Валентин Глушко

Валентин Пётр улы Глушко (2.9.1908, Одесса шәһәре - 10.1.1989, Мәскәү) - конструктор, ракета двигательләрен төзү һәм ракета-космик техника гыйлеме белгече. 1929 елда Ленинград университетының физика-математика факультетын тәмамлый. 1933 гә кадәр Газодинамика лабораториясендә (Ленинград), электроракета, сыек ягулыклы ракета двигательләре (ЖРД) төзү бүлеген оештыра һәм җитәкли. 1934 елны Мәскәүдә Ракета фәнни-тикшеренү институтын оештыра.

Тәрҗемәи хәле

Россиядә сыек ягулыклы ракета двигательләрен төзү эшенә нигез салучы.

Фәнни эшчәнлеге

Глушконың төп хезмәтләре сыек ягулыклы ракета двигательләрен һәм космик аппаратларны төзү һәм үстерүнең мөһим мәсьәләләрен теоретик һәм тәҗрибә тикшерүләренә багышланган.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре

  • ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1958; мөхбир әгъза 1953)
  • Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1956, 1961)
  • Ленин премиясе (1957)
  • ССРБ Дәүләт бүләкләре (1967, 1984)
  • Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы (1976)
  • Биш Ленин ордены
  • Октябрь Инкыйлабы ордены
  • Кызыл Байрак ордены
  • К.Э. Циолковский исемендәге медаль белән (1958) бүләкләнә.
  • һәм башка медальләр

Фәнни хезмәтләре

  • Ракеты, их устройство и применение. М.-Л., 1935 (автордаш)
  • Жидкое топливо для реактивных двигателей. М., 1936. Ч. 1
  • Путь в ракетной технике. М., 1977
  • Развитие ракетостроения и космонавтики в СССР. М., 1987.

Әдәбият

  • Однажды и навсегда. Книга о Валентине Петровиче Глушко. М., 1998; Космонавтика: Энцикл. М., 1985.
  1. Valentin Petrovich Glushko // Encyclopædia Britannica (ингл.)

Төркемнәр