Кара күл (Девятово авылы янында)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Кара күл
Дәүләт
SEO_description Чёрное (озеро у с. Среднее Девятово) — географическое положение и размеры озера, наибольшая глубина, площадь бассейна, объём и береговая линия — РУВИКИ
SEO_title Чёрное (озеро у с. Среднее Девятово) — глубина, площадь, место расположения озера — РУВИКИ

Кара күлТатарстан республикасының Лаеш районы Урта Девятово авылы янындагы күл, Брысса һәм Мишә елгалары субүләрендәге урман массивында урнашкан. [1] Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Кара күл - табигый барлыкка килгән сулык. Татарстанның Лаеш районында Урта Девятово авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан. Су өсте озынча формада. Күлнең озынлыгы 345 м, максималь киңлеге 170 м.Су өслеге мәйданы 4,32 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м. Ярлары тәбәнәк, куаклыклар белән капланган, яр буйлары зонасында су үсемлекләре үсә.[1]

Күлнең күләме 170 мең м³. Жир асты һәм грунт сулары белән катнаш туена. Сары төстәге су, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 167 мг/л, үтә күренмәлеге 230 см. суның химик тибы гидрокарбонатлы кальций.

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(недоступная ссылка — история) . Кабинет Министров Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2010.(үле сылтама)

. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2010. Архивировано из оригинала 9 март 2016 года.