Түбән Бәрәскә
Түбән Бәрәскә — Татарстан Республикасының Әтнә районындагы авыл.
Тарих
1539 елда нигез салынган.
Татар архитектурасы үрнәге — мәчет (1769).
Танылган шәхесләр
- Госман Әхмәтҗанов, актер, радио режиссеры.
- Мөхәммәтсадыйк Борнаев, сәүдәгәр, Борнай мәчетен төзетүче.
- Марсель Җаббаров (1947), драма актеры һәм режиссер, ТАССР халык (1991), РФ атказанган (2004) артисты.
- Баһаветдин әл-Мәрҗани, имам, мөдәррис, Шиһабетдин Мәрҗаниның әтисе.
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.4 °C | -11.2 °C | -6 °C | 4.2 °C | 13.3 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4.1 °C | -5.2 °C | -10.7 °C | 3.8 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[2]
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.