Мәһдиев Наил Гамбәр улы
Наил Гамбәр улы Мәһдиев (рус. Наиль Гамбарович Магдеев, 12 октябрь 1959, Бөгелмә, Татарстан АССР) — Яр Чаллы шәһәре мэры, «Бердәм Россия» фиркасенең Яр Чаллы бүлеге сәркатибе; сәясәт фәннәре кандидаты, полковник[1].
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 12 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә туган.
Белеме
Бөгелмә шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбен, «инженер-механик» белгечлеге буенча Киров исемендәге Ленинград урман техникасы академиясен (1982) тәмамлый.
2005 елда «Ярлылыкны кыскарту өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең сәяси векторлары» темасына кандидатлык диссертациясен яклый, сәясәт фәннәре кандидаты.
Хезмәт юлы
1982 елда укуын тәмамлап, Төмән өлкәсендә урнашкан «Сергинолес» ҖБда инженер-механик булып эшли.
Шул ук елны кире Бөгелмәгә кайта, «Татнефтегеофизика» трестының геофизик төзәтү-комплектлау конторасында инженер булып урнаша, 1986 елдан механика-энергетика бүлеге башлыгы булып эшли.
1984–1986 елларда «Татнефтегеофизика» трестының ВЛКСМ комитеты сәркатибе, ә 1986 елдан КПСС Бөгелмә райкомы идеология бүлеге мөдире.
1990 елдан — Бөгелмә шәһәр Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.
1992 елда Бөгелмә районы һәм шәһәре администрациясе җитәкчесенең коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгеләнә.
1995–1996 елларда — ТР Дәүләт Советы депутаты, җирле үзидарәнең Дәүләт корылышы һәм тышкы элемтәләр мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары (Казан шәһәре).
1996–2005 елларда — Бөгелмә берләштерелгән халык депутатлары советы рәисе, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре администрациясе башлыгы.
2005–2010 елларда — Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.
2010 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән республиканың урман хуҗалыгы министры вазифасына раслана (2010–2014)[2].
2014 елның 18 сентябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр — Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2014 елның 16 октябреннән 2015 елның 15 сентябренә кадәр – Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.
2015 елның 23 сентябреннән – Чаллы шәһәре мэры. Шәһәр Советының беренче утырышында 45 депутатның 43 е катнаша, шәһәр мэры постына Наил Мәһдиев кандидатурасы өчен 41 кеше тавыш бирә[3].
2025 елның 22 сентябрендә өченче тапкыр Яр Чаллы мэры итеп сайлана[4], Шәһәр Советының беренче утырышында яшерен тавыш бирү вакытында аның өчен 40 депутатның 37 се үз тавышын бирә[5].
«КАМАЗ» футбол клубының президенты булып тора[6][7].
Дәүләт бүләкләре
- 2001 — Татарстанның атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре;
- 2001 — «Мәгарифтәге уңышлары өчен» күкрәк тамгасы;
- 2006 — «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале;
- 2006 — «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале;
- 2013 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2014 — «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале;
- 2014 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
- 2016 — «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» мактау тамгасы;
- 2018 — «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм иткән өчен» күкрәк тамгасы;
- 2018 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале[8];
- 2019 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены[9];
- 2019 — Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Коткару эшен пропагандалаган өчен» медале;
- 2019 — Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе[10];
- 2020 — «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале;
- 2021 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
- 2022 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;
- 2024 — Дуслык ордены ― Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[11];
- 2024 — Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте;
- 2024 — «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале;
- 2025 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте;
- 2025 — «Ватан Геройлары истәлегенә» медале[12].
Искәрмәләр
- ↑ Магдеев Наиль Гамбарович. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Новый руководитель представлен коллективу Министерства лесного хозяйства Татарстана (рус.). Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Татьяна Ренкова. «Челнинский бронепоезд» Наиль Магдеев стал мэром города. РБК (23 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025. Архивировано 8 октябрь 2017 года.
- ↑ Наиль Магдеев переизбран мэром Челнов на третий срок (рус.). chelny-biz.ru (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Наиля Магдеева выбрали мэром Челнов на третий срок (рус.). БИЗНЕС Online (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Мэр Набережных Челнов Наиль Магдеев станет президентом ФК «Камаз» (23 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Администрация клуба. Президент. Официальный сайт ФК «КАМАЗ». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Владимир Путин наградил Наиля Магдеева медалью ордена «За заслуги перед Отечеством». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025. Архивировано 6 ноябрь 2018 года.
- ↑ Минниханов вручил Магдееву орден «За заслуги перед Республикой Татарстан». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025. Архивировано 27 декабрь 2019 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 16.12.2019 г. № 428-рп «О поощрении». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025. Архивировано 10 июль 2022 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 19.04.2024 № 278 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Рустам Минниханов наградил Рамиса Сафиуллова и Наиля Магдеева государственными наградами (рус.). Ассоциация Cовет МО РТ (22 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.