Әҗем мәчете

Sight symbol black.svg  федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле

undefined
undefined
undefined
undefined
undefined

Әҗем мәчете (рус. Азимовская мечеть; Шестая соборная[1]) — Казан мәчете, XIX гасыр татар дини архитектурасы һәйкәле. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты.

Тарихы

Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә мәхәлләнең 1810 елда Казанның көньяк-көнбатыш ягында, Пләтән авылы тирәсендә Юнысов, Апанаев, Китаев сәүдәгәрләрнең сабын кайнату заводларында эшләүче мөселманнар төпләнә башлагач, барлыкка килүен ассызыклый. Ул вакытта Хаҗи Габделмәҗит Әбүбәкеров (Хаҗи Габделмәҗит бине Әбүбәкер бине Ураза Әл-Наласави, 1827 елда вафат була) акчасына манарасыз бер катлы агач мәчет төзелә, ул 1851 елга кадәр (башка мәгълүматлар буенча 1848 елга кадәр) гамәлдә. Бу мәчеттә биш вакыт намаз укыйлар, җомга һәм бәйрәм гыйбадәтләренә Яңа бистәдәге «Иске Таш» мәчетенә йөриләр. Мәхәлләнең беренче мулласы — Әсфәндияр бине Ибраһим бине Йосыф бине Айтуган (1855 елда вафат була).

XIX гасыр уртасында мәхәлләдә бай сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр нәселе — Әҗемовлар яши башлый. Нәселнең барлыкка килүе 1800 елда Казанда күн заводы булган Нәзир Бин Касыйм Бин Колмәмәтнең эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле. Аның улы Мостафа (1780—1865) гаилә керемен сизелерлек арттыра, сабын кайнату производствосы һәм Пләтәндә ике Кытай фабрикасы оештыра. Ул Казанның иң абруйлы сәүдәгәрләренең берсе, Татар ратушасының шәһәр башлыгы итеп сайлана.

Габделмәҗит хаҗиның гыйбадәт йорты җимерелгәч, мәхәлләдә җәмигъ мәчетен беренче тапкыр нәкъ менә ул салдыра.

40 еллап вакыт узгач, бу мәчет җимерелеп, бинасы яраксыз хәлдә була. 1851 елда Әҗемовлар аның урынына агач, манаралы мәчет төзетә. Каюм Насыйри да үзенең 1882 елда чыккан календаренда: «Әҗем мәхәлләсе яки забут мәхәлләсе һәм диерләр, монда хәзер дә икенче агач мәсҗидтер, әүвәлге мәсҗидне Мәҗит хаҗи дигән адәм салдырган иде, әүвәлге мәсҗид тузгач, моны Әҗемнәр салдырдылар, кадим монда мәхәллә юк иде», — дип яза. Беркадәр ашыгып салынганлыктан, яңа мәчетнең михрабы көнчыгышка таба көньяктан — 7, кыйбладан 8 градуска авыш килеп чыга.

Соңыннан эшкуарның өлкән улы Мортаза (1812—1887) мәчетне карап тора. 1871 елда Мортазага күпьеллык сәүдә-сәнәгать эшчәнлеге өчен Мактаулы гражданин исеме бирелә.

1873 елда Мортаза бине Мостафа Әҗемов бу мәчетне сүттереп, аны яңарттыра, ягъни сипләтә, түбәсен һәм түшәмен тимердән эшләтә. Соңрак мәчетнең кайбер урын уңайсызлыкларын искә алып, Мортаза Әҗемов аны Лаеш өязенең Чыты авылына (хәзер Питрәч районына керә) озата.

XIX гасырның 60 нчы елларында М. М. Азимов мәчетнең элеккеге бинасын сүтеп, иркенрәк итеп төзи.

Мортаза бине Мостафа Әҗемов 1886 елда, тирә-яктагы күп кенә йортларны сүттереп, киңәйтелгән яңа мәйданга зур һәм төзек итеп таш мәчет салдырырга керешә. Мәчетнең идәне һәм түшәме эшләнеп беткәч кенә Мортаза Әҗемов каты авырып китә һәм 1887 елда вафат була. Мәчетне инде бер-ике ел эчендә Мортазаның варислары тәмам итә.

1887 елның 18 мартында Казан мещаны Шаһиәхмәт Иксан улы Әминов Казан губерна идарәсенә «Завод» мәхәлләсе мөселманнарының Иске Таш мәчет урынына яңа таш мәчет салу турындагы тәкъдимен, шулай ук сәүдәгәр Мортаза Мостафа улы Азимовның төзелешне үз хисабына килештерү турындагы язуын тапшыра.

Бу вакытта сәүдәгәр иске бинаны Лаеш өязенең Чита авылына күчереп өлгерә. 1887 елның 22 апрелендә губерна идарәсеннән рөхсәт алгач, Әҗимов мәчетне кирпечтән сала. 1890 елда төзү эшләре тәмамлана, әмма Әҗимовның катнашыннан башка. Проект авторы билгесез. Сәүдәгәр мәчеткә 14 000 сум акча бүлеп бирә. Әҗим мәчете тарихы белән дин әһелләре Габделгафаровлар династиясе тыгыз бәйләнгән. Нәсел башлыгы Габделвәли Габделгафаров (1891 елда вафат булган) чыгышы белән Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Чүпрәле районы) Яңа Чокалы авылыннан. 1849 елның июненнән 1888 елның ноябренә кадәр мәчет имам-хатыйбы (1848 елның 8 июнендәге 7510 номерлы указ).

1912 елда Габделвәли хәзрәт вафатыннан соң имам-хатыйб булып, ахун исеменә лаек булган Х. Габделгафаров билгеләнә. Соңрак ахунның улы Каваметдин Хисаметдин улы Габделгафаров имам вазифаларын башкара.

Мәхәлләдә мөәзин Сабитовлар нәселе хезмәт итә. Аның башлыгы Сембер губернасының Буа өязе Иске Ишле авылы крестьяны Сөләйман Сабитов. 1893 елның 11 сентябрендә аңа алмашка улы Мөхәммәтгали килә (1865 елда туган).

Ябылу

Азим мәчете Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Президиумының 1939 елның 22 апрелендәге указы нигезендә ябыла.1990 елда мөселманнарга кире кайтарыла[2].

Кире кайтарылу

Мәчет 1989 елда ислам тотучыларга кире кайтарыла. Фасадларны реставрацияләү һәм интерьерларны реконструкция эшләре 1992 елда Р. В. Биләлов проекты буенча башкарыла.

Мәчет исеме

Казан ханы Мөхәммәд Әминнең (1518 елда вафат) икенче исеме — Әҗем (Иҗем). Ризаэтдин Фәхретдин үз хезмәтендә «Әҗем хан димәклә иде», — дип яза. Бу хан Казан тәхетенә 1487 елда шәһәрне алган Иван III тарафыннан утыртыла.

«Әҗем» исем-кушаматы йөрткән ханның нәселе мәшһүр татар эшлеклеләре һәм сәүдәгәрләре Әҗемовлар булырга мөмкин. Рафаэль Мостафин «Кабан күле серләре» китабында ассызыклап, Әҗемов фамилияле карт шушы нәселнең соңгы варисы булырга мөмкинлеген күрсәтә. XIX йөзнең урталарында Әҗемовлар, үзләренең Казан ханлыгы чорындагы шаннарын искә алып, Әҗем (Мөхәммәд Әмин) хан хөрмәтенә һәм үз исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән шушы мәчет бинасын салдырулары мөмкин[3].

Әҗем мәчете салынган төбәк «Әҗем мәхәлләсе» яки шул тирәдәге Крестовниковлар сабын заводына ярашлы, «Завод мәхәлләсе» дип тә йөртелгән[3].

Тасвирлама

Төньяктан көньякка сузылган турыпочмаклы бинадан гыйбарәт. Мәчетнең ике залы бар, аларның зурысы биш яклы михраб белән гыйбадәт бүлмәсе булып тора. Чуен баганалар гади геометрик орнамент белән бизәлгән яссы түшәмне тотып тора. Төньяк ягында аркалы уксыман уем аша гыйбадәт кылу бүлмәсе урнашкан. Тамбур манараны бинаның төп өлеше белән тоташтыра һәм аның аша манарага керү юлы бар. Манара биеклеге 51 м чамасы, иң зур диаметры 3 м булган төзек цилиндр формасындагы биек манарадан гыйбарәт. Кәүсә сигез кырлы яруста урнашкан, алтынга буялган шарлары һәм ярымайлары булган җыерчыклы биек чатыр белән тәмамлана. Мәчет дүрт яклы өслек белән капланган, ул асылма чатыр формасын хәтерләтә.

Мәчетнең үзенчәлекле ягы - аның фасадларының архитектур пластикасы һәм сәнгатьле композициясе. Декорның эклектик формаларында Көнчыгыш-мавритан стиле өстенлек итә. Тәрәзә һәм ишек уемнарында витраж пыяла кулланылган.

Мәчет түбәсе

Мәчет түбәсендә зәвык белән эшләнгән сигезкырлык урын алган. Аның өстенә нечкә һәм биек цилиндр утыртылган. Цилиндр өстә очлаеп тора торган аркалар белән төгәлләнә, алары исә бизәлгән кирпечтән эшләнгән «пута» белән уратылган. «Пута» өстендәге манара баганасын ак ташлы челтәрле таянычлар (консольләр) бизи. Алар стеналарның кызыл өслегеннән матур булып аерылып тора. Таянычлар челтәр бизәкле җиңел тимер рәшәткә белән әйләндерелгән. Манара шактый биек. Барлык бу элемент, детальләрнең искиткеч нәфис, геометрик төгәллек белән башкарылуы, төрле төсләр уены белән баетылып эшләнүе мәчетне тамаша иткән кеше күңелендә гаҗәеп бер канәгатьлелек, чиге күрелмәгән камиллек хисе уята.

Киртә

Мәчетнең гомуми күренешен бина архитектурасы белән стиль ягыннан тыгыз бәйләнгән нәфис киртә тулыландыра.

Әҗем мәдрәсәсе

1871 елда архитектор П. Е. Аникин проекты буенча сәүдәгәр М.М. Әҗемов мәчет янында мәдрәсә өчен бер катлы кирпеч йорт төзи. Мәдрәсәгә Гаффария исеме бирелә. Казан үлчәмнәре буенча чагыштырмача кечкенә (укучылар саны — 60). Укыту системасы — искечə («ысулы кадими»). Мәчет имамнары һәм мөдәррис — аталы-уллы Габделвәли һәм Хисаметдин Габделгаффаровлар.

1887—1890 елларда таш мәчет төзелгәндә ул ике катлы яртылаш таш мәдрәсә бинасына үзгәртеп корыла.

1875—1880 елларда мәдрәсәдә күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-галим Х. М. Габәши (1863—1936), 1890 ел башында драматург Галиәсгар Камал укый.

1900 елда мәдрәсәдә 84 кеше укыган, алар арасында аксөяк балалары — 2, сәүдәгәр — 4, мишчән — 10, рухани — 18, кepəстиян балалары 50 кеше булган.

1905 елда шәкертләр саны 130га җиткән, шуларның алтмышын — казанлылар, калганын читтән килүчеләр тәшкил иткән. Габделкадыйр бине Мортаза Әҗемов исә мәдрәсәнең назыйре (попечителе) булып торган.

Ябылу

Мәчет 1930 елларның ахырында Татарстан җɵмһүрᴎят Үзәк Башкарма Комитеты карары белән ябыла. Совет чорында биредә озак вакытлар «мәдәният хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары» эшли, хезмәткәрләр өчен тулай торак булып тора.

Искәрмәләр

  1. Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р.
  2. «Tatarica» татар энциклопедиясе. Әҗем мәчете. tatarica.org.
  3. 1 2 Равил Әмирхан. Әҗем мәчете. www.tatar-islam.com.

Әдәбият

  • Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков) — Казан: 1995, 101-106 б..
  • Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. Казань, 2000.

Тема буенча өстәмә