Наил Вазыйхов
Наил Альберт улы Вазыйхов (рус. Вазихов Наиль Альбертович; 27 сентябрь 1975, Кама Тамагы, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы (2019 елдан), Кама Тамагы муниципаль районы Советы рәисе. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы[2].
Тәрҗемәи хәле
Наил Вазыйхов 1975 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә туа.
Белеме
1992—1997 елларда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә укый[3].
Хезмәт юлы
Хезмәт эшчәнлеген 1991 елда Кама Тамагы ТКХ МПП насос җайланмаларының мотористы булып башлый.
Югары уку йортын тәмамлагач, «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ябык акционерлык җәмгыятенең техник бүлеге инженер-технологы булып эшли. 1997—2002 елларда - корпус-эретеп ябыштыру участогы остасы, җитештерү буенча директор урынбасары. 2002 елдан «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖнең җитештерү буенча идарәче директор урынбасары, 2004 елдан идарәче директор, 2008 елдан генераль директор вазифаларын башкара.
2010 елдан «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге Советы депутаты[4]. 2019 елның 24 гыйнварында Наил Вазыйхов Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[5]. 2020 елның 25 сентябре яңадан район башлыгы итеп билгеләнә[6], район башлыгы вәкаләтләрен 2025 елга кадәр башкара. Дәүләт эшлеклесе 2025 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы башлыгы сайлауларында җиңү яулый[7] һәм район башлыгы вазифасына билгеләнә.
Шәхси тормышы
Өйләнгән, ике улы бар[8].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ Вазыхов Наиль Альбертович — Татцентр.ру
- ↑ Вазыхов Наиль Альбертович / Партия «Единая Россия»
- ↑ Наиль Вазыхов биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Вазыхов Наиль Альбертович глава Камско-Устьинского муниципального района РТ [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Главой Камско-Устьинского района избран Наиль Вазыхов
- ↑ Наиль Вазыхов переизбран главой Камско-Устьинского района Татарстана
- ↑ В Татарстане избрали глав еще 18 районов республики [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Вазыхов Наиль Альбертович (рус.). kamskoe-ustie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ ВАЗЫХОВ Наиль Альбертович - биография, новости, фото, дата рождения, пресс-досье. Персоналии ГлобалКАЗАНЬ.ру. global-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.
- ↑ Вазыхов Наиль Альбертович (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2025.