Нурлы (мәчет, Түбән Мактама)

«Нурлы» мәчете — Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Мәчет Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Әлмәт районы мөхтәсибәте карамагында[1].

Тарихы

XX гасыр башында авылда ике җәмигъ мәчете булган[2]. 1746 елда авылның ике урамы кисешкән мәйданда биек нигездә агачтан беренче мәчет салына.

1831 һәм 1861 елларда (соңгысы — эшмәкәр Габделвәгыйз Габделнәгыймов акчасына) мәчет яңадан төзелә. 1869 елда мәчет каршында мәктәп ачыла.

Беренче мәхәллә мәчете ТАССР Югары Советы Президиумы карары белән 1940 елның 13 августында ябыла. Бинада мәктәп эшли. 1958 елда мөселманнар мәчетне кайтаруны сораганнар, әмма бина иске дигән сылтау белән сүтелгән.

Икенче мәхәллә мәчете 1904 елда төзелә. Мәхәллә 262 ир-ат һәм 241 хатын-кыз яшәгән 116 хуҗалыкны берләштерә. Имам — Мөхәммәтфазыл Насретдинов. Икенче мәхәллә мәчете ТАССР Югары Советы Президиумы карары белән 1932 елның 9 маенда ябыла. Бинада авыл клубы урнашкан.

1987 елда авыл мөселманнары, ташландык китапханә бинасын төзекләндереп, гыйбадәт йорты ачалар, манара күтәрәләр.

Яңа чор

1994 елда авыл халкы «Татнефть» җитәкчелегеннән яңа җәмигъ мәчете төзергә ярдәм сорый. Мәчет проектын инженер-төзүче А. А. Шакирҗанов, архитектор Н. Певцов булдырган. 1995 елның 3 гыйнварында төзелеш эшләре башлана. 1996 елның 8 июнендә мәчет ачыла. Төп иганәчеләрнең берсе булган «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе (НГДУ) җитәкчесе Марс Җәләтов хөрмәтенә мәчеткә «Марс» исеме бирелә.

2011 елның 11 июлендә бистәдә икенче санлы җәмигъ мәчете ачыла. Аңа «Нурлы» исеме бирелә. Мәчет проектының авторлары — архитекторлар М. Т. Минабетдинов, Г. Ф. Вахитова; инженер С. В. Базина («Татсельхозхимпроект» институты)[3]. Гыйбадәтханә төзелешенә нефтьчеләр 3,5 миллион сум акча күчерә[4].

Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие (2011—2013 елларда) Илдус Фәиз, Әлмәт районы башлыгы (2001—2011) Ришат Әбүбакиров, районның имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашалар[5].

Тасвирламасы

100 кеше сыйдырышлы «Нурлы» мәчете бистәнең Вахитов урамы белән аны урап узган тыкрык киселешендә төзелгән. Бер катлы бина каен агачыннан буралып, кирпеч белән тышланган. 2010 елның июлендә торгызылган 7,5 метр биеклектәге манарасы мәчет бинасының көньяк ягына терәп салынган. Ярымай Бөгелмә механика заводында коелган. Төп бинага өстәп, янкорма эшләнгән. Мәчет ачылган көннән биредә мәдрәсә эшли.

Имамнары

Мәчет имамнары — Юлдаш Үрәзмәтов, Моратбакый Мостаев, Хисаметдин Мостаев, Җамалетдин Моратбакыев, Хөсәен Мөхетдинов, Шаһимөхәммәт Моратбакыев, Сафуан Хөсәенов (1931 елда Чиләбе өлкәсенә сөрелгән), Галимҗан Гафиятуллин, Габдулла Абдуллин (2007 елдан).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә