Газиз Гобәйдуллин
Газиз Салих улы Гобәйдуллин (15 (27) июнь 1887, Зәйни Солтан урамы, 12, 5 нче пүлисә бүлеге, Казан, Казан губернасы, Россия империясе — 13 октябрь 1937, Казан) — татар тарихчысы, көнчыгыш белгече, язучы һәм архивчы.
Тәрҗемәи хәле
1887 елның 15 (27) июнендә Казанда туа. Әтисе - эшкуар[1].
«Халидия» мәдрәсәсен тәмамлый. Яшь чагында исламны реформалаштыру идеяләре белән мавыга, ислам мәгарифен реформалаштыруны яклап чыккан шәкертләр берләшмәсенә керә, әтисенең акчасына җәдитчелек юнәлешендәге «Әл-ислах» газетын финанслый. Газизнең мавыгулары, шулай ук аның белем алуын дәвам итү нияте әтисендә аңламаучылык тудыра, алар арасындагы низаг кискенләшә, хәтта мәдәнияттә чагылыш таба — аның мотивлары буенча Фатих Әмирханның «Яшьләр» пьесасы языла[1][2][3].
1910 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә, әмма бер елдан соң шул ук университетның тарих-филология факультетына күчә[3].
1914 елда Газиз Гобәйдуллин сәүдәгәр кызы Рабига Казаковага өйләнә. Өйләнгәннән соң, берничә уку йортында, шул исәптән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли[2].
Университетны тәмамлагач, бер ел дәвамында Троицк уку йортларында укыта. 1917 елда Казанга кайта, анда җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Шәһәр думасына сайлана, Төньяк-көнчыгыш археология һәм этнография институтын оештыруда катнаша. Аннары Казан университетының аспирантурасында укый[2].
1921 елда Газиз Гобәйдуллинга шикаять языла, һәм ул кулга алына, әмма тиздән иреккә чыгарыла[1].
1925 елда Азәрбайҗан Республикасы Милли архив идарәсе архивчысы итеп билгеләнә. Бу архивта тикшеренүләр нигезендә «Азәрбайҗан бәкләре һәм аларга буйсынган крестьяннар», «XIX гасырда Азәрбайҗанда феодал катламнар һәм крестьянлык» һәм «Азәрбайҗанның вакыф мөлкәтләре» дигән хезмәтләре языла[2].
1937 елның февралендә Азәрбайҗан Республикасы Милли архив идарәсеннән эштән азат ителә, шуннан соң тиздән ялган шикаять буенча кулга алына. «СССРдан милли республикаларны кораллы юл белән тартып алуны һәм бердәм төрки дәүләт төзүне әзерләүче „Бөтенсоюз контрреволюцион пантөркистлык оешмасы үзәге“ әгъзасы булуда, шулай ук Германия, Япония һәм Төркия күзәтү органнары агенты булып торуда» гаепләнә[1][3][2].
1937 елның 13 октябрендә атып үтерелә[1].
1957 елда аклана[3].
Әдәби эшчәнлеге
1907 елдан әсәрләре басыла. «Аң» журналында мәкаләләрен нәшер итә, анда татар тарихы, әдәбияты, педагогикасы өлкәсендәге берничә хезмәтен, шулай ук хикәяләрен һәм фельетоннарын урнаштыра. 1915 елда нәшер ителгән Шиһабетдин Мәрҗани турындагы фундаменталь хезмәтне әзерләүдә катнаша. 1918 елда «Корылтай» газетында басыла[1][3][2].
Татар телен язу өчен гарәп язуын куллана. Берничә хезмәтен Гали Рәхим белән берлектә яза[2].
Тарих буенча түбәндәге берничә хезмәт яза: «Төрки-татар халыкларында борынгы заманнардан алып Тимурга кадәр хатын-кызларның хәле» (1914), «Татар тарихы» (1925), «Пугачевчылык һәм татарлар» (1926), «Хәзәрләрнең килеп чыгышы мәсьәләсенә карата» (1927), «Тимериләр империясенең таркалуы һәм үзбәкләр чоры» (1928), «XIX гасырда Азәрбайҗанда феодал катламнар һәм крестьянлык» (1930)[1][3][2].
Газиз Гобәйдуллин язган хезмәтләр арасында әдәбият белеме һәм социология буенча да мәкаләләр бар, мәсәлән: «Милләтне ничек аңлыйсыз?», «Сәгыйть Рәмиев шигырьләре турында», «Хәзерге әдәбиятта „Яшь йөрәкләр“».
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Газиз Губайдуллин: как представитель «золотой молодежи» стал известным историком и попал под сталинский каток. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2018. Архивировано 21 гыйнвар 2022 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Газиз Губайдуллин как видный историк-архивист [недоступная ссылка]
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Газиз Губайдуллин: как «татарин-фанатик» вырос в выдающегося ученых-тюрколога. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2018. Архивировано из оригинала 8 май 2018 года.