Татарстан Республикасы Дәүләт Советы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Сурәт
Алыштырган ТАССР Югары Шурасы
Җитәкченең урынбасары Марат Әхмәтов (1954) һәм Татьяна Ларионова
Җитәкче Фәрит Мөхәммәтшин
Рәсми веб-сайт gossov.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (парламент)[1]. Шура 5 елга сайланган 100 депутаттан тора.

Татарстан Дәүләт Советы депутатына намзәтлекне һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала. Депутатлар бермандатлы округлар (50 кеше) һәм фиркаләр исемлеге (50 кеше) буенча сайлана.

Тарих

  • 1920 елның 25 июне — Coat of Arms of Kazan gubernia (Russian empire).png Казан губернасы башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның Вакытлы инкыйлаби комитетенә тапшыра. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп кала. ВИКнең төп бурычларының берсе – Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР Шураларының Оештыру съездына әзерлек була.
  • 1920 елның 26 сентябре — Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырыла. Аның эшендә 348 делегат катнаша.

«Дәүләт хакимиятенең вәкиллекле һәм башкарма органнарын реформалауга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» 1994 елның 29 ноябрендәге Татарстан Республикасы Кануны нигезендә республиканың югары вәкиллекле органының яңа исеме һәм яңа статусы билгеләнә.

Югары Совет Татарстан Республикасы Дәүләт Советына — дәүләт хакимиятенең даими эшли торган югары вәкиллекле, канун чыгару һәм контрольдә тота торган дәүләт органына үзгәртелә.

I чакырылыш

1995 елның мартында I чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар уза. Административ-территориаль һәм территориаль округлар буенча 130 халык депутаты 5 елга сайлана. Аларның 39 «Кече Парламент» оештыру кысаларында даими нигездә эшли.

Дәүләт, социаль-икътисади һәм мәдәни төзелешнең төрле тармаклары буенча парламентның җиде даими комиссиясе оештырыла, Дәүләт Советының Парламент контроле комитеты төзелә.

Паралмет составында «Идель-йорт» депутата төркеме һәм «Яшелләр» фракциясе теркәлә.

Депутатлар Дәүләт Советы Рәисе итеп Василий Николай улы Лихачевны сайлый, 1998 елдан Рәис вазифаларын Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин башкара.

II чакырылыш

1999 елның 19 декабрендә II чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар уза. Аңа 130 депутат керә, аларның 28 даими нигездә эшли.

Парламентта түбәндәге дүрт депутат төркеме барлыкка килә: «Татарстан – яңа гасыр», Татарстан җитештерүчеләрен яклау төркеме, «Бердәмлек», «Регионнар».

Татарстан Республикасы Дәүләт Советын Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкли.

III чакырылыш

2004 елның 14 мартында яңа сайлау кануннары буенча III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар уза. Сәяси партия вәкилләре белән берлектә территориаль округ вәкилләре дә парламент депутаты булып сайлана. Барлыгы 100 депутат, аларның 50 — бермандатлы сайлау округы, 50 — партия исемлекләре буенча.

Парламентта җиде комитет төзелә:

  • дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты;
  • законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты;
  • бюджет, салымнар һәм финанс комитеты;
  • икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты;
  • экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитеты;
  • социаль сәясәт комитеты;
  • мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты.

Татарстан Республикасы кануннарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе төзелә.

Дәүләт Советы составында — 85 депутат «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлегеннән, 4 — КПРФ, 11 — бәйсез депутат.

Ике фракция — «Бердәм Россия», КПРФ һәм «Татарстан — Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре арасыннан депутат төркеме төзелә.

III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин сайлана.

VI чакырылыш

Хәзерге вакытта Дәүләт Советының VI чакырылышы (2019—2024) эшли. Аның рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин.

V чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе, 3 депутат — КПРФ фиркасе әгъзалары.

VI чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе (Юрий Камалтынов), 6 депутат — КПРФ фиркасе (Хафиз Миргалимов) әгъзасы.

Чакырылышлар

Искәрмәләр

Сылтамалар