Җәлил бистәсе мәчете
Җәлил бистәсе мәчете (рус. Мечеть п.г.т. Джалиль), рәсми атамасы «Җирле мөселман дини оешмасы ― Сарман районы мөхтәсибәтенең Җәлил бистәсе мәхәлләсе» мәчете. Татарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә 2000 елның 31 маеннан эшли торган мөселман гыйбадәтханәсе. Үзәкләштерелгән дини оешма, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. Шәһәр тибындагы бистәнең төп истәлекле урыннарының берсе[1].
Тарихы
Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә мәчет төзелеше 1994 елда башлана. Төзелеш «Татнефть» җәмгыятенең әйдәп баручы нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсе булган «Җәлилнефть» НГДУ матди ярдәме белән алып барыла[2]. Мәчет 2000 елның 31 маеннан бирле эшләп[1].
Мәчет каршындагы мәдрәсә бинасы 2001 елда төзелә. 2008 елда хәләл товарлар белән сәүдә итә торган «Бәрәкәт» кибете ачыла. Ифтар бинасы 2015—2018 елларда, мәчет каршындагы мәетханә бинасы 2019—2020 елларда төзелә.
Мәчет бинасына берничә тапкыр ремонт ясала: 2003 елда — капиталь ремонт, 2010 елда мәчет яны территориясенә асфальт салына, 2016 елда мәчет эчендәге тәрәзәләр алыштырыла, 2019 елда намаз уку залына яңа келәмнәр җәелә[1].
Этимология
Мәчетнең исеме Җәлил шәһәр тибындагы бистәсе хөрмәтенә бирелгән. Бистә үз чиратында Муса Җәлил (1906—1944) — татар шагыйре, Советлар Берлеге Герое, Ленин премиясе лауреаты хөрмәтенә аталган.
Архитектурасы
Имамнары
Мәчетнең имам-хатыйбы ― Марат Фәнис улы Йосыпов[3].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Мечеть пгт Джалиль. Сармановский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2026.
- ↑ «Җәлилнефть» – 60 ел җиңү. Шәһри Казан (3 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2026.
- ↑ МРО-Приход р п Джалиль Сармановского мухтасибата. List-Org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2026.
Чыганаклар
- Сарман районы мәчет, мәдрәсәләре һәм дин әһелләре. // Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә (авторлар коллективы; проект җитәкчесе И. Р. Сахипова). К.: АО ИД «Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
- Мечеть пгт Джалиль. 2022 елның 15 май көнендә архивланган. Сармановский муниципальный район