Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе | |
---|---|
![]() | |
Адрес: |
![]() ![]() Казан шәһәренең Бауман урамы, 20 йорт. |
Оешма төре: | дәүләт фән академиясе |
Рәсми телләр: | татар теле, рус теле |
Җитәкчеләр | |
Президент | Рифкать Миңнеханов |
Нигезләү | |
30 сентябр 1991 | |
https://www.antat.ru/tt/ |
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (кыскартмасы ТР ФА, рус. Академия наук Республики Татарстан; ингл. Academy of Sciences of Republic of Tatarstan) — Татарстан Республикасының дәүләт фәнни бюджет учреждениесе.
Тарих
Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев 1991 елның 30 сентябрь көнне имзалаган УП-138 санлы фәрманы нигезендә «…республикада фундаменталь фәннәрнең югары дәрәҗәдәге үсешен тәэмин итү, матди һәм рухи мәдәниятнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә республиканың академик, тармак институтларында һәм югары уку йортларында фәнни-тикшеренү эшләрен координацияләү максатында» эшли башлый.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ТР Министрлар Кабинеты Аппараты тарафыннан гамәлгә куела һәм республика бюджетыннан финанслана[1].
Төп максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан Республикасының тотрыклы социаль-икътисади, рухи һәм технологик үсешен тәэмин итү өчен юнәлешле фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр оештыру һәм үткәрү.
Эшчәнлеге
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең эшчәнлеге республикада гуманитар, табигать һәм техник фәннәрне үстерүгә юнәлгән.
Фәнни-тармак һәм территориаль принциплар буенча оешкан һәм 7 бүлектән тора:
- Гуманитар фәннәр бүлеге;
- Социаль-икътисади фәннәр бүлеге;
- Медицина һәм биология фәннәре бүлеге;
- Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге;
- Математика, механика һәм машина белеме бүлеге;
- Физика, энергетика һәм җир турындагы фәннәр бүлеге;
- Химия һәм химик технологияләр бүлеге;
Шулай ук Ульяновск өлкәсе җирлегендә эшли торган Ульяновск төбәк бүлекчәсе.
2014 елдан ТР ФА структурасына аерым структур бүлекчәләр сыйфатында институтлар һәм үзәкләр керә:
- Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты;
- Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты;
- Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты;
- Экология һәм табигый байлыклар проблемасы институты;
- Альфред Халиков исемендәге Археология институты;
- Гамәли семиотика институты;
- Исламны өйрәнү үзәге;
- Гаилә һәм демография үзәге.
Фәннәр академиясендә «Научный Татарстан» һәм «Фәнни Татарстан» фәнни журналларына материаллар туплана һәм нәшер ителә.
Бүләкләре
ТР Фәннәр академиясе Президиумы фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү буенча комиссия функцияләренә ия.
Исемле премияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов исемендәге халыкара премия;
- Парамагнит резонанс өлкәсендә Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия;
- Инженерлык фәне өлкәсендә зур өлеш керткән өчен А. Н. Туполев исемендәге халыкара премия;
- Органик химия өлкәсендә В. В. Марковников исемендәге халыкара премия;
- Инженерлык фәне өлкәсендә яшь галимнәргә В. Е. Алемасов исемендәге дәүләт премиясе;
- Педагогика өлкәсендә М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләү комитетлары эшчәнлеген оештыра.
- Гуманитар фәннәр өлкәсендәге уңышлар өчен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премия;
- Математика, механика һәм техник фәннәр өлкәсендәге уңышлар өчен Хәмид Мөштәри исемендәге премия;
- Химия өлкәсендәге уңышлар өчен Гыйлем Камай исемендәге премия;
- Биология өлкәсендәге уңышлар өчен Александр Энгельгардт исемендәге премия;
- Медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышлар өчен Әбүбәкер Терегулов исемендәге премия;
- Ветеринария өлкәсендәге уңышлар өчен К. Г. Боль исемендәге премия;
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлар өчен В. П. Мосолов исемендәге премия;
- Аллергология, иммунология һәм гомуми патологияләрне өйрәнү өлкәсендәге уңышлары өчен А. Д. Адо исемендәге премия;
- Табигатьне рациональ куллану һәм тирә як мохитне саклау өлкәсендәге уңышлар өчен В. А. Попов исемендәге премия;
- Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү өлкәсендәге уңышлар өчен Г. Ибраһимов исемендәге премия булдырыла.
Медальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан Республика Фәннәр академиясенең алтын медале күренекле фәнни хезмәтләр, казанышлар һәм ачышлар яисә гуманитар һәм табигый-техник фәннәр өлкәсендә зур фәнни һәм практик әһәмияткә ия хезмәтләр җыелмасы, яки күренекле фәнни-практик эшчәнлек, инновацион экономика һәм фәннең приоритетлы юнәлешләрен эшләүгә, фәнни мәктәп оештыруга, Татарстан Республикасына фәнни кадрлар тәрбияләү һәм әзерләүгә керткән хезмәтләр өчен бирелә[2].
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең көмеш медале күләмле аерым фәнни хезмәтләр, ачышлар, уйлап табулар, шулай ук бер тематикадагы фәнни хезмәтләр сериясе яисә республикадагы нәтиҗәле фәнни-практик яки фәнни-оештыру эшчәнлеге өчен тапшырыла[2].
ТР ФА «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республика конкурсын оештыручыларның берсе; табигый, техник һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә яшь галимнәр өчен грантлар һәм премияләр өчен бәйгеләр үткәрә; Россия фән фондының төбәк конкурсын оештыруда катнаша.
Академиядә түбәндәге журналлар чыгарыла:
- ««Поволжская археология» (Scopus һәм ЮАК мәгълүматлар базасында),
- «Археология Евразийских степей» (Scopus һәм ЮАК мәгълүматлар базасында),
- «Российский журнал прикладной экологии» (ЮАК мәгълүматлар базасында),
- «Научный Татарстан» һәм «Фәнни Татарстан» (РИНЦ мәгълүматлар базасында).
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президентлары
№ | Фотосурәт | Исем | Хезмәт вакыты |
---|---|---|---|
1 | ![]() |
Мансур Хәсән улы Хәсәнов
(1930—2010) |
1992 — 2006[3] |
2 | ![]() |
Әхмәт Мазһар улы Мазһаров
(1943 елда туган) |
2006 — 2014[4] |
3 | ![]() |
Мәгъсүм Хәлимулла улы Сәлахов
(1951 елда туган) |
2014 — 2023[4] |
4 | ![]() |
Рифкать Нургали улы Миңнеханов
(1955 елда туган) |
с июля 2023[5][6] |
Искәрмәләр
- ↑ Академия турында. ТР ФА
- ↑ 1 2 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең бүләкләре
- ↑ К 20-летию Академии наук Республики Татарстан . // Сайт Главного архивного управления при Кабинете Министров Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2016. Архивировано из оригинала 15 сентябрь 2016 года.
- ↑ 1 2 Общие сведения . Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2024. Архивировано 5 декабрь 2023 года.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. Минниханова – в президенты: как Мякзюм Халимулович уступал дорогу Рифкату Нургалиевичу . Бизнес Online (11 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2023. Архивировано 11 июль 2023 года.
- ↑ Рифката Минниханова избрали на пост президента Академии наук РТ . Татар-информ?! (11 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2023. Архивировано 11 июль 2023 года.
Әдәбият
- Академия наук Республики Татарстан: Справочник / Составители: А. И. Афанасьев, Н. М. Валитова, В. П. Мережин, И. Р. Каримов: Пер. на татарск. Р. А. Сагъдиева; пер. на англ. А. Г. Ахметовой. — Казань: Фэн (Наука), 2002. — 520 с. — 2000 экз. — ISBN 5-7544-0171-X. (в пер.)
- Академия наук Республики Татарстан: вехи истории (1991—2021 гг.) Альбом / автор-сост. Л. М. Айнутдинова. — Казань: ОСП «Институт Татарской энциклопедии и регионоведения», 2021. — 132 с.: ил.