Исәнбаевлар йорты
Исәнбаевлар йорты (рус. Дом Исанбаевых) — Казанның Иске Татар бистәсендә, Каюм Насыйри урамында урнашкан 33 нче йорт — XIX гасыр азагында төзелгән тарихи бина. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[1].
Тарихы
1856 елдан зур булмаган кишәрлек күршедәге Апанай мәчетенең мөәзине Мостафа Исәнбаев карамагында була. Сакланып калган йорт 1880 нче елларда төзелә. 1889 елда милек аның улы, шул ук мәчетнең мөәзине булган Ибраһим Исәнбаевка мирас булып кала[2]. 1929 елда йортка рәссам Рушан Шәмсетдинов гаиләсе күченеп килә һәм бүгенге көнгәчә шунда яши[3]. Йорт 2012—2013 елларда С. Ю. Исхакова һәм О. А. Андреева («Татинвестгражданпроект») проекты буенча реставрацияләнә[1]. 2012 елгы мәгълүматлар буенча, реставрацияләнгән бинада зур булмаган көнкүреш музее урнаштыру планлаштырылса да, 2020 нче елларда ул элеккечә торак йорт буларак кулланыла[4].
Архитектурасы
Бина халык агач архитектурасы традицияләрендә эшләнгән. Планда турыпочмаклы булган йорт Насыйри урамының кызыл сызыгына чыга. Агач йорт кирпеч ярымподвалга утыртылган, алгы фасадында фронтон ясаучы ике яклы түбә белән ябылган. Урам ягына караган фасадында өч тәрәзә күчәре бар. Хуҗалык максатларында кулланылган ярымподвалның тәрәзәләре түбән, җир өстендә үк урнашкан, алар бизәксез. Төп, торак кат бизәлешкә бай: тәрәзә яңакларының уртасында ике яклы калканчыклары бар һәм алар кисеп ясалган бизәкләр белән бизәлгән, йортның стеналары һәм почмаклары «чыршы» ысулы белән тышланган. Моннан тыш, кәрниз һәм түбә яңаклары, шулай ук өч канатлы мезонин тәрәзәсенең кечкенә яңагы да уемнар белән бизәлгән. Бизәкләр урнаштырылган фриз үзенчәлекле итеп ясалган. Бу рус агач архитектурасындагы «кызыл такта»ны хәтерләтә[1][2]. Реставрациядән соң элек коңгырт төсләрдә булган йортның почмакларындагы һәм фронтондагы «чыршы» бизәге ачык төсләргә — яшел һәм кызылга — буяла[5].
Хәзерге торышы
Бина торак функциясен саклый. 1929 елдан анда Казан рәссамы Рушан Шәмсетдиновның гаиләсе яши[3]. Йорт Иске Татар бистәсе буйлап телеграм-бот форматындагы җәяүле экскурсия маршрутына, шулай ук Казанның тарихи үзәге буенча аудиоэкскурсияләргә кертелгән[6]. «Шәһәр үзәгенең туристик коды» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елда бинаның фасадына архитектура-сәнгать яктырткычы урнаштырылган[7].
Саклык статусы
Исанбаевлар йорты — төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты (Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрындагы (ММОБДР) номеры: 161710918260005)[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Жилой дом, кон. XIX века // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 644. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
- ↑ 1 2 Жилой дом, начало ХХ в. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июнь 2020. Архивировано 25 июнь 2020 года.
- ↑ 1 2 Бегущий Город Казань 2019 — Маршруты — Контрольный пункт 03. Бегущий Город. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Журналисты осмотрели восстанавливаемые памятники архитектуры. Деловой квартал (14 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Главатских, Анна Памятники деревянного зодчества. Прогулка по старой Казани. АиФ Казань (12 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июнь 2020. Архивировано 25 июнь 2020 года.
- ↑ Аудиоэкскурсия по Старо-татарской слободе. Provodniq. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Более 200 млн рублей направлены на развитие туристического кода Старо-Татарской слободы Казани. docskzn.ru (19 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
- ↑ Объект культурного наследия. ru-monuments.toolforge.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
Сылтамалар
- Жилой дом, начало ХХ в. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июнь 2020. Архивировано 25 июнь 2020 года.