Мишәрләр

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Мишәрләр
гомуми сан
  • 622 500 чел. (1897)
яшәү җире
Теле Мишәр диалекты
Дине мөселман-сөнниләр
Бүтән халыкка керүе татарлар
Кардәш халыклары: казан татарлары, башкортлар
Логотип РУВИКИ.Медиа Мишәрләр РУВИКИ.Медиада

Мишәрләр (рус. мишари, мещеряки) — татар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц- һәм ч- диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә.

Төньяк Урал якларда 17981855 елларда шул үк аталыш белән Башкорт-Мишәр Гәскәре (рус. Башкиро-Мещерякское Войско) хәрби әгъзалары булганнар.

Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә.

Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар:

  • XIX гасырда галимнәр арасында аларның төркиләштерелгән фин-угыр мещёра кабиләсеннән килеп чыкканлыгы турындагы фикер өстенлек итә[1].
  • Кайбер галимнәр буенча (Чекалин, Магницкий. Можаровский) мишәрләр Идел буе Болгарына кергән кабиләләрнең берсе — бортаслардан чыккан. Бортасларның чыгышы да бәхәсле сорау, аңа өч караш бар: төрки, фарсы, фин-угыр кабиләләрдән чыккан халык. А. Х. Халиков буенча мишәрләр — болгарлашкан бортаслардан чыккан.
  • Мишәрләрнең үзләре арасында еш кына аларның Алтын Урдадан килеп чыгулары турындагы фикер очрый[2].
  • Мирфатыйх Зәкиев мишәрләрнең (бүгенге көн татарларның башка төркемнәреннән аермалы буларак) болгарларның токымнары булуы турында белдерә.[3]

Бүгенге көндә фәндә бу сорау буенча уртак фикер юк.

Тарих

Алтын Урда чорына кадәр мишәрләрнең бабалары Идел елгасының ике ярында да яшиләр (якынча бүгенге Сызраннан Волгоградка кадәр) (кара. бортаслар)[4].[5].

XI гасырда күчмә халыклар басымы астында (кара. Цна һәм Мукшы елгалары арасына)[4].

Алтын Урда чорында Мишәр йорты (Мукшы олысы, Үкәк һ. б. барлыкка килә.

Шулай ук карагыз

  • «Түбән Новгород татарлары» журналы

Искәрмәләр

  1. Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона
  2. О костюме мишарей // Ахмаров Г. Мишәрләр һәм аларның телләре турында.
  3. Мирфатых Закиев: «Мишары – это передовая часть татарского народа»
  4. 4,0 4,1 Р. Г. Мухамедова Мишәр татарлары. Тарихи-этнографик Историко-этнографическое тикшеренү. — М.: «Наука», 1972
  5. БСЭ. Т.4, archived from the original on 2008-06-07, retrieved 2015-02-21