Татарстан тарихы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

РФА экспертизасы

Logo-ran.png
Россия Фәннәр академиясе
тарафыннан экспертиза үткәрелде
Тулырак
Aprove.svg

РФА экспертизасы

Arrow-Right.png
Logo-ran.png
Россия Фәннәр академиясе
тарафыннан экспертиза үткәрелде
Татарстан байрагы Татарстан тарихы
Coat of arms of Tatarstan.svg

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Татарстан тарихы Идел-Кама төбәге тарихы белән бәйле.

Борынгы тарих

Халыкның хәзерге Татарстан җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит (ашель вакытының ахыры) дәверенә туры килә[1]. Палеолитик һәйкәлләр Идел (Тәтеш районының Бессоново авылы янындагы Кызыл Глинка ызанында, Куйбышев сусаклагычы төзелү нәтиҗәсендә су астында кала) һәм Чулман (Деуково[2]) елгаларында табыла, 1981–1982 елларда Е. П. Казаков Измәр авылы янында интенсив рәвештә җимерелеп килүче Измәр палеолитик торулыкларын ача[3].

Идел һәм Чулман кушылдыкларында мезолит чоры (Зөя елгасында Кабык Күпер, Иделдә Тәтеш һ. б.) һәм неолит чоры (200гә якын һәйкәл) торлыклары билгеле, соңгылары безнең эрага кадәр IV–III меңьеллык белән даталана.

Таш һәм бронза дәверләренең төрле археологик культурларына нисбәтле бик күп истәлекләр сакланган.

Бронза гасыры чорыннан (безнең эрага кадәр II меңьеллык – I меңьеллыкның башы) Татарстан территориясендә төрле археологик культураларга караган күпсанлы һәйкәлләр табыла[4]. Фатьяново культурасы каберлекләре кайвакыт аерым Баланово культурасына кертеп карала[5]. Татарстанда Буралы культурасы һәйкәлләре көнбатышта Зөя бассейныннан алып көнчыгышта Ык елгасына кадәр билгеле[6]. Безнең эрага кадәр II меңьеллыкның икенче чирегендәнә караган Абашево культурасы ядкәрләре республика территориясендә Идел алды һәм Курган каберлекләре, Зөя елгасы тугайларында һәм Ык елгасының түбән агымындагы I Имәнле торулыкларында билгеле[7]. II Мурзиха каберлеге күмү урыннарында безнең эрага кадәр II меңьеллыкның өченче чирегенә караган Маклашеевка культурасы бизәнү әйберләре табыла[8].

Безнең эрага кадәр VIII–III гасырларда тимер дәверенә күчү белән, Ананьино культурасы барлыкка килә, аның кабиләләре бөтен Идел-Чулман төбәген били. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына вакыт-вакыт Сармат кабиләләре үтеп керә, ә бу төбәкнең көнбатыш өлешенә безнең эрага кадәр I меңьеллык уртасыннан Городец культурасы кабиләләре килеп төпләнә[1].

III гасырдан да соңга калмыйча, бу төбәккә, аеруча аның көнчыгыш районнарына, Чулман ярларыннан Пьянобор культурасы халкын куып чыгарып, Себернең төрки һәм угор кабиләләре үтеп керә. Бу чор һәйкәлләре (Чулман елгасындагы Турай курганнарында) Азия үрнәкләрендәге кораллар һәм кирәк-яраклар белән күмелгән сугышчылар каберлекләрен тәшкил итә. Чулманның түбән агымында табылган Пьянобор культурасы истәлекләре яңа эра башына туры килә.

IV гасырның өченче чирегендә Түбән Чулман буе төбәгендә чыгышы белән көньяк-көнбатыштан булган яңа күченеп килүчеләр (Азелино культурасы) барлыкка килә[9]. IV–VII гасырларда хәзерге Татарстан территориясенең зур өлешен Имәнкискә культурасы кабиләләре били, Пьянобор культурасы кабиләләре төбәкнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә генә кала. Урта Идел буенда (Татарстанның көньягында Олы Чирмешән һәм Кондырча елгалары буенда) тулаем алганда Киев культурасы һәйкәлләренә кергән һәм III–V гасырларга нисбәтле[10] СиделькиноТимәш кебек һәйкәлләр классик Имәнкискә культурасын барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнамый[11]. Түбән Чулманның сул як ярында Имәнкискә культурасы славяннарының кремацияләүләре (мәетне яндыру йоласы) Турбаслы культурасының гот-аланнар ингумацияләре (мәет урыннары) белән чиратлашып урнашкан биритуаль каберлекләр (Коминтерн II) тикшерелә[12][13].VI гасырның өченче чирегеннән Урта Иделгә Төньяк Кара диңгез буеннан һәм Төньяк Кавказдан күчмә халыкның аерым төркемнәре үтеп керә, алар VII гасыр дәвамында Имәнкискә культурасы халкы белән элемтәләр булдыра. Элек кремацияләү йоласы өстенлек иткән Имәнкискә каберлекләрендә ингумацияләү йоласының барлыкка килүе шуның белән аңлатыла булса кирәк. VII гасыр ахырында дала күчмәннәренең Урта Идел буена күчеп килүе массакүләм төс ала. Татарстанның көньягындагы III Алан авыллыгында башы белән көнчыгышка таба юнәлгән баш сөяге һәм ат аягы сөякләре, хайван кабыргалары һәм җыелма җәянең сөяк өлеше күмелгән каберлек табыла. Ахтай елгасының түбән агымындагы Бураково күмү урыны атның баш сөяге һәм аяк сөякләре, кылыч, өзәңгеләр һәм геральдика стилендә эшләнгән күп санлы алтын бизәнү әйберләренә бай[14].

VI–VIII гасырларда төбәктә Төрки каганлык, Хәзәр каһанлыгы һәм Бөек Болгар дәүләте мәдәниятенә якын төрки телле халыклар санының артуы күзәтелә. VIII–X йөзләрдә Чулман буе җирләренә борынгы Идел буе дәүләте — Хәзәр каганлыгы йогынтысы килеп җитә.

884 елда борынгы венгр кабиләләре составында бик күп союздаш халыклар белән бергә Төньяк Кара диңгез буена китмәгән мадьярларның бер өлеше X–XI гасырларда Урал алды җирләрендә — хәзерге Татарстан, Башкортстан һәм Пермь крае территорияләрендә кала[15][16].

Урта гасырлар

Идел буе Болгары (X гасыр — 1240 ел)

Төп мәкалә: Идел буе Болгары

IX–X гасырларда Иделнең урта өлешендә болгарлар беренче феодал дәүләт — Идел буе Болгар дәүләтен төзи, аның халкының нигезен бирегә Дон елгасының түбән өлешеннән һәм Иделдән күчеп килгән болгарлар тәшкил иткә. Яңа дәүләттә игенчелек, һөнәрчелек (шул исәптән металл эретү, кою), сәүдә итү, шәһәрләр төзү нык үсеш ала. Хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек төп урынны алып тора. 922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, халыкның рухи тормышы шәрык мәдәнияте йогынтысында үсә. Идел буе Болгар дәүләтенең югары җитештерүчән матди һәм рухи үсеше Идел белән Урал төбәкләре халыкларының көнкүрешенә һәм тормышына йогынты ясый.

Хәзәр каганлыгы һәм кыпчак конфедерациясе

VII йөз уртасында Түбән Идел буе һәм Кавказ алдының көнчыгыш өлеше территориясендә Көнбатыш Төрки каганлыкның таркалуы Хәзәр каганлыгы оешуга нигез булып тора. Ул VIII йөздә – X гасыр башында, Төньяк Кавказны, Азов янын, Кырымның зур өлешен, Көнбатыш Европаның Днепр елгасына кадәрге дала һәм урман-дала территориясен, һәм шулай ук Казахстанның төньяк-көнбатыш территориясен биләп тора. Каганлыкта VIII йөздә – ислам, VIII йөз ахырында – IX йөз башында – яһүдилек, X йөз ахырыннан ислам дәүләт дине буларак таныла.

VII гасыр азагында — VIII йөз башында барлыкка килгәннән бирле, 969 елга кадәр, Идел буе Болгары Хәзәр каганлыгы көче белән урнаштырылган тынычлыктан файдаланып чәчәк атып яши бирә.

X гасырның икенче яртысында Кимәк каганлыгыннан килеп чыккан кыпчак кәбиләләре XI–XII гасырлар дәвамында Дәште Кыпчак далаларында хәлиткеч көч булып тора, аралашу теле булып кыпчак телләре санала. Бу дәвердә Идел буе Болгарында яшәүче болгар халкы борынгы бабаларыннан килгән огур төркеменә керүче борынгы болгар теле урынына көндәлек эшләрендә күбрәк кыпчак төркеменә керүче болгар-кыпчак теле кулланыла башлый.

X йөз ахырында эчке сугышлар, Святослав явыннан, бәҗәнәкләр һәм угызлар бәреп керүе нәтиҗәсендә көчсезләнгән Хәзәр каганлыгы яшәүдән туктый.

Алтын Урда һәм Болгар бәклеге (1240–1438)

Төп мәкалә: Алтын Урда

1222–1236 елларда Идел буе Болгары монгол гаскәрләре (аларның көнбатышка таба беренче экспансиясе) һөҗүменә дучар була. Бу һөҗүм дәүләтнең тар-мар ителүе һәм 1243 елда территориянең Алтын Урдага кушылуы белән тәмамлана[17]. XIII гасырда Алтын Урданың беренче башкаласы, сәяси һәм сәүдә-һөнәрчелек үзәге — Болгар шәһәре була. Хәзерге Татарстан территориясе Урда составына Болгар бәклеге буларак керә. XV гасыр уртасында Алтын Урданың көчсезләнүе нәтиҗәсендә бәклекне Олуг Мөхәммәт басып ала.

Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның милли-мәдәни берләшүе — татар халкының формалашуына китерә.

Казан ханлыгы (1438–1552)

Төп мәкалә: Казан губернасы

Казан ханлыгы дәверендә Идел-Урал татарларының милләт булып формалашуы төгәлләнә. Рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасында Идел-Урал төбәгендә һәм сәүдә юлларында хәкимлек итү өчен туктаусыз көрәш бара һәм ул Казан ханлыгының яулап алынуы, җирләренең рус дәүләтенә буйсындырылуы белән тәмамлана.

Төбәк белән идарә итү эше Мәскәүдә оешкан Казан сарай идарәхәнәсенә тапшырыла. 1555 елда Казан епархиясе оештырыла, аның төп максаты — Идел-Урал буе халыкларын христианлаштыру була. Чиркәү, монастырьлар төзү эше башлана. Мондагы җирләргә күпләп рус милләтендә булган кешеләр күчерелә, бу исә җирле халыкның милли составы үзгәрүгә (колонияләштерү) җитди йогынты ясый .

Татар халкы Казаннан, шулай ук зур елга һәм олы юл буйларына урнашкан авыллардан куыла. XVI–XVII гасырларда татар халкының күпчелек өлеше яңа җирләргә — Чулман һәм Урал буе төбәкләренә күченеп утыра. Бу исә игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә итү кебек хуҗалык алып бару традицияләрендә өзеклекләр тудыра. Казан ханлыгындагы тарханлык урынына дәүләт, чиркәү-монастырь, патша сарае идарәсендәге эре җир биләүчелек формалары барлыкка килә. Төбәкнең төп халкы ясаклыларга әверелә. Татар аксөякләре йомышлылар (йомышлы татарлар) катлавына кертелә, бер өлеше үзләренең элеккеге өстенлекләрен саклап калу өчен православие динен кабул итә. Җирләрнең тартып алынуы, мәҗбүри хезмәтнең, дини изүнең көчәя баруы татар халкының иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни үсешендә каршылыклар тудыра, бу исә фетнәләр китереп чыгара (Җангали хәрәкәте, Крестьяннар кузгалышы (1670–1671), Батырша хәрәкәте (1755–1756), Крестьяннар сугышы (1773–1775)). Нәтиҗәдә патша хакимияте сәяси ташламалар ясарга мәҗбүр була.

1773 елда Изге Синод барлык диннәрнең дә тигез хокуклы булганлыгын раслаган фәрманын игълан итә, 1784 елда татар морзаларына да рус дворяннары хокукы бирелә.

1708 елда Казан губернасы төзелә, аның территориясенә Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре керә. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан Россиядә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе була. Губернада мануфактура, вак һөнәрчелек югары үсеш ала, шулар нигезендә XIX гасырның беренче яртысында күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм кою һәм башка эре сәнәгать предприятиеләре оеша. Шәрык илләре белән сәүдә итүне үз кулларына алган татар сәүдәгәрләре катлавы сыйныфы тернәкләнеп китә.

1860 елларда Россиядәге буржуаз реформалар капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеп китүе өчен уңай шартлар тудыра. Ә инде Столыпин аграр реформасы авыл хуҗалыгы тармагында да капитализм үсешен тизләтә.

XIX гасыр ахырларына татар халкының милләт буларак формалашуы тәмамлана, милли буржуазия сыйныфы ныгып җитә.

1905–1907 еллар инкыйлабы татар халкының милли мәдәниятен һәм үзаңын үстерүгә, милли хокукый тигезлек, демократик ирек хәрәкәтенә көчле этәргеч бирә. Әлеге таләпләр беренче гомуммөселман сәяси фиркасе — «Иттифак әл-Мөслимин» програмына нигез итеп алына. Милли вакытлы матбугат басмаларыЙолдыз», «Вакыт», «Азат», «Азат халык», «Ирек», «Таң йолдызы», «Нур», «Фикер», «Урал», «Казан мөхбире», «Әлгасрелҗәдид», «Шура», «Аң», «Мәктәп» һәм башка газета-журналлар), татар профессионал театрыСәйяр») барлыкка килә.

Идел-Урал Штаты

1917 елгы Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары вакытында татар халкының милли азатлык хәрәкәте аеруча нык җанлана: милли парламент — Милләт Мәҗлесе җыела. 1917 елның 29 ноябрендә Милләт Мәҗлесендә Идел-Урал Штатын төзү һәм аның закон чыгару, башкарма органнарын оештыру турындагы карар кабул ителә. Милли Идарә, Милли Шура, Хәрби Шура һәм башка үзидәрә органнары барлыкка килә. Идел-Урал Штатын төзүгә омтылыш ясала. Үзәк хакимиятнең каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә ул ният гамәлгә ашмый кала.

Россия дәүләте составында

Казан өязе (1552–1708)

Төп мәкалә: Казан өязе
1552 елда Казан ханлыгы яуланган вакыттан алып 1708 елда I Пётрның территориаль-дәүләт реформасына кадәр, Казан ханлыгы Россия дәүләте составындагы Казан өязе була һәм административ яктан Мәскәүдәге Казан сарае приказы белән идарә ителә. Шулай ук оештырылган Казан архиепископлыгы да рус православие чиркәвендәге әһәмиятлелеге буенча өченче урынга билгеләнә.

Себер приказы оешканнан алып 1663 елга кадәр, Казан сарае приказы һәм Себер приказы коллегиясен бер кеше җитәкли. XVI гасыр ахыры — XVII йөз башында Россиянең Европа өлешендәге төньяктагы кайбер районнары белән идарә итә.

Казан сарае приказы җирле администрацияне контрольдә тота, ясак китапларын төзү һәм рус булмаган халыктан натураль ясак җыю белән җитәкчелек итә (урыннарда тотылган акчалата керемнәрдән аермалы буларак, ул Мәскәүгә китерелә торган була).

Казан губернасы (1708–1917)

Төп мәкалә: Казан губернасы
1708 елда Рус патшалыгының административ-территориаль реформасы барышында Казан губернасы оештырыла. Казанның беренче губернаторы Пётр Матвеевич Апраксин була.

Казан губернасы башта Иделнең уң һәм сул ярлары буйлап Түбән Новгородтан алып Әстерханга кадәр территорияне колачлый, Казан, Зөя, Пенза, Сембер, Уфа, Әстерхан һәм башка воеводалыклардан тора, 1719 елдан алар провинцияләр дип атала башлый. Казан губернасы 1709 елда 4 провинциягә, 1725 елда Казан, Зөя, Пенза, Уфа, Вятка һәм Соликамск дип аталган 6 провинциягә бүленә. Казан провинциясе иң югары разрядлы провинция санала, калган бишесе анарга беркетелә. Нәтиҗәдә губерна территориясе берничә тапкырга кыскартыла, аның составыннан Әстерхан, Түбән Новгород, Сембер, Саратов, Оренбург губерналары, Вятка, Пермь, Тамбов, Пенза, Кострома, Владимир, Самара губерналарының аерым өлешләре бүленеп алына. Ләкин Казан губернасы Идел буендагы әйдәп баручы губерна позицияләрен саклап кала.

1718 елда Казан адмиралтействосы каршында дьякларның, руханиларның һәм башка чиннарның (дворяннар һәм крестьяннардан тыш) балаларына белем бирү максатыннан, үз эченә математика укытуны һәм һөнәри белемнәрне үзләштерүне алган «цифирлы» мәктәп ачыла. 1723 елда Фёдор монастыре каршында Казан епархиясенә грамоталы руханилар әзерләүгә юнәлдерелгән рухани балалары өчен славян-латин мәктәбе ачыла. 1759 елда Казан Россия провинциясендәге «дворяннар һәм разночинецларның» балаларын укыту өчен гимназия ачылган беренче шәһәр була. Гимназия Мәскәү университеты карамагында эшли, аннан Казанга укытучылар җибәрелә һәм бу уку йорты өчен махсус Устав эшләнә.

Казан гимназиясендә арифметика һәм геометрия, рәсем, бию, фехтование, латин, француз, алман телләре, шулай ук татар теле укытыла. Беренче Казан гимназиясен тәмамлаучылар исемлегендә Г. Р. Державин, С. Т. Аксаков, бертуган Панаевлар, И. М. Симонов, А. М. Бутлеров, Н. И. Лобачевский, шулай ук Россиянең башка күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре бар. Пугачёв күтәрелеше вакытында Казан губернасы баш күтәрүчеләр һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында канкойгыч бәрелешләр урынына әверелә. 1774 елның июлендә Казанны штурмлау уңышсызлык белән тәмамлана.

1781 елда Казан губернасы наместниклыкка үзгәртелә, (1796 елдан яңадан губерна була) аның составына 13 өяз керә. Шул ук елда губерна һәм өяз шәһәрләренең герблары раслана.

XVIII гасыр ахырында губернада 13 шәһәр исәпләнә (Казан, Арча, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спасск, Тәтеш, Царевококшайск (Йошкар-Ола), Цивильск, Чебоксар, Чистай, Ядрин) һәм барлыгы 7272 торак пункт керә.

XIX гасырда Казанның административ үзәк буларак әһәмияте тагын да арта. Губернаның башкаласы белем (1803 ел) һәм хәрби округлар (1864 ел) үзәгенә әйләнә. 1804 елда Казанда университет ачыла.

1891 елның көзендә — 1892 елның җәендә Казан губернасы территориясе корылык нәтиҗәсендә килеп чыккан ашлык уңмаган төп зонаның бер өлешенә әверелә (кара: Россиядә ачлык (1891–1892)). Россия империясендәге 1897 елгы беренче халык санын алу мәгълүматы буенча, Казан губернасында 2 000 000нән артык кеше яши, шуларның 38 %ын руслар, 31%ын татарлар, 23 %ый чуашлар тәшкил итә.

Совет чоры

Гражданнар сугышы (1918–1920)

Идел-Урал дәүләте флагы (Г. Исхакыйның «Идел-Урал" китабы буенча, 1933)

1917 елның 20 ноябрендә Идел буе халыклары корылтаенда  — Милләт Мәҗлесендә Казан һәм Уфа губерналары территорияләрендә, шулай ук Идел-Урал республикасы (Идел-Урал Штаты) янындагы губерналарның бер өлешен игълан итү турында карар кабул ителә, моның өчен башкарма коллегия оештырыла. Бу дәүләт оешмасы төзелеп беткән дәрәҗәдә булуга карамастан, 1918 елның 1 мартына планлаштырылган формаль игълан итү большевиклар советлары һәм Кызыл Армия инкыйлаб штабы каршылыгы нәтиҗәсендә узмый. Әмма «Болак арты республикасы» милли хөкүмәте 1918 елның язында берникадәр вакыт яшәвен дәвам итә[18]. 1918 елның августында Казан Ак гаскәр тарафыннан яулана, 1918 елның сентябрендә кызыллар тарафыннан тулысынча басып алына.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1920–1990)

1920 елгы картада Татарстан Социалистик Совет Республикасы
Татарстан АССР флагы
Почта блогы, 2020 ел. Татарстан Республикасына 100 ел

1920 елның 27 маенда РСФСР Совет халык комиссарларының Бөтенроссия Үзәк сайлау комиссиясенең «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы»гы декреты нигезендә, 1920 елның 25 июнендә РСФСР составындагы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы игълан ителә. Әлеге документ буенча автономияле республика составына Казан, Уфа, Самара, Нократ һәм Сембер губерналарыннан аерым территорияләр керә. Моннан тыш, декретта халык тиешле ихтыяр белдергән очракта[19], Бөре һәм Бәләбәй өязләрен кушу мөмкинлеге дә карала, ләкин әлеге хәл булмый һәм башка декрет нигезендә әлеге территорияләр 1922 елда Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасына тапшырыла[20]. 1920 елларда Башкорт Республикасы Хөкүмәте (Башкортстан Хәрби-революцион комитеты, Башкорт АССРсы Халык Комиссарлары Советы), Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты Татарстан Республикасының хәзерге көнчыгыш районнары территорияләрен Башкорт автономиясе составына кертү омтылышлары ясый[21]. 1921 елда ТАССРга Вятка губернасының Алабуга өязенә караган көньяк өлеше кушыла, бу территорияседә Алабуга кантоны төзелә. 1939 елның 5 маенда, ТАССР Югары Советы Президиумының «Татар язуын латинлаштырылган алфавиттан рус графикасы нигезендәге алфавитка күчерү турында»гы указы нигезендә, татарлар язуда кириллицаны куллана башлый[22].1922 елда (СССР оешканда), 1936 һәм 1977 елларда (СССР Конституциясе кабул ителгәндә) һәм 1952–1953 елларда (ТАССРда Казан, Чистай, Бөгелмә өлкәләре төзелгәндә) ТАССРны союз республикасы итеп үзгәртү турындагы тәкъдим карала, ләкин кабул ителми[23].

1937 елда Татарстан АССРнда милләтчелектә гаепләнеп, ТАССРның күп кенә җитәкчеләре кулга алына һәм атып үтерелә. СССР Эчке эшләр халык комиссариатының 00447 санлы боерыгы нигезендә,1937 елның 5 августтан 6 августка каршы төнендә ТАССРда кулак операциясе башлана һәм 1938 елның гыйнварына кадәр дәвам итә.

3108 кулак, кимендә 94 мулла һәм мәзин, кимендә 138 православие рухание репрессияләнә. Татарстан АССР Эчке эшләр халык комиссариатының 1937 елгы хисабы нигезендә Татарстан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты өчлеге 4173 кешене, шул исәптән 2154 рус һәм 1623 татар кешесен репрессияли[24].

Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл Армиягә ТАССРдан 700 000 кеше алына, шуларның яртысы яу кырында һәлак була.

Сугыштан соңгы чорда ТАССРда сәнәгать һәм энергетика үсеш ала. 1970 елларда КамАЗ һәм Түбән Кама ГЭСы төзелә. Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә халык саны сизелерлек арта. Нефть сәнәгате мөһим роль уйный. 1971 елның маенда республикада беренче миллиард тонна нефть, 1981 елның октябрендә икенчесе миллиард тонна нефть чыгарыла.

Татартан ССР (1990–1992)

1990 елның 30 августыннан 1992 елның 7 февраленә кадәр рәсми атамасы Татарстан ССР була, 1992 елның 7 февраленнән Татарстан Республикасы итеп үзгәртелә[25].

1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы «Татарстан Совет Социалистик Республикасын Татарстан Республикасы» итеп үзгәртеп, Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итә[26].

Татарстан ССР хакимият органнары СССРны РСФСР составында үзгәртеп коруда катнашырга җыена.

Күп кенә спекулятив, экстремистик белдерүләр ясала, янәсе, бүленү, Россиядән, хәтта Советлар Союзыннан чыгу буенча эш кузгаталар. Бу уңайдан шуны катгый әйтергә кирәк: республикага дәүләт суверенитетын бирү сәяси аерымлануны да, аны башка республикалардан һәм үзәк дәүләт структураларыннан икътисади һәм мәдәни изоляцияләүне дә, чикләрен үзгәртүне дә, бигрәк тә Россиядән һәм Советлар Союзыннан чыгуны да аңлатмый.

.

— М. Х. Хәсәновның (Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, КПСС өлкә комитеты әгъзасы) 1990 елның 3 августындагы чыгышы[27].

Әмма 1991 елның август путчы белән бәйле рәвештә, республика җитәкчелеге мөстәкыйль дәүләт сәясәтен төзүгә йөз тота. Ул яңа Союз килешүен әзерләүдә һәм төзүдә катнашырга ниятли. Әмма СССР һәм союз республикалары җитәкчелеге үзенең өстенлекле хәлен РСФСР составындагы элеккеге автономияләр белән бүлешергә ашыкмый[28]. Ново-Огарёво килешүләре автономияле республикаларга яңа Союз шартнамәсен имзалау процессында катнашырга комачаулый. 1991 елның 24 октябрендә ТССР Югары Советы тарафыннан «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге Акты турында»гы карар кабул ителә[29].

Хәзерге заман

Татарстан Республикасы (1992 елдан)

1990 еллар
Татарстан Республикасы флагы
Татарстан Республикасы гербы

Беловеж килешүләре нәтиҗәсендә СССР таркалу сәбәпле, 1991 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә керүе турында Декларация кабул итә[34].1992 елның 7 февралендә Татарстан АССР атамасы Татарстан Республикасы итеп үзгәртелә[35]. 1992 елның 21 апрелендә атама үзгәртелү РСФСР халык депутатлары съезды тарафыннан раслана.

1992 елның 21 мартында Татарстанда Республикасының бәйсезлеге турындагы Референдум уза. «Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуы, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән үз мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруы белән килешәсезме?» дигән сораштыруда катнашкан республика гражданнарының яртысыннан артыгы уңай тавыш бирә[36].

Ләкин моңа кадәр РСФСР Конституция судының 1992 елның 13 мартындагы 3-П санлы Карары нигезендә, 1990 елның 30 августындагы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларациянең РСФСР законнарының Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә булуын чикләүче кайбер нигезләмәләре, шулай ук Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 21 февралендәге «Татарстан Республикасының дәүләт статусы турындагы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы референдумын үткәрү турында»гы карары Татарстан Республикасы халыкара хокук субъекты булып торуы һәм Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән үзара мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә төзү мәсьәләләрен күздә тоткан формулировкалар өлеше 1978 елгы РСФСР Конституциясенә туры килми дип таныла[37].

1992 елның 31 мартында Татарстан Федератив килешүгә кул куюдан баш тарта. 1992 елның апрелендә Россия Федерациясе һәм Татарстан хакимият органнары арасында Татарстан Республикасын Федератив шартнамәгә кушу турында беренче сөйләшүләр уздырыла, алар 1992–1994 еллар дәвамында уза. Нәтиҗәдә 1994 елда «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу» турындагы Шартнамәгә кул куела[38].

1992 елның 22 маенда Югары Советның Татарстанның суверен дәүләт статусы турындагы Карары кабул ителә.

1992 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасының Татарстанны суверен дәүләт дип игълан иткән яңа Конституциясе кертелә[39].

1993 елның декабрендә Россиянең яңа Конституциясе проекты буенча Бөтенроссия тавыш бирү барышында катнашучыларның 74,84 %ы Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүне яклап тавыш бирә[40].

1993 һәм 1996 елларда суррогат түләү чараларыТатарстан жетоннары һәм Татарстан социаль чеклары әйләнешкә кертелә[41]. Татарстан ССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, 1994 елга кадәр республика территориясендә үз автомобиль номерлары бирелә (бу федерациянең башка бер генә субъектында булмый). Номерлар 1977 елгы Совет стандартларын кабатлый, шулай ук сул ягында Татарстан флагы сурәтләнә. 1994 елдан Татарстанда, бөтен Россия Федерациясендәге кебек үк, Россия үрнәгендәге номерлар бирелә башлый.

1997 елның 13 ноябрендә Татарстан Дәүләт Советы яңа үрнәктәге Россия Федерациясе гражданины паспортын (1997 ел үрнәгендәге Россия Федерациясе гражданины паспортын) бирүне туктатып тору турында Карар кабул итә[42]. Республикада халыкка 1974 елгы үрнәктәге паспортлар (СССР гражданины паспорты) бирүне дәвам итә.

2000 елның 15 декабрендә Уфада узган Россия Президенты Администрациясе вәкилләре һәм Башкортостан һәм Татарстан җитәкчеләре киңәшмәсендә әлеге республикаларда Россия паспортларын тарату мәсьәләсе буенча үзара килешенгән уртак карар эшләнә[43]. 2000 елның 20 декабрендә Татарстан Югары суды Дәүләт Советының яңа үрнәктәге Россия паспортларын бирүне туктатып тору турындагы карарын кире кага[44].

2001 елның 5 гыйнварында Россия Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе республикаларында рәсмиләштерү өчен билгеләнгән Россия паспорты бланкларына республиканың дәүләт гербы сурәтләнгән һәм бу республиканың дәүләт телендә (телләрендә) гражданның шәхесе турында мәгълүмат кертүне күздә тоткан кушымталар ясарга рөхсәт бирелә[45]. 2001 елның маенда Татарстан Министрлар Кабинеты өстәмә бит формасын раслый[46], шуның белән СССР гражданины паспортларын Россия Федерациясе гражданы паспортларын бирү һәм алмаштыру реформасын санкцияли[47]. Паспорт реформасын керткәндә (бигрәк тә беренче тапкыр паспорт алучы мәктәп укучыларыннан[48]) яңа үрнәктәге паспорт алу турында массакүләм мөрәҗәгать итү очраклары теркәлә, шуңа күрә реформа барышында (ягъни 2004 елның 1 июленә кадәр) яңа үрнәктәге паспортларның 18 %ы (якынча 580 мең данә) өстәмә битсез бирелә[49].

1994 елның 15 февралендә Мәскәүдә Россия Президенты Б. Ельцин һәм Россия Федерациясе исеменнән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе В. Черномырдин белән Татарстан Республикасы Президенты М. Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры М. Сабиров «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында»гы Шартнамәне имзалый. 1991 елда ук башланган озакка сузылган сөйләшүләр процессы Шартнамәгә нигез булып тора[50]. Документта Татарстанның Россия белән берләшкән дәүләт булуы турында игълан ителә. Шартнамә нигезендә Татарстан Республикасы үз Конституциясенә һәм законнарына ия булырга, республика салымнарын билгеләргә һәм җыярга, республика гражданлыгын кертергә, РФ субъектлары һәм чит дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга һәм сакларга, Милли банк төзергә, тышкы икътисади эшчәнлекне мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыру хокукын ала[51]. Республиканың дәүләт хакимияте органнары «Татарстан халкының гаҗәеп байлыгы һәм милке» дип игълан ителгән табигый ресурсларны биләү, алардан файдалану һәм алар белән эш итү мәсьәләләрен хәл итәргә хокуклы була.

XXI гасыр

2000 елда Татарстан Идел буе федераль округы составына керә. 2000 елдан соң Татарстан Конституциясен Россия Конституциясе белән тәңгәлләштерү эше башлана. 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы республика Конституциясенең яңа басмасын кабул итә, анда Татарстан Россия Федерациясе белән берләшкән дәүләт һәм халыкара хокук субъекты түгел дип күрсәтелә[52].

2003 елда элек төзелгән килешүләрне яңартуга ике ел вакыт биргән «РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль канунга төзәтмәләр кабул ителә. Алар федераль законнар белән расланырга тиеш була.

2005 елның октябрендә Татарстан белән Федераль үзәк арасында вәкаләтләрне чикләү турындагы яңа Шартнамә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан хуплана. Анда төбәк өчен элекке финанс, шул исәптән үзәккә салым түләүләренең киметелгән проценты преференцияләре юк, табигый ресурслар инде Татарстан халкының милке һәм байлыгы дип аталмый. Документта ике дәүләт теле — рус һәм татар телләре, шулай ук республиканың югары вазыйфаи затының бу ике телне дә белү зарурлыгы билгеләнә. Төбәкнең татар телендә кушымталы һәм республика гербы төшерелгән паспортлар бирү хокукы калдырыла. 2006 елда килешүне Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев имзалый, Дәүләт Думасы раслый.

2023 елда Татарстан Конституциясенә җитди төзәтмәләр кертелә, алар нигезендә республика суверенитеты[53], Татарстан белән Россия арасындагы шартнамә, Татарстан гражданлыгы, Татарстан Конституция суды турындагы нигезләмәләр юкка чыгара, шулай ук Татарстан Президенты вазифасы Татарстан Рәисе итеп үзгәртелә.

Искәрмәләр

  1. 1 2 [ Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика] — ЗСЭ
  2. Гамира Гадельшина. Мамонты родом из Деукова// Республика Татарстан. — 2001. — № 65 (24362) — 31 марта.
  3. Комплексное исследование разрушаемых археологических памятников на участке береговой линии Куйбышевского водохранилища у с. Измери (Спасский район РТ). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2018. Архивировано 3 август 2020 года.
  4. Археологические памятники на территории Татарстана // Сайт Казанского федерального университета.
  5. Халиков А. Х. Балановские памятники в Татарии // Краткие сообщения института археологии. 1964. Вып. 97.
  6. Бронзовый век. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2017. Архивировано 13 май 2017 года.
  7. Казаков Е., Рафикова 3. Древняя история края
  8. Файзуллина Д. Ф., Чижевский А. А. Украшения и предметы одежды маклашеевской культуры Архивная копия от 26 сентябрь 2020 на Wayback Machine
  9. Голдина Р. Д. К вопросу о времени и истоках появления пашенного земледелия в Прикамье Архивная копия от 21 март 2022 на Wayback Machine, 2020. С. 10—18
  10. Сташенков Д. А. О ранней дате именьковской культуры Архивная копия от 28 декабрь 2019 на Wayback Machine // 40 лет Средневолжской археологической экспедиции: Краеведческие записки / Отв. ред Л. В. Кузнецова. Самара: ООО «Офорт», 2010. – 282 с.: ил. – (Выпуск XV). С. 111
  11. Сташенков Д. А. Об этнокультурных связях населения именьковской культуры // Славяноведение. — № 2. — С. 26—27. — ISSN 0869-544X.
  12. Богачёв А. В. К вопросу об археологической идентификации рогов списка «Воинственных северных племён» Иордана Архивная копия от 28 июнь 2021 на Wayback Machine // Известия Самарского научного центра Российской академии наук, 2016
  13. Казаков Е. П. Коминтерновский II могильник в системе древностей эпохи тюркских каганатов // Культуры евразийских степей второй половины I тысячелетия нашей эры (вопросы хронологии). Самара, 1996
  14. Матвеева Г. И. Могильники ранних болгар на Самарской Луке. Глава 6
  15. Белавин А. М., Крыласова Н. Б., Данич А. В. Венгерские (мадьярские) черты погребального обряда средневековых могильников Предуралья Архивная копия от 23 гыйнвар 2022 на Wayback Machine // Археология евразийских степей. № 6. 2018
  16. Данич А. В. Исследования Баяновского могильника Архивная копия от 23 гыйнвар 2022 на Wayback Machine // Труды Камской археолого-этнографической экспедиции, 2016
  17. В.Д. Димитриев. Волжская Болгария. Электронная Чувашская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2023.
  18. Рафаэль Хакимов: «За разными проектами татарской автономии стояли различные политические силы». 4 февраль 2025 тикшерелде.
  19. Декрет ВЦИК и СНК № 222 от 27 мая 1920 года «Об Автономной Татарской Социалистической Советской Республике» // Известия ВЦИК. — 1920 — № 115. — 29 мая.
  20. И. Тагиров. «Как создавался Татарстан», журнал «Идель», 1999, № 2
  21. Асылгужин Р. Р., Баширова Ф. Е., Маннапов М. М., Мухаматьянов Р. Т., Рыскулов Р. М., Фаттахова Т. Д., Юсупов Ю. М. Башкиры в субъектах Российской Федерации.// История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2012. — Т. VII. — С. 366. — 424 с. — ISBN 978-5-4466-0040-3.
  22. 80 лет назад было принято решение о переводе татарского алфавита на кириллицу (2019-05-05). 4 февраль 2025 тикшерелде.
  23. Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2013. Архивировано из оригинала 13 ноябрь 2013 года.
  24. Степанов А. Ф. Большой террор в Татарской АССР: массовая «кулацкая» операция по приказу НКВД СССР № 00447 (по материалам протоколов Республиканской тройки НКВД) // История сталинизма: репрессированная российская провинция. Материалы международной научной конференции. Смоленск, 9 — 11 октября 2009 года. — М.: РОССПЭН, 2011. — С. 188.
  25. «Банкетная кампания» 1904 — Большой Иргиз. — М., 2005. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 3). — ISBN 5-85270-331-1.
  26. Декларация ТССР от 30 августа 1990 года, № 334-XII «О государственном суверенитете Татарской Советской Социалистической Республики» // Коммунист Татарии. — 1990. — № 10; Ведомости Верховного Совета Татарстана. — 1992. — № 1. — C. 3.
  27. Измайлов И. М. М. Хасанов: «Постановку вопроса о государственном суверенитете считаю обоснованной и своевременной» Архивная копия от 5 март 2016 на Wayback Machine // Научно-документальный журнал «Гасырлар авазы — Эхо веков». — 1997. — № 3-4.
  28. Бушуев А.С., Тагиров И.Р. Политическое развитие постсоветского Татарстана: от советской автономии к современной модели // Гасырлар авазы - Эхо веков. — № 4. — С. 6-21. — ISSN 2073-7475. Архивировано из первоисточника 11 декабрь 2021.
  29. Постановление Верховного Совета Татарской ССР от 24 октября 1991 года «Об Акте государственной независимости Республики Татарстан».
  30. Протокол Окружной комиссии по Татарстанскому избирательному округу 16 «Результаты всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года в Республике Татарстан».
  31. Итоги всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года 2012 елның 8 июнь көнендә архивланган. // Официальный сайт ЦИК России.
  32. «Казанский Федералист»: Договор Российской Федерации и Республики Татарстан «О разграничении предметов ведения и взаимном делегировании полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан»
  33. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-11-13, retrieved 2016-03-22 
  34. Декларация о вхождении Республики Татарстан в Содружество Независимых Государств.
  35. Закон РТ от 7 февраля 1992 года № 1413-XII «Об изменении наименования Татарской Советской Социалистической Республики и внесении соответствующих изменений в Конституцию (основной Закон) Татарской ССР» // Ведомости Верховного Совета Татарстана. — 1992. — № 4. — C. 44.
  36. Протокол Центральной комиссии референдума Республики Татарстан от 25 марта 1992 года «Результаты референдума Республики Татарстан 21 марта 1992 года».
  37. Постановление Конституционного Суда РСФСР от 13 марта 1992 года № П-РЗ-I «Постановление Конституционного суда РСФСР по делу о проверке конституционности Декларации о государственном суверенитете Татарской ССР от 30 августа 1990 года, Закона Татарской ССР от 18 апреля 1991 года „Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного Закона) Татарской ССР“, Закона Татарской ССР от 29 ноября 1991 года „О референдуме Татарской ССР“, постановления Верховного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 1992 года „О проведении референдума Республики Татарстан по вопросу о государственном статусе Республики Татарстан“» // Ведомости СНД и ВС РФ. — 1992. — № 13. — Ст. 671.
  38. Бушуев А.С. История переговоров Российской Федерации и Республики Татарстан в 1991-1994 гг // Федерализм. — № 2. — С. 155—162. — ISSN 2073-1051. Архивировано из первоисточника 23 март 2018.
  39. Закон Республики Татарстан от 6 ноября 1992 года, № 1665-XII
  40. Итоги всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года Архивная копия от 8 июнь 2012 на Wayback Machine // Официальный сайт ЦИК России.
  41. "РГ" вспоминает "валюты", бывшие в обращении в России в 90-е годы - Российская газета (2013-07-24). 4 февраль 2025 тикшерелде.
  42. Постановление Госсовета РТ от 13 ноября 1997 года № 1388 «О паспорте гражданина Российской Федерации» // Республика Татарстан. — № 227—228. — 15 ноября 1997 года.
  43. Согласована форма вкладыша к бланку паспорта для жителей Башкортостана и Татарстана // Вести Отечества. — № 12 (88). — 27 марта 2001 года.
  44. Решение Верховного суда Республики Татарстан от 20 декабря 2000 года «О признании противоречащим федеральному законодательству п. 3 постановления Государственного Совета Республики Татарстан № 1388 от 13 ноября 1997 года „О паспорте гражданина Российской Федерации“».
  45. Постановление Правительства РФ от 5 января 2001 года № 7 «О внесении изменений в Постановление Правительства Российской Федерации от 8 июля 1997 года № 828» // Собрание законодательства РФ. — № 3. — ст. 242.
  46. Постановление Кабмина РТ от 21 мая 2001 года № 291 «Об утверждении формы вкладыша к бланку паспорта гражданина Российской Федерации, предназначенному для оформления в Республике Татарстан».
  47. Постановление Кабмина РТ от 26 ноября 2001 года № 830 «О мерах по обеспечению паспортной реформы в Республике Татарстан» // Республика Татарстан. — № 238—239. — 29 ноября 2001 года.
  48. Письмо Минобразования РТ от 26 июня 2003 года № 1575 «О проблемах паспортизации граждан Республики Татарстан».
  49. См.: Альбина Нигматуллина. Паспортный стон: Пять тысяч татарстанцев остались без удостоверения личности Архивная копия от 16 ноябрь 2011 на Wayback Machine // Российская газета. Волга-Урал. — № 3521. — 8 июля 2004 года.
  50. Бушуев А.С. История переговоров Российской Федерации и Республики Татарстан в 1991—1994 годах [рус.] // Федерализм : журнал. — № 2. — С. 155—162. — ISSN 2073-1051. Архивировано из первоисточника 14 декабрь 2021.
  51. «Казанский Федералист»: Договор Российской Федерации и Республики Татарстан «О разграничении предметов ведения и взаимном делегировании полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан»
  52. Бушуев А.С. Динамика политических процессов в Республике Татарстан в 1994-2020 гг. (русский) // Гасырлар авазы - Эхо веков. — № 3. — С. 98. — ISSN 2073-7475. Архивировано из первоисточника 30 ноябрь 2021.
  53. Закон Республики Татарстан от 26 января 2023 г. N 1-ЗРТ О внесении изменений в Конституцию Республики Татарстан | Горячие документы. Республика Татарстан: ГАРАНТ. 4 февраль 2025 тикшерелде.