Хисамиев Рөстәм Шаһит улы
Рөстәм Шаһит улы Хисамиев (рус. Хисамиев Рустем Шагитович; 27 сентябрь 1980, Югары Мактама, Татарстан АССР) — медицина хезмәткәре һәм дәүләт эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2025)[2]. Эчке хезмәт капитаны[3].
Тәрҗемәи хәле
Рөстәм Хисамиев 1980 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Югары Мактама авылында туа. 2003 елда Казан дәүләт медицина университетын, 2006 елда Казан дәүләт медицина академиясендә ординатура тәмамлый[4].
Хезмәт юлы
2006—2008 елларда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә ашыгыч ярдәм һәм лазер хирургиясе табиб-офтальмологы булып эшли[5].
2008 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының оештыру-методик һәм дәвалау-профилактика бүлегенең медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына экспертиза бүлеге инспектор-табибы вазифасын башкара. 2008—2012 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы поликлиникасы җитәкчесе булып хезмәт итә[4].
2012 елда Рөстәм Хисамиев Төньяк Кавказ федераль округына полициянең җыелма отряды табибы сыйфатында хезмәт сәфәренә җибәрелә[6].
2013—2022 елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитария бүлеге башлыгы вазифасын башкара.
2022—2023 елларда «Сельхозтехника» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры булып эшли[4].
2025 елның апреленнән — Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы.
2025 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Әтнә районы башлыгы итеп сайлана[7].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Рустем Хисамиев — Татцентр.ру
- ↑ Глава муниципального района (рус.). Атнинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
- ↑ Рөстәм Шаһит улы Хисамиев (06.07.2025). 3 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 Рөстәм Шаһит улы Хисамиев (06.07.2025). 3 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Рөстәм Шаһит улы Хисамиев (06.07.2025). 3 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Рөстәм Шаһит улы Хисамиев (06.07.2025). 3 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ «Девять хозяйств хотели скинуться, но...»: Атня зовет инвесторов в переработку молока. 17 декабрь 2025 тикшерелде.
Сылтамалар
- Әтнә районының рәсми сайты 2025 елның 3 июль көнендә архивланган.