Лаеш районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Лаеш районы
БайракИлтамга
Flag of Laishevsky District.svgCoat of Arms of Laishev rayon (Tatarstan).png
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Мәйдан 2094,43 км²
Башкала Лаеш
Нигезләнү датасы 14 февраль 1927
Рәсми веб-сайт laishevo.tatarstan.ru
Харита сурәте
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Сурәт
Халык саны 42 835 (1 гыйнвар 2018)[1],
61 794 (2021)[2]
Commons-logo.svg Лаеш районы РУВИКИ.Медиада

Лаеш районы (рус. Лаишевсᴋᴎй район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Республиканың көнбатыш өлешендә Идел һәм Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Административ үзәк — Лаеш шәһәре[3].

Лаеш районы 1927 елның 14 февралендә оеша. 1963 елда аны Питрәч районына кушалар, әмма ике елдан соң Лаеш шәһәрен үзәк итеп административ берәмлек буларак яңадан торгызалар[4].

Район еш кына рәсми булмаган рәвештә «Державин ягы» дип атала — рус шагыйре Гавриил Державин тумышы белән Лаеш районнынан[4].

География

Лаеш районы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 62 км ераклыкта Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан. Аның территориясе 2094,43 км2. Казан, Питрәч, Балык Бистәсе районнары белән, Куйбышев сусаклагычы акваториясе буенча Югары Ослан, Кама Тамагы, Алексеевск, Спас районнары белән чиктәш. Идел, Кама һәм Мишә — районның эре елгалары[3][4]. Райондагы күлләр: Кара күл, Кара күл, Куак күле, Мишән күле, Саф күл, Хәерби күле, Чат күле, Чиста күл, Куян күле, Чардаклы күле.

Герб һәм әләм

калкан рәвешендә эшләнгән, үзәктә — мачтада кечкенә байраклы алтын кораб һәм аның тирәли йөзүче ике кызыл балык. Алтын төс — уңыш һәм байлык, балыклар — районда үсеш алган балыкчылык, дулкын — Куйбышев сусаклагычының су киңлекләрен чагылдыра[5]. Лаеш районы әләме турыпочмаклы формага ия, гербтагы кебек рәсем төшерелгән[4].

Тарих

Комлы Кавалидагы чиркәү
Шуран чиркәве
Лаештагы музей

Этимология

«Никон елъязмасыннан» алынган риваять буенча, район исеме борынгы Лаеш атамалы татар авылыннан алынган, ә ул, үз чиратында, авылга нигез салучы — Болгардан килгән Лаеш картның исемен йөрткән[6].

XVI—XVIII гасырлар

Лаеш шәһәренә ныгытма-шәһәр буларак нигез салалар. Ул нугайлар һәм марилар һөҗүмнәренә каршы тору өчен хезмәт иткән. Шәһәрнең беренче халкы хәрбиләр була. Лаеш утравының 6 каланчага ия 500 метрга якын озынлыкта дивары, 582 сугышчысы була[7]. 1650 елга шәһәр хәрби әһәмиятен югалта: хезмәткәрләр ныгытманы ташлап китә, шуның аркасында халык саны ике тапкыр кими[8].

Тимер ярминкәләре уза, анда чуен, тимер һәм төрле металл эшләнмәләре сатыла[7][4][9].

XIX—XXI гасырлар

казначылык, хатын-кызлар гимназиясе һәм чиркәү яны мәктәбе эшли[4][10].

Лаеш районы Россиянең тарихи шәһәрләре исемлегенә кертелә[10][4].

Район территорияләре хәзер дә үзгәрүен дәвам итә. Мәсәлән, 2010 елның 9 июнендә төбәк кануны белән Матюшино авыл җирлегенең 63,2 га мәйдандагы җирләрнең бер өлеше Казанга күчте: анда «Биатлон» спорт комплексы төзү планлаштырыла[12].

2010 елдан 2019 елга кадәр район башлыгы булып Афанасьев Михаил Павел улы тора. 2020 елдан бу вазифаны Новиков Анатолий Александр улы җитәкчелек итә[13][14].

Халык

2019 ел мәгълүматлары буенча, районда 44 458 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның 42,1% ы — татарлар, 55,1% ы — руслар,1 % — чувашлар. Шәһәр шартларында район халкының 19,73 % ы яши[3][4].

Халык саны
2002[15]2005[16]2006[17]2007[18]2008[19]2009[20]2010[21]2011[22]2012[23]2013[24]
37 01136 72036 86336 90936 96736 96736 51636 57336 74137 403
2014[25]2015[26]
37 99938 972

Милли cостав

Милләт 1970[27] 1979[27] 1989[27] 2002[28] 2010[29]
татарлар 32,5% 36,1% 36,9% 40,8% 42,1%
руслар 66,3% 62,1% 60,7% 56,4% 55,1%
чуашлар ? ? 1,1% 1,1% 1,0%

Муниципаль-территориаль бүленеш

Лаеш районында 1 шәһәр, 23 авыл җирлеге һәм аларга кергән 68 торак пункт бар[30].

Авыл җирлегеАдминистратив үзәкТорак
пунктлар
саны
ХалыкМәйдан,
км2
1e-06 Шәһәр халкы
1Лаеш Лаеш шәһәре 2 9938[26]
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Александровское авыл җирлеге 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы 5 1765[26]
3 Атабай авыл җирлеге Атабай (Лаеш районы) 1 494[26]
4 Олы Кабан авыл җирлеге Кече Кабан 2 1403[26]
5 Габишево авыл җирлеге Гәбиш 1 2745[26]
6 Державино авыл җирлеге Агайбаш 1 453[26]
7 Егорьево авыл җирлеге Каипы 7 935[26]
8 Хәерби авыл җирлеге Хәерби 2 839[26]
9 Куюк авыл җирлеге Курманак 4 112[26]
10 Макаровка авыл җирлеге Ташкирмән 2 625[26]
11 Кече Елга авыл җирлеге Кече Елга 3 982[26]
12 Матюшино авыл җирлеге Матюшино 1 151[26]
13 Нармонка авыл җирлеге Нурминкә (Лаеш районы) 6 2331[26]
14 Никольсᴋ авыл җирлеге Карай (Татарстан) 7 1097[26]
15 Орлов авыл җирлеге Орел (Лаеш районы) 4 985[26]
16 Пәрәү авыл җирлеге Пәрәү 1 717[26]
17 Комлы Кавал авыл җирлеге Комлы Кавал 2 2105[26]
18 Рождествено авыл җирлеге Үкереч Колтык 4 1161[26]
19 Сокуры авыл җирлеге Сокуры 2 1430[26]
20 Урта Девятово авыл җирлеге Урта Девятово 4 658[26]
21 Сталбишчы авыл җирлеге Сталбишчы 2 6478[26]
22 Татар Сараланы авыл җирлеге Татар Сараланы 2 373[26]
23 Татар-Янтык авыл җирлеге Татар Янтыгы 1 313[26]
24 Чырпы авыл җирлеге Чырпы 3 882[26]

Икътисад

Лаештагы училище

Хәзерге көндә

2020 елга Лаеш районы тормыш сыйфаты буенча милли рейтингта 43 район арасында 4 нче урында тора (рейтингта җирле бюджет керемнәре, уртача инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнде). Лаешта уртача хезмәт хакы 43,6 мең сум, бу башка муниципаль берәмлекләрдән күбрәк[31].

Район территориясендә 2019 елда 540 кече һәм 10 урта предприятие эшли, шулай ук 1274 шәхси эшмәкәр теркәлгән. 2018 елда районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 28,6 % тәшкил иткән[32].

Казанга якын булу һәм яхшы үсеш алган транспорт инфраструктурасы (монда «Нәфис» компанияләр төркеме, «Инвэнт» технополисы, Ozon склад комплексы, ICL-КПО ВС сәнәгать электроникасы заводы, «Ак Барс» кошчылык комплексы, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре («Лаеш кошчылык комплексы», сөт заводы, азык-төлек комбинаты, балык эшкәртү заводы, «Юбилейное» АХҖ сы,  «Казан май комбинаты») һәм башкалар эшләп килә[3][33].

2019 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең табышы 5,5 млрд. сум тәшкил итте, керемнең төп өлеше кош-корт җитештерүгә туры килде. Умартачылык, «Лаеш кошчылык комплексы» һәм «Яратэль» кошчылык фабрикаларына Татарстанда йомырка җитештерүнең 80% ы туры килә[3][34][8].

Инвестицион потенциал

2018 елда Лаеш районының «Иннополис» махсус икътисад зонасын ачтылар. Андагы төп инфраструктура объекты — ICL компаниясенең 8 катлы, 12,4 км2 лы технопаркы. Паркта шулай ук «Леруа Мерлен», «Ашан», British Petroleum һәм башка компанияләр урнашкан[34][35].

2019 елда районның капиталына инвестицияләр күләме 12,5 млрд. сум тәшкил итте, бу аны инвестицияләр җәлеп итү рейтингында Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәрләре арасында өченче урынга чыгарды. Рейтингта Россия һәм чит илдән килгән инвестицияләр күләме, чит ил капиталы катнашы булган теркәлгән компанияләр саны, шулай ук районнарның инвестицион потенциалын үстерү һәм аларны тартып китерү нәтиҗәлелеге бәяләнде[36].

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен муниципаль берәмлек территориясендә алты сәнәгать мәйданчыгы эшли, анда 2020 елга 32 резидент исәпләнә, керем күләме исә 2,5 млрд. сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта «Смарт-Сити Казан» дигән тагын бер сәнәгать территориясе булдыру планлаштырыла«Казан махсус автомобильләр заводы» проектын эшләтеп җибәрүне, «Техстрой» компаниясенең элеккеге кишер складын фасон эшләнмәләре һәм пластик торба системалары чыгару өчен үзгәртеп коруын санарга мөмкин, ә 2021 елның язында «Ин Парк» сәнәгать паркының икенче чираты сафка басарга тиеш, анда DoorHan халыкара концерны 1 млрд сумга якын инвестицияләр керткән[33][37][38].

Шул ук вакытта компанияләр төп эшчәнлеккә генә түгел, инфраструктураны үстерүгә дә инвестицияләр кертә. PLC Group Сокуры авылында нефть фильтрлары ясау өчен фәнни үзәк оештырырга планлаштыра, бу 70 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ә Хәерби авылында «КМИЗ Луч» филиалы хезмәткәрләре өчен коттеджлар төзеләчәк[37].

Транспорт

Район территориясе буенча Р-239 «КазанОренбургКазакъстан белән чик», «Шәле (М-7) — Саескан Тавы» , «Р-239 — Лаеш», «Р-239 — Матюшино», Р-245 «Р-239 — Аэропорт» автомобиль юллары уза. Районның төньяк-көнбатышында «Казан» Халыкара аэропорты урнашкан, аннан поездда Татарстан башкаласына барып җитәргә мөмкин. Райондагы тимер юл станцияләре һәм платформалар: Комбинат, Усад, Столбище, Аэропорт[8].

Районда Мәскәү һәм Казанны тоташтыручы М12 трассасының өлеше проектлаштырыла. Ул 2024 елга ачылырга һәм Егорьево авыл җирлеге аша узарга тиеш[39].

Экология

Моховое күле

2018 елда районда 11 890 га мәйданлы табигать заказнигы булдырылды, аның максаты — Мишә елгасындагы су биоресурсларының тотрыклы популяциясен саклап калу. Моннан тыш, район территориясендә табигать ядкәрләренә караган объектлар да бар[40][8]:

  • Идел-Кама дәүләт табигать биосфера заказнигының Саралин участогы
  • «Күл акчарлыгы оялары колонияләре» табигать зоология ядкәре
  • Барабыз, Урман, Чиста күлләр, Мүкле күл

Социаль өлкә

Никольское авылындагы илкүләм рус фольклоры фестивале

2020 елга районда 35 гомуми белем бирү мәктәбе, 26 Лаеш төбәге музее, Халык иҗаты йорты, Никольское авылында ел саен үтә торган бәйрәме тарихы музее тарафыннан тәкъдим ителә. Районда татар һәм рус телләрендә чыгучы «Кама ягы» район газетасы бар[3][41].

Лаешта ел саен «Кама диңгезе» җилкәнле регатасы уза, 2017 елда әлеге бренд астында төзекләндерелгән шәһәр пляжын ачтылар. Шәһәр шулай ук Сокуры авылында туган шагыйрь Гавриил Державин хөрмәтенә даими рәвештә истәлекеле чара уздыру урыны булып тора[42][8].

Лаеш мәдәни мохиттә Семрук бистәсен төзиләр, сериал чыкканнан соң аны сүтмиләр, ә туристлар өчен истәлекле урын итеп калдыралар[43].

Районда туган күренекле шәхесләр

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  • Назарова И. В. Возведение Лаишевского града в XVI-XVII столетиях // Известия КГАСУ. — 2018. — № 3 (45). — С. 45—53.
  • Ногманов А. И., Салихов Р. Р. ,Ситдиков А. Г, Шакиров З. Г. Историко-культурный атлас Лаишевского района Республики Татарстан. — Казань: Фолинат, 2014. — 100 с.
  • Ситдиков А. Г., Абдуллин Х. М. Исторический атлас Республики Татарстан. — Казань: ПК «АСТЕР», 2016. — 84 с.
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань, 1999.

Искәрмәләр

  1. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  2. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Лаишевский район. TatCenter.ru. Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 4,8 Историко-культурный атлас, 2014
  5. Герб Лаишевского района. Геральдика.ру. Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  6. Лаишево: край целебных источников и весеннего Каравона! Комсомольская правда (11 октябрь 2014). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  7. 7,0 7,1 Назарова, 2018
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Исторический атлас, 2016
  9. Исторические поселения Татарстана. Лаишево. Журнал «Казань» (20 май 2019). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  10. 10,0 10,1 10,2 Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Реальное время (17 март 2017). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  11. О преобразовании Караишевского и Нармонского сельских поселений Лаишевского муниципального района и внесении изменений в Закон Республики Татарстан «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Лаишевский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе». Дата обращения: 22 июнь 2013. Архивировано из оригинала 17 май 2013 года.
  12. Казань расширят за счет Лаишевского района. Inkazan.ru (22 июль 2020). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  13. Новиков Анатолий Александрович. TatCenter.ru. Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  14. Зарипов Ильдус Фатихович. TatCenter.ru. Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  15. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  16. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  17. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  18. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  19. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  20. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. Дата обращения: 2 гыйнвар 2014. Архивировано 2 гыйнвар 2014 года.
  21. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  22. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. Дата обращения: 4 апрель 2015. Архивировано 4 апрель 2015 года.
  23. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Дата обращения: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
  24. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Дата обращения: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
  25. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. Дата обращения: 12 апрель 2014. Архивировано 12 апрель 2014 года.
  26. 26,00 26,01 26,02 26,03 26,04 26,05 26,06 26,07 26,08 26,09 26,10 26,11 26,12 26,13 26,14 26,15 26,16 26,17 26,18 26,19 26,20 26,21 26,22 26,23 26,24 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. Дата обращения: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
  27. 27,0 27,1 27,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всө о Татарстане (Экономико-географичесᴋᴎ справочник). — Казань, 1994
  28. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-05 
  29. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-05 
  30. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. Федеральная служба государственной статистики (2020). Дата обращения: 12 ноябрь 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
  31. Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни. Inkazan.ru (16 март 2020). Дата обращения: 5 ноябрь 2020.
  32. Муниципальная программа развития малого и среднего предпринимательства в Лаишевском муниципальном районе Республики Татарстан на 2020-2024 годы. Исполнительный комитет Лаишевского муниципального района (3 март 2020). Дата обращения: 12 ноябрь 2020. Архивировано 7 март 2022 года.
  33. 33,0 33,1 Рейтинг «Реального времени»: «Рублевка» сравнялась по эффективности с нефтехимической столицей Татарстана. Реальное время (5 май 2017). Дата обращения: 12 ноябрь 2020. Архивировано 7 декабрь 2020 года.
  34. 34,0 34,1 Лаишевский район. Invest Tatarstan. Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  35. Технопарк ICL в Лаишево – развитие площадки ОЭЗ «Иннополис». Бизнес Online (30 май 2018). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  36. Лидеры и аутсайдеры среди районов и городских округов Татарстана по привлечению инвестиций и продвижению инвестиционного потенциала региона. Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан (13 май 2020). Дата обращения: 24 ноябрь 2020. Архивировано 21 май 2021 года.
  37. 37,0 37,1 37,2 Как будет развиваться Лаишево: «Камское море» в ожидании инвесторов, метро до Казани и филиал ОЭЗ. События (13 октябрь 2020). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  38. Инвестиции в основной капитал Республики Татарстан. Комитет Республики Татарстан по социально-экономическому мониторингу (24 сентябрь 2020). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  39. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 15.10.2020 № 2660-р. Официальный интернет-портал правовой информации (15 октябрь 2020). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  40. 11,89 тыс. «водных» гектаров в Татарии получили особый статус. Regnum.ru (15 март 2018). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  41. Обновленный музей истории «Каравона» в день праздника впервые откроет двери для туристов. Татар Информ (21 май 2018). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  42. В Лаишево открылась парусная регата «Камское море» и первенство России в классе «Европа». Татар Информ (14 июль 2019). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.
  43. Маршрут по местам съемок "Зулейха открывает глаза" создадут в Татарстане. РИА Новости (24 апрель 2020). Дата обращения: 12 ноябрь 2020.