Наил Мәганов

Наил Өлфәт улы Мәганов (28 июль 1958, Әлмәт, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, топ-менеджер, В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры һәм Директорлар советы әгъзасы (2013 елдан)[2][3].

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең һәм «„Зенит“ банкы» гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе[4][5]. V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «Ак Барс» хоккей клубы һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты[6].

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 28 июлендә Татарстан АССРның Әлмәт шәһәрендә туа. Наил Мәганов 1983 елда И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтын (хәзерге И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты (милли тикшеренү университеты)) «Нефть һәм газ ятышларын эшкәртү технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру» белгечлеге буенча тәмамлый[7].

1976—1981 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе Үзәк фәнни-тикшеренү һәм производство лабораториясендә скважиналарны тикшерү операторы булып эшли.

1981—1991 еллар аралыгында «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә төрле вазифаларда хезмәт итә: технолог, нефть һәм газ чыгару буенча оста, өлкән инженер — цех башлыгы урынбасары, 5 нче санлы нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы[7].

1991 елда «Зәйнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең капиталь төзелеш буенча идарә начальнигы урынбасары итеп билгеләнә[8].

1993 елдан «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең баш идарәсендә нефть һәм нефтепродуктлар сату бүлеге начальнигы вазифасында эшли башлый.

Алга таба түбәндәге җитәкче вазифаларны били:

  • 1994—1998 елларда — җитештерү буенча генераль директор урынбасары;
  • 1998—2000 елларда — нефть һәм нефтепродуктлар сату идарәсе начальнигы — генераль директор урынбасары;
  • 2000—2013 елларда — генераль директорның беренче урынбасары. Аның җаваплылык өлкәсенә нефть һәм нефтепродуктларны сату һәм эшкәртү керә.

2013 елның ноябрендә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры итеп билгеләнә[9].

2014 елда «Бердәм Россия» фракциясе составында V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булып тора.

2015 елның 18 маеннан — «„Зенит“ банкы» гавами акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе.

2015 елның 1 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан Казандагы WorldSkills-2019 чемпионатының оештыру комитеты составы раслана[10].

Иҗтимагый эшчәнлеге

2016 елның 25 маенда «Ак Барс» хоккей клубы һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты итеп билгеләнә[11]. Наил Мәганов — Татарстан Республикасы Кекусинкай будо-каратэ федерациясен нигезләүчеләрнең берсе[10][12].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2023 елның 21 декабре) — республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен[13];
  • Дан ордены (2018 елның 25 октябре) — ирешкән хезмәт уңышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[14];
  • Дуслык ордены[15];
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[16];
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены[15];
  • II дәрәҗә «Достык» ордены (2022)[17];
  • III дәрәҗә Дан һәм намус ордены (2021) — Казан соборын төзергә ярдәм иткән өчен[18];
  • «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңае белән» медале[16];
  • ССРБ Нефть сәнәгате министрлыгының «Нефть сәнәгате отличнигы»[15];
  • Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының «Мактаулы нефтьчесе»[16];
  • Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе[16];
  • Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының «Ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре»[16];
  • Габдулла Тукай премиясе (2026) — төрки музыка коралларын торгызу проектын гамәлгә ашырган өчен[19].

Гаиләсе

Яшьлегендә Наил Маганов каратэ[20], хәзерге вакытта Кытайның цигун гимнастикасы белән шөгыльләнә[21].

Әтисе — Өлфәт Мәганов (1928—2018), ССРБ һәм Россия геофизигы[22]. 1953 елдан — «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт промысел-геофизика конторасында өлкән инженер. 1978—1998 елларда — Әлмәт геофизик эшләр идарәсе башлыгы[21].

Абыйсы — Равил Өлфәт улы Мәганов (1954—2022), «Лукойл» гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе, беренче башкарма вице-президенты[23][20]. 2022 елның 1 сентябрендә Мәскәүдәге Үзәк клиник хастаханәсенең 6 нчы катыннан егылып төшеп, һәлак булган[24].

Хатыны — Фәния Иршат кызы, 2004 елда Әлмәттә ачылган «English First» телләр мәктәбе җитәкчесе[20].

Улы — Равил Мәганов, автоузышчы, спорт мастерына кандидат, «Дакар» ралли-марафонында катнашучы[25][26].

Кызы — Адель.

Искәрмәләр

  1. Davos 2014 Participant List
  2. ПАО «Татнефть» - Генеральный директор. www.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 13 гыйнвар 2017 года.
  3. ПАО «Татнефть» - Совет директоров. www.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 13 гыйнвар 2017 года.
  4. Состав Совета директоров АО «ТАНЕКО» на 2016 – 2017 гг. - ОАО "ТАНЕКО". taneco.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 29 декабрь 2016 года.
  5. Совет директоров Банка. www.zenit.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 13 гыйнвар 2017 года.
  6. Руководство - Федерация хоккея республики Татарстан. www.fh-rt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано из оригинала 6 декабрь 2016 года.
  7. 1 2 ПАО «Татнефть» - Генеральный директор. www.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 13 гыйнвар 2017 года.
  8. Состав Совета директоров АО «ТАНЕКО» на 2016 – 2017 гг. - ОАО "ТАНЕКО". taneco.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 29 декабрь 2016 года.
  9. Генеральным директором ОАО "Татнефть" назначен Наиль Ульфатович Маганов — ОАО "ТАНЕКО". taneco.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 31 март 2017 года.
  10. 1 2 Маганов Наиль Ульфатович биография и пресс-портрет. whoiswho.dp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 19 декабрь 2016 года.
  11. Наиль Маганов назначен на должность президента ХК «Ак Барс». www.ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 13 гыйнвар 2017 года.
  12. Бикбов, Арслан Минвалеев, Елена Фадеева, Эльвира Вильданова, Альберт. Who is mr. Маганов?, БИЗНЕС Online. 11 гыйнвар 2017 тикшерелде.
  13. Указ Президента Российской Федерации от 21.12.2023 № 977 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru (21 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2025.
  14. Указ Президента Российской Федерации от 25 октября 2018 года № 608 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2019. Архивировано 28 октябрь 2019 года.
  15. 1 2 3 ПАО «Татнефть» - Генеральный директор. www.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 13 гыйнвар 2017 года.
  16. 1 2 3 4 5 МАГАНОВ Наиль Ульфатович :: Депутаты :: Государственный Совет Республики Татарстан - официальный сайт. gossov.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано из оригинала 13 гыйнвар 2017 года.
  17. Накануне Дня Республики Президент подписал Указ о присуждении государственных наград
  18. Предстоятель Русской Церкви совершил освящение воссозданного собора на месте явления Казанской иконы Божией Матери. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2021. Архивировано 6 август 2021 года.
  19. Объявлены имена лауреатов Госпремии имени Габдуллы Тукая-2026 (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  20. 1 2 3 Маганов Наиль Ульфатович биография и пресс-портрет. whoiswho.dp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 19 декабрь 2016 года.
  21. 1 2 Бикбов, Арслан Минвалеев, Елена Фадеева, Эльвира Вильданова, Альберт. Who is mr. Маганов?, БИЗНЕС Online. 11 гыйнвар 2017 тикшерелде.
  22. Альметьевская энциклопедия - МАГАНОВ Ульфат Маганович (рус.). almet-history.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2026.
  23. ЛУКОЙЛ - Маганов Равиль Ульфатович. www.lukoil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2017. Архивировано 13 гыйнвар 2017 года.
  24. Брат Наиля Маганова Равиль скончался, выпав с 6 этажа ЦКБ в Москве
  25. Шистерова, Сергей Кудрявцев, Валентина. «Дакар-2017»: возьмет ли «Золотого бедуина» сын Наиля Маганова на багги?, БИЗНЕС Online. 11 гыйнвар 2017 тикшерелде.
  26. Organisation, A.S.O. - Amaury Sport. Fiche pilote MAGANOV RAVIL : Dakar, dakar. 11 гыйнвар 2017 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә