Зиннәтулла Билалетдинов

Зиннәтулла Хәйдәр улы Билалетдинов (рус. Зинэтула́ Хайдярович Билялетди́нов; 13 март 1955, Мәскәү) — совет хоккейчысы, сакчы, Совет һәм Россия тренеры. 2004 һәм 2011-2014 елларда хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры. 1984 елгы Олимпия чемпионы, хоккей буенча СССР җыелмасы составында алты тапкыр дөнья чемпионы һәм сигез тапкыр Европа чемпионы. 2025 елның августыннан «Ак Барс» клубында хоккей вертикале буенча башкарма директор киңәшчесе вазифасын башкара[1][2]. Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2025)[3].

Тәрҗемәи хәле

Зиннәтулла Хәйдәр улы Билалетдинов 1955 елның 13 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. Атасы белән анасы Түбән Новгород өлкәсенең, Сергач районындагы татар авылы Пецәдән. Зиннәтулла авылларына җәйләрен кайтып йөри, биредәге яшьләр арасында спорт бәйгеләрендә башлап йөри.

3.Билалетдинов хоккей өлкәсендә тәүге адымнарын Мәскәүнең «Динамо» командасында ясый. 19731988 елларда бу команданың сакчысы була.

Зиннәтулла Билалетдинов — алты тапкыр дөнья чемпионы (1978, 1979, 1981—1983, 1986), сигез тапкыр Европа чемпионы (1978, 1979, 1981—1983, 1985—1987), 1980 елда үткәрелгән Олимпия уеннарының көмеш призеры, 1981 елда Канада кубогы иясе, 1984 елда үткәрелгән Олимпия уеннары чемпионы, 1985 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, 1987 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры.

3.Билалетдинов СССР җыелма командасы составында 253 матчта катнаша, 21 шайба кертә. Дөнья чемпионатлары һәм кышкы Олимпия уеннары турнирларының 77 матчында уйный, 8 гол кертә. Канада кубогы турнирларының 18 матчында катнаша.

Зиннәтулла Билалетдинов илебез хоккее тарихында иң яхшы сакчыларның берсе булып таныла. Ул —СССРның атказанган спорт остасы (1978).

Тренерлык эшчәнлеге

Тренерлык эшчәнлеген 1988 елда Мәскәүнең «Динамо» хоккей командасында Юрий Иванович Моисеев ярдәмчеләренең берсе булып башлап җибәрә. 19881992 елларда ул әлеге команданың тренеры була.

3.Билалетдинов — МХЛда (Милли хоккей лигасы) эшләп алган беренче Россия тренерларының берсе. «Виннипег Джетс» (Виннипег, Канада), «Финикс Койотс» (Финикс, АКШ), «Чикаго Блэк Хоукс» (Чикаго, АКШ) командалары аның җитәкчелегендә шөгыльләнә.

1997—2000, 2002—2004 елларда 3.Билалетдинов — «Динамо» хоккей командасының (Мәскәү) баш тренеры. 1999—2000 еллар сезонында аның җитәкчелегендәге «Динамо» командасы ил чемпионатының алтын медальләрен яулый. Шулай ук бу елларда «Динамо» Россия чемпионатының көмеш призеры (1999), ике тапкыр Евролиганың көмеш призеры була (1998, 1999).

1998 һәм 2002 елларда үткәрелгән Олимпия уеннарында 3.Билалетдинов Россия җыелма командасының тренерлары составына керә.

2001—2002 елларда ул — «Лугано» хоккей (Лугано, Швейцария) командасының баш тренеры.

2004 елның маеннан 2005 елның мартына кадәр Билалетдинов хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры була.

Дөнья кубогы-2004, РОСНО кубогы-2004 тә җыелма команданы җитәкли.

2004 елның 30 сентябреннән исә ул — «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры.

2011-2014 елдан — Россия җыелма командасының баш тренеры. 2012 елда Билалетдинов җитәкчелегендә Россия командасы Дөнья чемпионы исемен яулый.

2014 елның 5 мартыннан — "Ак Барс"та вице-президент һәм генераль менеджер. 13 июльдән — "Ак Барс"ның баш тренеры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Официальное заявление ХК «Ак Барс» о назначении Билялетдинова советником. Ак Барс. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  2. Билялетдинов: советник по хоккейной вертикали. Ак Барс. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  3. О присвоении почетного звания «Заслуженный работник физической культуры Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (13 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  4. Указ Президента Республики Татарстан от 19 мая 2009 года № УП-283 «О награждении орденом „За заслуги перед Республикой Татарстан“»(үле сылтама) [недоступная ссылка]
  5. О награждении государственными наградами Российской Федерации ветеранов хоккейного клуба "Динамо" (Москва). pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 октябрь 2019.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 27 декабря 2018 года № 756 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 декабрь 2018. Архивировано 1 гыйнвар 2019 года.
  7. Владимир Путин Зиннәтулла Билалетдиновны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 6.06.2023

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә