Нурулла мәчете
федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле
Нурулла мәчете (Җиденче җәмигъ мәчете, Печән базары мәчете, Юныс мәчете; рус. Мечеть Нурулла, «Сенная», «Седьмая соборная мечеть»[1]) — 1845–1849 елларда архитектор Александр Карл улы Ломан проекты буенча, бертуган Ибраһим (1806–1886) һәм Исхак (1810–1884) Юнысовларның аталары, беренче гильдияле сәүдәгәр Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов (1776–1849) улларына васыять итеп калдырган акчага төзелгән.
Тарих
1890–1908 елларда биредә танылган җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, «Азат» газетын нәшер итүче Габдулла Габделкәрим улы Апанаев (1861–1919) имам-хатыйб вазифасын башкара.
1929 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасының Үзәк башкарма комитеты карары нигезендә мәчет ябыла, манарасы җимерелә.
1990 елда мәхәллә кешеләренә кире кайтарыла һәм хәзерге атамасын ала.
Татарстан Диния нәзарәтеннән чыгу
2011 ел башында Нурулла мәчете мәхәлләсе үзенең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыгуын белдерә.
Сәбәп
Татарстан мөфтие урынына пленум намзәтләре мәчетнең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыгуы турындагы рәсми белдерүендә: «Россия Конституциясе, "вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" федераль кануны һәм 1998 елның 14 февралендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте низамнамәсе бозылу сәбәпле, Казанның Нурулла мәчете мәхәлләсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыга һәм корылтай эшендә катнашмый», диелә.
Тасвирламасы
Мәхәллә диагональ буенча, манарасы белән Киров һәм Париж Коммунасы урамнары кисешкән почмакта урнашкан.
Проект
Нурулла мәчетенең композициясе нигезенә 1844 елдагы үрнәк проекты салынган. Заллы, гөмбәзле мәчетнең төньягында җир өсте манарасы куелган. Ике катлы, озынча, сигез кырлы бина каскадлы-яруслы төзелешеннән гыйбарәт.
Мәхәллә почмагы
Мәхәллә почмагы буенча элеккеге Печән базарының беркатлы сәүдә биналары, кечкенә кибетләре төзелгән булган. Хәзерге вакытта бу корылмалар Нурулла мәчетенең ярдәмче биналары.
Беренче кат
Беренче катта төрле ярдәмче бүлмәләр бар. Төп катның озынча түгәрәк (овал) бинасы эчтән аркалар ярдәмендә гыйбадәт залларына бүленгән.
Беренче катта шулай ук тәһарәт бүлмәсе урнашкан. Ул мәрмәр белән тышланган һәм сырлы кәсәле декоратив фонтан белән бизәлгән.
Зал
Зал түшәмендә фирәзә төсле ярымтүгәрәк гөмбәз һавада йөзеп калган сыман. Түгәрәк тәрәзәләрнең төсле пыялалары аша залның идәненә, диварларына төсле ут сурәтләре төшә.
Манара
Мәчетнең манаралары болгар манараларын хәтерләтә.
Кәүсә
Конус сыман капланмалы алты кырлы тамбурга өскә таба нечкәрә торган манараның цилиндр сыман кәүсәсе куела. Кәүсәсен тәмамлый торган биек булмаган яруста кечкенә турыпочмаклы уемнар ясала. Кәүсәнең бормалы баскычы аша азанчының түгәрәк балконына менәргә була.
Архитектурасы
1990–1995 елларда мәчет архитектор Рафыйк Билялов проекты буенча яңартып корыла һәм реконструкцияләнә.
Мәчет композициясендә милли-романтик юнәлешендәге эклектика стиле күзәтелә.
Шулай ук карагыз
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Мечеть «Нурулла». web.archive.org.