Шәфәгать Тәхәветдинов

Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинов (рус. Шафагат Фахразович Тахаутдинов; 23 апрель 1946, Габдрахман, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры (1999—2013), «Ак Барс» хоккей клубы президенты (2004—2016), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1994—2014). Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе (2013 елдан). Икътисад фәннәре докторы. Азнакай районы (2001) һәм Казанның мактаулы гражданины (2008), Экология һәм тормыш иминлеге фәннәре халыкара академиясенең хакыйкый әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле

Шәфәгать Тәхәветдинов 1946 елның 23 апрелендә Татарстан АССРның Габдрахман авылында туа. «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүнең технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру» белгечлеге буенча Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый.

1965—1978 елларда — Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең бораулаучы ярдәмчесе, нефть чыгару буенча оператор, скважиналарны җир асты ремонты остасы, цех башлыгы. 1978 елдан «Җәлилнефть» идарәсе башлыгы, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы. 1985 елдан 1990 елга кадәр — СБКФнең Лениногорск шәһәр комитетының беренче сәркатибе.

1990 елдан — «Татнефть» АҖ генераль директорының беренче урынбасары — баш инженер. 1995 елда 93 нче округтан I чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Бәйсез кандидат буларак кандидатурасын тәкъдим итә. Дәүләт Советының Икътисадый үсеш һәм реформалар мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.

1997 елның маеннан «Зенит» Банкы Советы әгъзасы. 1999 елның 21 июненнән 2013 елның ноябренә кадәр — «Татнефть» ААҖ генераль директоры. 1999 елның июленнән — «Ак Барс» банкы директорлар советы әгъзасы. 1999 елда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖ директорлар советы рәисе, 2000 елда — «РИТЭК» ААҖ директорлар советы әгъзасы. 2000 елның июленнән — «Нижнекамскшин» ААҖ Директорлар советы рәисе.

2000 елда II чакырылыш, ә 2004 елның мартында III чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2004—2016 елларда — «Ак Барс» хоккей клубы президенты, Татарстан хоккей федерациясе президенты[2].

2009 елның мартыннан — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2014 елның 1 октябреннән депутатлар вәкаләтләре туктатыла[3].

«Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы.

2009 елның мартыннан 2014 елның 1 октябренә кадәр — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[4]. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы; Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы.

2013 елдан — «Татнефть» ААҖ (хәзерге «Татнефть» ГАҖ) директорлар советы әгъзасы. Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе[5].

Бүләкләр

  • III (2011 елның 28 июле)[6] һәм IV (2006 елның 24 апреле)[7] дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2011 елның 28 июле) — нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен;
  • Почёт ордены (2017 елның 26 гыйнвары) — хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[8];
  • Дуслык ордены (1999 елның 22 декабре) — дәүләт алдындагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен[9];
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены;
  • «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале;
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре (1993 елның 20 августы) — ирешелгән хезмәт уңышлары һәм В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» җитештерү берләшмәсендә күпьеллык хезмәте өчен[10];
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2006 елның 29 декабре) — Санкт-Петербург шәһәрендә «Сигезлек төркеме» әгъзалары булган дәүләтләр һәм хөкүмәт башлыклары очрашуын әзерләүдә һәм үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен[11];
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены;
  • Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе;
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты;
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2026) — Республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен[12].

Искәрмәләр

  1. Тахаутдинов Шафагат Фахразович член совета директоров ПАО «Татнефть» [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2025.
  2. Наиль Маганов назначен на должность президента ХК «Ак Барс». www.ak-bars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2018.
  3. ТАХАУТДИНОВ Шафагат Фахразович :: Депутаты :: Государственный Совет Республики Татарстан - официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2010. Архивировано из оригинала 7 декабрь 2010 года.
  4. ТАХАУТДИНОВ Шафагат Фахразович : Депутаты : Государственный Совет Республики Татарстан - официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2010. Архивировано из оригинала 7 декабрь 2010 года.
  5. Тахаутдинов Шафагат Фахразович — Татцентр.ру. 30 октябрь 2025 тикшерелде.
  6. Награждённые государственными наградами Российской Федерации (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2021.
  7. Указ Президента Российской Федерации от 24 апреля 2006 года № 425 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Тахаутдинова Ш. Ф.» Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2010. Архивировано из оригинала 28 апрель 2014 года.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 26.01.2017 № 30 ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2021.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 22 декабря 1999 года № 1681 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»(үле сылтама)
  10. Указ Президента Российской Федерации от 20 августа 1993 года № 1284 «О присвоении почётных званий Российской Федерации работникам предприятий и организаций производственного объединения „Татнефть“ имени В. Д. Шашина». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2010. Архивировано из оригинала 28 апрель 2014 года.
  11. Распоряжение Президента Российской Федерации от 29 декабря 2006 года № 662-рп «О поощрении». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2010. Архивировано из оригинала 28 апрель 2014 года.
  12. О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (22 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр