Борнай мәчете
федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле
Борнай мәчете (элек Өченче җәмигъ мәчете, рус. Бурнаевская мечеть) — Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан мәчет, татар дини архитектурасы һәйкәле, федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[1][2].
1872 елда шәһәрнең мөселман җәмәгате тарафыннан архитектор П. И. Романов проекты буенча милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелә. Беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Борнаев (1826–1898) акчасына салына[3][4]. Манарасы 1895 елда Ф. Н. Малиновский проекты буенча төзелә[5][3]. Бина — ишек өстендә манара күтәрелгән, бер заллы җәмигъ мәчете тибындагы бер катлы кирпеч корылма. Фасадларын бизәүдә урта гасыр татар һәм рус архитектурасы элементлары кулланылган.
Мәхәллә тарихы
1799 елда хәзерге Борнай мәчете урыны янында сәүдәгәр Салих Мостафин Апанай мәдрәсәсе шәкертләре өчен агач мәчет салдыра. 1831 елда сәүдәгәр вафатыннан соң мәчет аның янында яшәүче мөселманнарга күчә, һәм алар Казанда яңа, өченче мөселман мәхәлләсен оештыралар[5].
Мәчет тарихы
1799 елгы янып беткән агач мәчет урынында 1872 елда Борнай мәчете төзелo[3][6]. 1895 елда шул ук сәүдәгәр акчасына архитектор Ф. Н. Малиновский проекты буенча бина өстенә кирпеч манара күтәрелә[5][3].
1881–1917 еллларда мәчеттә имам булып Шакир Әхмәтҗан улы Күлиев хезмәт итә[3]. Мәчет мәхәлләсе Иске Татар бистәсенең үзәк урамнарындагы 45 йорт хуҗалыгын берләштерә һәм 400 гә якын ир-аттан тора[3].
Мәчет каршында мәдрәсә (башлангыч мөселман мәктәбе) эшли, анда дәресләрне имам Шакир Күлиев үткәрә. Шәкертләр укырга Казан губернасының төрле почмакларыннан киләләр[7].
1899 елда сәүдәгәр Габдрәхим Зәлюшев мәчеткә кибетле таш йортын иганә итә; бу милектән кергән табыш мәчеткә, дин әһелләренә һәм мәктәпкә ярдәмгә тотыла[7].
1930 нчы елларда, Казан мәчетләренең күбесе ябылганда, Борнай мәчете эшләвен дәвам итә. Хакимият аны шәһәрнең төп һәм бердәнбер мөселман гыйбадәтханәсе итү вариантын карый. Бу вакытта имам булып Мөхәммәтфәрук Күлиев (Шакир Күлиевнең улы) хезмәт итә[7].
1939 елда Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты карары белән мәчет ябыла, манара сүтелми кала — ул үзенең башлангыч кыяфәтендә сакланган[3][6].
1994 елда бина дин тотучылар җәмәгатенә кире кайтарыла һәм яңадан эшли башлый[1][6][5].
Реставрация эшләре
2023 елның октябрендә мәдәни мирас объектын саклау эшләренең беренче этабы тәмамлана: авариягә каршы чаралар үткәрелә[2][8]. 2025 елда мәчетне комплекслы реставрацияләү буенча дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алган фәнни-проект документациясе әзерләнә[4][9]. Йөк күтәрүче конструкцияләрне ныгыту, җылылык изоляциясен яхшырту, бинаның тышкы тәэсирләргә тотрыклылыгын арттыру, манараның шлемсыман гөмбәзен реставрацияләү, фасадларның һәм цоколь өлешенең югалган декоратив элементларын торгызу, шулай ук тарихи киртәне яңадан торгызу[10][9], мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру һәм янәшәдәге территория төзекләндерү планлаштырылган[4][8].
Архитектурасы
Мәчет — төньяк ягында җир өстендәге манарасы булган, кирпечтән салынган бер катлы, ике заллы бина[6][11]. Планга турыпочмаклы бина керү өлешен, вестибюльне һәм анфиладлы тоташкан ике залны үз эченә ала[3][6]. Мәчеткә керү төньяктан, манараның аскы ярусы аша[6][11].
1895 елда (архитектор Ф. Н. Малиновский проекты буенча булырга мөмкин) бинаның төньягына мәчетнең күләмен ике тапкырга арттырган янкорма төзелә һәм өч яруслы манара торгызыла[12]. Аның биеклеге якынча 24 метр тәшкил итә[6][10]. Дүрт кыеклы түбәне төньяктан алма өстендәге алтынланган ярымай белән очланган шлемсыман гөмбәзле өч яруслы манара кисеп үтә[5][10]. Манараның эклектик бизәлешендә уемлы кронштейннар, филенкалар, киштәчекләр, поребрик билбаулары, профильле кәрнизләр кулланылган[3][6].
Төп күләмдәге бүлмәләр дагасыман эшләнгән биек тәрәзәләр белән яктыртыла[6][11]. Бинаның почмаклары һәм дивар араларының бер өлеше кессонлы калакчалар белән аерылып тора[6]. Залларның түшәмнәре матчалар буйлап яссы итеп эшләнгән. Михраб куышлыгы дагасыман итеп эшләнгән аркалы уем белән аерылган[6][11]. Мәчетнең фасадлары штукатурланмаган[11].
Мәчет бинасы — җирле татар, рус һәм көнчыгыш-мөселман архитектурасы мотивларын берләштергән эклектика стилендәге дини архитектура һәйкәле[6][3].
Мәчет имамнары
Борнай мәчете эшләгән дәвердә анда түбәндәге имамнар хезмәт итә[13][7]:
- Мостафа Мусин (Мостафа бин Муса, 1769–1836) — мәхәлләнең беренче билгеле имамы, соңрак 1-нче Җәмигъ мәчетенә күчә;
- Шәмсетдин бин Забир бин Җәгъфәр (1854 елда вафат) — Коръән-хафиз, мәхәллә аерым берәмлек булып оешкач, аның башлыгы була;
- Шиһабетдин бин Фәхретдин (1871 елда вафат) — 1860 елдан имам-хатыйб вазифасын били, мәхәллә халкы белән килешмәүчәнлек аркасында вазифасыннан алына;
- Сәләхетдин Исхаков — М. С. Борнаев тарафыннан чакырылган күренекле дин галиме, ләкин тиздән мәхәлләне ташлап китә;
- Шакир Габделҗаббар улы Күлиев (1881–1917) — иң танылган имам, ул хезмәт иткән чорда мәчет чәчәк ату чорын кичерә;
- Мөхәммәтфәрук Күлиев (1917 елдан соң–1939) — Шакир Кулеевның улы, совет чорында мәчет ябылганчыга кадәр хезмәт итә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Минаретное завершение Бурнаевской мечети. Культурное наследие Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 Завершились противоаварийные работы на Бурнаевской мечети. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (10 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Бурнаевская мечеть. Исламология (22 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 В Казани начнется реставрация Бурнаевской мечети XIX века. Реальное время (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Елдашев А.М. Бурнаевская мечеть. Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Минаретное завершение Бурнаевской мечети. Культурное наследие Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Бурнаевская мечеть в Казани [неопр.]. protatarstan.ru (9 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Мечеть XIX века в Старо-Татарской слободе планируют отреставрировать в Казани. ТНВ (8 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 В Казани намерены вновь взяться за реставрацию мечети XIX века в Старо-Татарской слободе Казани. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 В Казани заново утвержден проект реставрации Бурнаевской мечети. Лента новостей Татарстана (9 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Бурнаевская мечеть. Старотатарская слобода. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Бурнаевская мечеть [неопр.]. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Бурнаевская мечеть Казани: имам-перебежчик, разрушительный пожар и влиятельный покровитель (08.09.2020). 1 апрель 2026 тикшерелде.