Татарстан фәне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Безнең төбәктә тупланган белемнәрне системага салырга омтылу Сарай әл-Мәхрүсә шәһәре мәдәни һәм фәнни тормыш үзәгенә әверелә: андагы гыйльми-рухани катлавның шактый өлешен Идел буе Болгарыннан чыккан кешеләр тәшкил итә. Дин гыйлеме, математик, географи, астрономи, медицин һ.б. фәннәр дә үсә. Н.Коперник белән Ж.Брунога кәдәр үк инде Сәйф Сараиның "Сөхәйл вә Гөлдерсен" (1394) поемасында Җирнең Кояш тирәли әйләнүе турында фикер әйтелә.

Яңа заман фәне хәзерге Татарстан территориясендә 18 йөзнең 1 яртысыннан үсә башлый. Петербург ФАнең системалы фәнни-тикшеренү ешләре планына Идел-Урал төбәген өйрәнү эше кертелә. 1730 елларда К. Насыйри, С.П.Королев, В.М.Петляков, А.Н.Туполев һ.б. яңа тип хәрби самолетлар, реактив двигательләр, И.В.Курчатов, А.П.Александров һ.б. атом-төш коралы булдыру өлкәсендә еш алып баралар. 1945 елда СССР ФАнең Казан филиалы оештырыла (к. РФАнең Казан Гыйльми үзәге). Ул биш фәнни-тикшеренү ин-тын - Биология, Геология, Физик-техник, Химия, Тел, әдәбият һәм тарих ин-тларын һәм су хуҗалыгы проблемнары, энергетик, фәнни-техник пропаганда бүлекләрен үз еченә ала (к. Казан биологи институты, Казан физик-техник институты, Оргәник һәм физик хими институты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологисы үзәк институты, Тел, әдәбият һәм тарих институты). 1950-70 елларда башкалада һәм републикның бүтән шәһәрләрендә күп кенә тармаклардагы зур фәнни-тикшеренү ин-тлары: Казан авиаси технологисы һәм җитештерүне оештыру институты, Үзәктән кугыч һәм роторлы компрессорлар институты, "ГИПО", Татарстан нефт машиналары төзү институты, Вакуум машиналары төзү институты, Махсус төр качуклар институты ачыла, алар фундаментәл фәннәрне үстерүгә, ш.у. сәнәгәт һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә күтәрелгән проблемнарны хәл итүгә әхәмиәтле өлеш кертәләр. Күп кенә яңа зур фәнни мәктәпләр барлыкка килә (к. Хәрәкәт тотрыклылыгы теориясе Казан фәнни мәктәбе, Кайтма кыри мәсәләләрнең Казан фәнни мәктәбе, Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбе, Казан гидроаеромеханик фәнни мәктәбе, Җирасты гидромеханигының Казан фәнни мәктәбе). Татарстан гәлимнәре аеруча актуал фәнни һәм халык хуҗалыгы өчен әхәмиәтле мәсәләләрне хәл итүгә шакти зур өлеш кертә. Алар тарафыннан физикны, техникны, югары молекуляр кушылмалар химисын, нефт химисын, табиги кушылмаларны, Татарстан һәм Урта Идел буеның җир астын, туфрак белемен, үсемлекләр физиологисын, зоологи, медицин, Татар теле һәм әдәбияты белемнәрен, ТР тарихын һ.б. өйрәнү өлкәсендә күпкырлы еш алып барыла. Фәнни казанышлары белән киң танылган гәлимнәр: хими өлкәсендә - А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, Г.Х.Камай, П.А.Кирпичников, А.И.Коновалов, А.Н.Пудовик; физик-математик фәннәрендә - С.А.Әлтшулер, А.Д.Дубяго, Б.М.Козырев, Б.Л.Лаптев, В.В.Морозов, Х.М.Мөштәри, А.П.Норден, М.Т.Нужин, А.З.Петров, Х.С.Салихов, Г.Г.Тумашев; биологида - А.М.Алексейев, Н.И.Ливанов, А.В.Кибяков, В.А.Попов, И.А.Тарчевский; геологида - И.Г.Йосыпов, Л.М.Миропольский, Р.Х.Мөслимев, Е.И.Тихвинская, В.П.Тронов; медицинда - С.М.Алексейев, В.Г.Груздев, И.В.Домрачйов, Д.М.Зөбәйерев, М.К.Михайлов, Ю.А.Ратнер, Л.М.Рахлин, М.З.Сигәл, Ә.Г.Терегулов, М.Х.Фәйзуллин, Л.И.Шулутко; авыл хуҗалыгы һәм ветеринарида - К.Г.Боль, Б.И.Гөризонтов, Х.Г.Гиззәтуллин, В.П.Мосолов, Г.З.Равилев, А.П.Студенсов, М.П.Тушнов, И.В.Үтәй, Н.Җ.Хаҗипов, Р.Р.Хөсәйенев, А.Г.Җиһаншин; хуманитар фәннәр өлкәсендә - Я.Г.Абдуллин, А.Г.Әхмәдуллин, Е.П.Бусыгин, М.И.Габдрахманов, М.Х.Гайнуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиев, М.Г.Госманов, Х.Г.Госманов, И.П.Ермолаев, М.З.Зәкиев, Ә.Г.Кәримуллин, А.Л.Литвин, М.И.Мәхмүтев, Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ф.Мөхәммәдьяров, Г.В.Мөхәммәтҗанова, Ә.Г.Мөхәммәдиев, М.К.Мөхәррәмев, Р.И.Нәфиков, И.З.Нуруллин, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, И.Р.Таһиров, Д.Г.Тумашева, Р.Г.Фәхретдинев, В.Х.Хаков, А.Х.Халиков, Г.М.Халит, Р.С.Хәкимев, М.Х.Хәсәнев, Н.Ш.Хисамов, Н.Г.Юзиев, Х.Х.Ярми. Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы күренешен ачу дөньякүләм әхәмиәткә ия казаныш санала. 1992 елда републикадагы югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре җирлегендә Татарстан Републигы Фәннәр академисы оештырыла. Аның 7 бүлегендә тарих, филологи, фәлсәфә, сәясәт белеме, психологи, педагогик, сәнгәт, хокук белеме, биологи, медицин, математик, механик һәм машиналар төзелеше, физик, енергетик, Җир турындагы фәннәр, хими һәм хими технологилары һ.б. буенча әйдәп баручы белгечләр туплана. ТР ФАнең Көньяк-Көнчыгыш регионәл фәнни үзәге (1998, Бөгелмә ш.) һәм Ульянов регионәл бүлеге (1999) төзелә. 2002 елда ТРда 972 фән докторы һәм 5400 фән кандидаты, Рәсәй ФАнең 4 хакики һәм 6 мөхбир әгзасы, ТР ФАнең 34 хакики һәм 65 мөхбир, 10 шәрәфле әгъзасы ешли. Републик гәлимнәре ТРның дәүләт икътисади һәм иҗтимаги алгарыш програмын, аның төп кануннарын, әйләнә-тирә мөхитне саклау, җир асты, нефт һәм газ, мәгәриф, фән һәм фәнни ешчәнлек хакындагы законнарны ешләүдә актиф катнаша. Татарстан гәлимнәре дөнья фәне белән интенсив багланыш урнаштыра, 1990 еллар дәүамында Европа, Азия һәм Америк илләренең академилары һәм фәнни үзәкләре белән 20 дән артык килешү төзелә. Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара бүләк, Е.К.Завойский исемендәге халыкара бүләк, Халыкара Арбузов бүләге, ш.у. ТР ФАнең күренекле гәлимнәр Ш.Мәрҗани, Г.Х.Камай, Х.М.Мөштәри, В.А.Энгелгәрдт, Ә.Г.Терегулов, К.Г.Боль, В.П.Мосолов исемендәге бүләкләр булдырыла.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр