Кытай татарлары
Кытай татарлары (塔塔尔族 /塔塔爾族 Tǎtǎěrzú) — Кытай Халык Республикасындагы 56 рәсми этник төркемнең берсе.
Кытай татарларының бабалары — Кытайга күчкән Идел буе татарлары. Алар күпчелектә Шеңҗан-Уйгыр автономияле районына кергән Дацюань-Татар милли волостендә яшиләр. Аларның саны якынча 3556 кеше[1], шул исәптә Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында — 3242 кеше (2010).
Кытай татарлары татар теленең борынгы вариантында сөйләшәләр һәм гарәп графикасын кулланалар.
Татарларның Кытайда таралышы
| Төбәк | Кешеләр саны |
| Пекин | 23 |
| Тиәнҗин | 4 |
| Хебей | 17 |
| Шәнси | 1 |
| Эчке Монголия | 6 |
| Ляониң | 14 |
| Җилин | 5 |
| Һейлоңҗаң | 3 |
| Шанхай | 12 |
| Җаңсу | 19 |
| Җеҗаң | 9 |
| Әнхой | 9 |
| Фуҗән | 17 |
| Җаңши | 4 |
| Шәндун | 11 |
| Хенән | 4 |
| Хубей | 10 |
| Хүнән | 15 |
| Гуандун | 55 |
| Гуанси | 24 |
| Хайнань | |
| Чуңчиң | 1 |
| Сичүән | 15 |
| Гуйҗоу | 3 |
| Юннән | 10 |
| Тибәт | |
| Шинши | 1 |
| Гәнсу | 18 |
| Чиңхәй | 2 |
| Ниңша-Хуэй автономияле районы | 2 |
| Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында | 3242 |
| Бөтен Кытай | 3556 |
Шәхесләр
- Миркасыйм Госманов
- Әсгать һәм Мәргуб Исхаковлар
- Хәмит Хәкимов (1938), генетик.
- Корбан-Вәли Хәлид (1864-1913), дин галиме.
- Илдус Әхтәмов (1952), сәясәтче.
- Гомәр-Хаҗи Габдуллин (?-?), эшкуар.
- Хәйдәр Шаһрани (1891-1941), педагог.