Альфред Халиков

Альфред Хәсән улы Халиков (рус. Альфре́д Хаса́нович Ха́ликов, 30 май 1929, Кизләү, Иске Чаллы вулысы, Чистай кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР24 июль 1994, Казан) — Совет һәм Россия тарихчысы, археологы, Идел-Кама археологиясен һәм татар халкы тарихын өйрәнүче галим. Тарих фәннәре докторы (1966), профессор (1968), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1992). Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты (1994, үлеменнән соң).

Тормыш юлы

1929 елның 30 маенда ТАССРның Чистай кантоны[1], Кизләү авылында, укытучылар гаиләсендә туа[2]. Әтисе — Хәсән Сибгат улы Халиков — Казан университетының физика-математика факультеты доценты, әнисе — Газизә Гыйлаҗ кызы Әхмәтова — биолог булып эшли[3].

1947 елда Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, аны 1952 елда бик яхшы билгеләргә тәмамлый[4]. 1951 елда аның беренче студентлык фәнни эше СССР Югары белем бирү министрлыгы премиясенә лаек була[5].

1951–1994 елларда СССР ФА Казан филиалының (соңрак — ТР ФА) Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, кече фәнни хезмәткәрдән алып директор урынбасары (1962 елдан), археология бүлеге мөдире (1965–1988), баш фәнни хезмәткәр (1990–1994) вазифаларында хезмәт куя[2].

1955 елда «Бронза чорында Казан Идел буе халкы тарихы» темасына кандидатлык, 1966 елда «Таш һәм бронза гасырларда Урта Идел буе» темасына докторлык диссертацияләрен яклый[4].

1957 елдан Казан университетында укыта, 1968 елда профессор исемен ала. 1978 елда университет каршындагы археология музеен яңадан торгызуга үзеннән зур өлеш кертә[4].

1994 елның 4 сентябрендә вафат була, Казан шәһәрендә җирләнгән[2].

Фәнни эшчәнлеге

1951 елдан таш гасырдан алып урта гасырларга кадәрге Идел-Кама буендагы археологик истәлекләрне өйрәнә. Казан яны, Ананьино һәм Пьяный бор археологик культураларын төп өйрәнүчеләрнең берсе[4].

Мари (1956–1960)[6], Татарстан, Биләр һәм башка археологик экспедицияләргә, Куйбышев, Түбән Кама, Чабаксар ГЭСлары су басу зоналарындагы тикшеренүләргә җитәкчелек итә[4]. 1993 елда аның җитәкчелегендә Алабуга (Шайтан) шәһәрлегендә киңкүләмле казу эшләре алып барыла, алар нәтиҗәсендә X–XII гасырлар болгар кирмән-ныгытмасының таш нигезе («Ак мәчет») ачыла[7].

Идел-Кама буе археологиясенә (таш гасырдан башлап), Көнчыгыш Европаның фин-угыр һәм төрки халыкларының этномәдәни тарихына, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Казан тарихына багышланган фундаменталь хезмәтләр авторы[4].

«Татарстан Республикасы археология картасы» (1981–1990) күптомлы басмасының фәнни җитәкчесе һәм җаваплы мөхәррире. Бу хезмәте өчен Татарстан Республикасының дәүләт премиясенә лаек була (1994, үлгәннән соң)[2].

Биләрдә һәм аның тирәсендә, Казан Кремлендә, Алабугада музей-тыюлыклар оештыру инициаторларының берсе[4], аның җитәкчелегендә Идел-Кама буеның беренчел һәм урта гасыр археологиясе буенча фәнни мәктәп формалаша[8].

Укучылары арасында — П. Н. Старостин, Е. П. Казаков, Р. Г. Фәхретдинов, Р. С. Габәшев, В. С. Патрушев, С. В. Кузьминых, Ф. Ш. Хуҗин, Р. Ф. Шәрифуллин, В. В. Никитин, Б. С. Соловьёв, С. В. Большов, В. Н. Марков, А. Г. Ситдыйков һ. б. кебек галимнәр[9].

Шәхси тормыш

Альфред Халиков өйләнгән булган, аның дүрт баласы була: Наил (этнограф, 1951–2021), Елена (хокук белгече), Михаил, Диләрә (хокук белгече)[10][3].

Хәтер

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Төп хезмәтләре

  • Халиков А. Х. Древняя история Среднего Поволжья / АН СССР. Ин-т языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова. — М.: Наука, 1969. — 396 с. — 1850 экз.
  • Халиков А. Х. Волго-Камье в начале эпохи раннего железа (VIII–VI вв. до н. э.). — М.: Наука, 1977. — 264 с.
  • Халиков А. Х. Происхождение татар Поволжья и Приуралья. — Казань: Татарское книжное издательство, 1978. — 160 с.
  • Халиков А. Х. Приказанская культура. — М., 1980. — 128 с. — (Свод археологических источников).
  • Халиков А. Х., Патрушев В. С. Волжские ананьинцы (Старший Ахмыловский могильник). — М.: Наука, 1982. — 277 с.
  • Халиков А. Х. Татарский народ и его предки. — Казань: Татарское книжное издательство, 1989. — 220 с.
  • Халиков А. Х. Буртасы и их историко-археологическое определение // Вопросы этнической истории Волго-Донья в эпоху средневековья и проблема буртасов. — Пенза, 1990. — С. 88–97.
  • Халиков А. Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария / АН Татарстана. — Казань: Фэн, 1994. — 168 с.
  • Моця А. П., Халиков А. Х. Булгар — Киев: пути — связи — судьбы. — Киев : [б. и.], 1997.
  • Халиков А. Х., Халикова Е. А. Ранние венгры на Каме и Урале (Больше-Тиганский могильник). — Казань: Фəн, 2018. — (Археология евразийских степей; вып. 25).

Искәрмәләр

  1. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Нурлат районы.
  2. 1 2 3 4 5 Халиков Альфред Хасанович (рус.). Татарская энциклопедия. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  3. 1 2 Софья Хамидуллина. Археология держится на талантливых энтузиастах (рус.). Казанские ведомости (2 декабрь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  4. 1 2 3 4 5 6 7 Халиков Альфред Хасанович (рус.). Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  5. Полина Федорова. «Очень интересная находка...» (рус.). Казанские ведомости (27 май 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  6. Иванов А. И. А. Х. Халиков и изучение эпохи бронзы в Марийском Поволжье // Поволжская археология : журнал. — 2016.
  7. Хамидуллин Б.Л. Альфред Халиков: выдающийся археолог и популяризатор истории народов Среднего Поволжья // Tatarica : журнал. — 2019. — № № 1 (12). — С. 159-166.
  8. Хузин, 2009, бит. 45–50
  9. Хузин, 2009, бит. 60–75
  10. Владислав Безменов. Татарский джентльмен-археолог: в Казани почтили память Альфреда Халикова (рус.). milliard.tatar (1 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  11. 1 2 3 Халиков Альфред Хасанович (рус.). bigenc.ru (31 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  12. К 90-летию со дня рождения выдающегося археолога Альфреда Халикова в КФУ открыли мемориальную аудиторию (рус.). media.kpfu.ru (31 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
  13. Открытие мемориальной доски памяти Альфреда Хасановича Халикова (рус.). Art16.ru (14 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
  14. Памятная доска А.Х. Халикову, Казань — 2ГИС (рус.). 2gis.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
  15. Любовь Агеева. Казанский летописец Альфред Халиков (рус.). Казанские истории (3 июнь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.

Әдәбият

  • Уланд — Хватцев. — М., 2017. — С. 728. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 33). — ISBN 978-5-85270-370-5.
  • Альфред Халиков. — Татар. кн. изд-во, 2025. — (Шәхесләребез).
  • Альфред Хасанович Халиков: ученый и учитель / Хузин Ф. Ш. — Казань: Фэн, 2009. — 188 с. — ISBN 978-5-9690-0110-7.
  • Кузьминыx С.В., Стapостин П.Н., Xузин Ф.Ш. Альфред Хасанович Халиков. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. — (Шәхесләребез).

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә