Рәхимә Арсланова
Рәхимә Миңневәли кызы Арсланова (рус. Рахима Минвалиевна Арсланова; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — татар шагыйрәсе, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе. Каюм Насыйри (2014) һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр (2023) лауреаты, 2017 елдан Казан шәһәре буенча «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, 2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[1][2][3][4].
Тәрҗемәи хәле
Рәхимә Миңневәли кызы Арсланова (кыз фамилиясе — Хәлиуллина) 1964 елның 3 мартында Татарстанның Лаеш районы Державино авылында туган. 1979—1983 елларда Казан педагогия училищесында, 1985—1989 елларда Алабуга дәүләт педагогика институтында укый. Яр Чаллы һәм Сарман районының Җәлил бистәсе мәктәпләрендә эшли, 1998 елдан «Җәлил чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы[3].
Педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге
2001 елда Җәлил татар гимназиясенә директор итеп билгеләнә. 2004—2008 елларда Җәлил бистәсендәге 2 нче мәктәптә директор урынбасары булып эшли. 2008 елда Казанга күчеп, 2008—2011 елларда Совет районы мәгълүмати-методик бүлегендә милли эшләр буенча методист була. 2011 елдан Казан шәһәрендәге Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры вазифасын башкара[3][1].
2010 елдан укытучылар һәм укучылар өчен «Илһам чишмәсе» әдәби-иҗат бәйгесен оештыра. Аның җитәкчелеге чорында гимназиядә «Алиш варислары» (2013), «Милли мирас» (2015), «Мәңгелек хәтер» (2016) һәм «Иске Татар бистәсе» (2017) музейлары ачыла; 2015 елда гимназиягә Абдулла Алиш исеме бирелә[3].
2017 елдан Казан шәһәре буенча «Ак калфак» иҗтимагый оешмасын җитәкли[3][4].
Иҗаты
Рәхимә Арсланова — балалар өчен китаплар авторы. Аның шигырьләре һәм әкиятләре матбугатта, җыентыкларда басыла, ул шулай ук Александр Пушкин һәм Гавриил Державин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә[3].
Төп китаплары:[3]:
- «Табышмаклар һәм ялиттергечләр» (2006)
- «Кыш бабай ник чирләгән?» (2014)
- «Сәяхәтче — Путешественник» (2016)
- «Әкиятләр — Сказки» (2017)
- «Тәмлетамак — Сладкоежка» (2018)
- «Кунак кызы» (2019)
- «Уңган булып үсәбез» (2023)
Берничә китабы рус теленә тәрҗемә ителә (тәрҗемәче — Сүрәя Гайнуллина)[3].
Бүләкләре
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Арсланова Рахима Минвалиевна (рус.). Электронное образование Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ 1 2 Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ (12 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Арсланова Рәхимә. Татарстан Язучылар берлеге (27 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ 1 2 Казан «Ак калфагы»ның күчмә утырышы: «Тургай» балалар бакчасының гореф-гадәтләргә өйрәтү тәҗрибәсе. Бөтендөнья татар конгрессы (12 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ О присвоении почетного звания «Заслуженный учитель Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (13 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
Сылтамалар
- «Арсланова Рәхимә» — Татарстан Язучылар берлеге.
- «Арсланова Рахима Минвалиевна» — «Электронное образование Республики Татарстан».