Айрат Җиһаншин (1984)
Айрат Габделхак улы Җиһаншин (рус. Зиганшин Айрат Габдулхакович; 26 гыйнвар 1984, Апас, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасының Апас районы башлыгы (2021 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Айрат Җиһаншин 1984 елның 26 гыйнварында Татарстан АССРның Апас районы Апас авылында туа[1].
Белеме
2001 елда урта мәктәпне, 2006 елда Казан дәүләт энергетика университетын, 2015 елда «магистр-менеджмент» белгечлеге РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен буенча тәмамлый[2].
Хезмәт юлы
2004 елдан — «Татэнерго» ААҖ-нең Буа электр челтәрләренең 1 разрядлы бүлгечләрен эксплуатацияләү буенча электромонтёр[3].
2006—2009 елларда — «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләре бүлү челтәрләре хезмәте инженеры.
2009—2013 елларда — «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләренең Шәһәр яны РЭСы баш инженеры.
2013—2015 елларда — «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләренең Апас районы РЭСы башлыгы[4].
2015—2016 елларда — «Сетевая компания» ААҖ-нең Буа электр челтәрләре буенча баш инженер урынбасары[5].
2016—2021 елдан — «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләре директоры[2].
2021 елның октябреннән Татарстан Республикасы Апас районы башлыгы булып билгеләнә[2]. Айрат Җиһаншин әлеге вазифага 2025 елның 24 сентябендә янәдән раслана, Апас районы Советы депутатлары район башлыгы кандидатурасын бертавыштан хуплыйлар[6].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, 3 баласы бар[2].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
2014 — Казан Башкарма комитетының Мактау грамотасы[7].
2014 — Идел буе электр челтәрләренең мактау грамотасы.
Искәрмәләр
- ↑ Айрат Зиганшин. Глава Апастовского района.
- ↑ 1 2 3 4 Справочник персоналий. Зиганшин Айрат Габдулхакович, archived from the original on 2022-08-09, retrieved 2022-08-09
- ↑ Глава муниципального района (рус.). Апастовский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ Зиганшин Айрат Габдулхакович — Татцентр.ру. 26 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Справочник персоналий. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ В Татарстане избрали глав еще 18 районов республики [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ Руковродитель Апастовской районной электрической сети Айрат Зиганшин награжден Почетными грамотами (2014-02-27). 26 сентябрь 2025 тикшерелде.