы барсы.
- Татарстан Республикасының Милли китапханәсе: Татарстан байрагы.